16+

Олы тормышка юл: башкаларны тыңла, үзеңчә эшлә

Бу атналарда чыгарылыш сыйныф укучыларының бар уй-теләкләре имтиханнарны уңышлы тапшыруда иде.

Олы тормышка юл: башкаларны тыңла, үзеңчә эшлә

Бу атналарда чыгарылыш сыйныф укучыларының бар уй-теләкләре имтиханнарны уңышлы тапшыруда иде.

Ниһаять, БДИның төп дулкыны тәмам. Димәк, күбесе кулыннан килгәнен эшләде. Хәзер инде түземсезлек белән имтихан нәтиҗәләрен көтәләр. Алда исә тагын да катлаулысы – олы тормышның беренче җитди карарын кабул итәселәре бар. Уку йортын, булачак һөнәрне сайлаганда ничек ялгышмаска соң?


Тимур Сөләйманов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе

Нинди юлдан китәргә, кем булырга дигән сорау кыенлык тудырмасын өчен 5-6-7нче сыйныфтан ук булдырылган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Республикабызда “Сәләт”, “Алдынгылар хәрәкәте”, башка оешмалар бар. Алар күпсанлы чаралар оештыра, төрле юнәлештәге лагерьлар эшли, олимпиадалар уздырыла. Шул чараларда катнашып, балалар үз-үзләре белән таныша, кемгә нәрсә кызыклы икәнен ачыклый, төрле юнәлешләрнең тәмен тоя. Бу рәвешле кайсысы үзенә туры килгән-килмәгәнен белә ала. Мондый балалар, 10-11 сыйныфка җиткәч, кайсы факультетка укырга керәчәген төгәл белмәсә дә, юнәлешен инде тәгаенләгән була. Үзеңә кызыклы һөнәрне сайлау – бу бердәнбер дөрес юл. Шундый гыйбарә дә бар: әгәр дә хоббины акча китерә торган эшкә әверелдерә алсаң, бу синең өчен иң рәхәт эш булачак.
Өлкән сыйныфка җитеп тә, кая барырга дигән сорауга җавап тапмаганнарга исә, перспективалы яки күппрофильле юнәлешләргә игътибарны юнәлтергә киңәш итәр идем. Әйтик, мәгълүмати технологияләрне алыйк. IT юнәлеше буенча китсәң, теләсә нинди тармакта эш табарга мөмкинсең. Телләр юнәлеше шулай ук бик актуаль. Математикага сәләт бар икән, инженерларга ихтыяҗ зур икәнен беләбез.  

Фаяз Гыйззәтуллин, Казанның 33нче гимназиясе директоры

Һөнәр сайлау һәрбер кеше өчен, чыннан да, катлаулы сорау. Моңа һәр кеше – һәр ата-ана, һәр укучы җитди карарга тиеш. Мәгълүматларга күз салсак, алган һөнәре буенча эшләмәүчеләр 30 процент тәшкил итә. Бу бик зур сан. Безнең гимназиягә килгәндә, бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең кем булырга теләвен анык әйтә ала. Алар имтиханнарны да булачак һөнәргә карап сайлыйлар. Югары уку йорларын да күзләп куйганнар инде. Бу нәтиҗәгә ирешер өчен гимназиядә зур эш алып барыла. Һөнәри ориентациягә багышланган чаралар башлангыч сыйныфлардан башлана һәм 9нчы, 11нче сыйныфларга кадәр дәвам итә. Төрле анкеталар тутыралар, һөнәри уку йортларга экскурсияләр үткәрелә, завод, предприятиләр белән таныштырабыз. Төрле юнәлешләрдә эшләгән ата-аналар, чакырылган кунаклар белән очрашулар да үткәрәбез.

Гүзәл Хисмәтуллина, психолог

Мәктәпне тәмамлап һөнәр сайлаганда, иң беренче шуны истә тотарга кирәк: бүген сайлаган вузыгыз, йә һөнәрегез ул гомерлек дигән сүз түгел. Күп еллар бер профессия буенча эшләгән кешеләрдә дә юнәлешләрен, һөнәрләрен үзгәртү теләге туарга мөмкин. Тормыш шартлары, кыйммәтләр, дөньяга караш үзгәреп,  һәр кешедә һөнәрен үзгәртергә теләк барлыкка килүе ихтимал. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныфлар үзләрен иркенрәк тотсын, экспериментлардан, яңалыктан курыкмасын иде. 
Теге яки бу вузга укырга керү ул, чынлап та, сезнең карармы, йә булмаса, әниегез-әтиегез, дусларыгыз теләгеме? Шушы сорауга җавап бирергә кирәк. “Әнинең табиб буласы килгән, мин шуның өчен бу һөнәрне сайлыйм”, дигән укучылар да бар. “Бөтен кеше шунда бара, мин дә барам”, дип фикер йөртү дә дөрес булмас. Теләкләрегез белән мөмкинлекләрегез туры киләме, аны да уйлагыз. Үзегезне нәрсә кызыксындыра, күңелегез нәрсәгә ята, нинди осталыкларыгыз бар, кулыгыздан нинди эш килә, шуларны истә тотып сайлагыз. Бу сорауларга җавапны 9 сыйныфларда эзли башласалар әйбәт. Профориентация курслары да үтәргә була. Иң мөһиме, иллюзияләргә бирелмичә генә, аек акыл белән үзеңә ошаган һөнәрне сайларга кирәк.

Мөршидә Кыямова, журналист


Мәктәпне тәмамлагач, һәр ата-ана һәм бала ничектер үзенчә җиңел сулап куя торгандыр. Әмма киләчәкне күзаллау, олы тормыш юлына аяк басу яшь кеше алдына яңа сынау һәм бурычлар куя. Кемнәрдер мәктәптә укыганда ук киләчәген аныклап куйган була. Ә кемнәрдер 11 сыйныфта гына яки бөтенләй очраклы рәвештә теге яки бу уку йортын сайлый. Үз сәләтләреңә һәм көченә шикләнебрәк караучылар да бар. Бу табигый күренеш, дип саныйм мин үзем. Ата-ана балага ирексезләп үз фикерен тагарга тиеш түгел, шулай да аңа теләктәшлек һәм киңәш бирү кирәк шәйдер. Аннары татарда җиде буын бабаңны бел, дигән гыйбарә бар бит. Бу юкка гына әйтелмәгән. Аларның нинди һөнәр ияләре һәм нинди сәләтләре булуларын белгән очракта да балага киләчәген билгеләү җиңелрәк түгелме икән әле. Безнең улларыбыз үзләренә кызыклы булган өлкәләрне сайлады. Мин әни буларак, мәсәлән, табиб, экономист итәсем дә килгәндер... Өлкән улыбыз Идел Казаның театр училищесында, аннары Казан дәүләт университетында журналистика белгечлегенә укыды. Ә инде кечкенәсе Ихтыяр, спорт белән җитди генә шөгыльләнгән җирдән татар филологиясе белән кызыксына башлады.

Зилә Сабитова, радио алып баручысы, рилсмейкер, блогер

Минемчә, ялгышудан курыкмаска кирәк. Мин үзем 11нче сыйныфны тәмамлагач, биофакка укырга кердем. Мәктәбебездә биология-химияне бик көчле укыталар иде. Әни дә миңа медицина юнәлешен сайларга киңәш итеп килде. Шул рәвешле шушы фәннәрдән имтихан бирелде. Күңелемдә минем иҗат була торып, үземә бөтенләй туры килмәгән юнәлештән киттем. Балалыгым белән үз фикеремне әйтә белмәгәнмен, үземнекендә нык тору кебек сыйфатлар җитеп бетмәгән инде.  Әйе, мин ул чакта ялгыштым, әмма ул ялгышудан Җир шары икенче якка әйләнә башламады, кояш айга әверелмәлде, таулар җир белән тигезләшмәде. Бернинди андый фаҗига булмады. Ул чакта авыр булса да, соңрак бу ялгышуның хәерлегә булуын аңладым. Инде татфакка күчкәч, биредә укуның кадерен белеп, яратып, бөтенләй башка мөнәсәбәт белән укыдым. Шуңа бу ялгышуым минем өчен зур тәҗрибә булды. 
Минем кебек сикәлтәле юллар белән теләгәненә ирешәсе килмәгәннәргә исә, күңеле кушканча эш итәргә киңәш бирер идем. Бу юнәлештә акча юк инде, перспективалы эш табып булмый, дигән сүзләргә карамыйча, теләгән юлдан барырга, укырга кирәк. Дөрес юлдан китмәсәң дә, зыяны юк: уку барышында юнәлешне үзгәртергә мөмкин. Кулга диплом алгач та, берничә айлык курсларда укып чыгып, яңа һөнәр үзләштерергә мөмкин. Бүгенге заманда мөмкинлекләр бик күп, шуңа ялгышуны да үзең өчен бер тәҗрибә дип кабул итәргә кирәк. 

Асилә Закирова, 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы


Булачак һөнәрне сайлау бер дә җиңел түгел. Башта мең төрле уй. Бу мәсьәләдә бит ошый-ошамый дип кенә фикер йөртергә ярамый, һөнәрнең ихтыяҗлы булуына, хезмәт хакы дәрәҗәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Сыйныфташларым белән бу хакта соңгы елда күп сөйләштек. Күбебезнең күңелендә борчу, икеләнү бар. Безгә 17-18 яшь булса да, без бит әле уйларыбыз, фикерләребез формалашып бетмәгән бала гына. Мин үзем биология һәм җәмгыять белемен яратам. 5нче сыйныфтан шул фәннәр белән кызыксынам, шуңа күрә имтиханнарны да шул фәннәрдән бирдем. Психолог буласым килә, шул ук вакытта микробиолог, җәмгыять белеме укытучысы кебек һөнәрләргә дә тартылам. Имтиханнарның нәтиҗәләренә карап, шушы юнәлешләрнең берсен сайларга исәп.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading