16+

Йөз яшьлек әбинең үлемтек акчасын урлап түбә алыштырасыз!

Аргы урамда яшәүче 98 яшьлек Гөлҗәүһәр әбинең бикле торучы сандыгыннан үлемтеккә дигән йөз мең акчасы югалганны ишеткәч, күршеләре генә түгел, бөтен авыл гөж килде.

Йөз яшьлек әбинең үлемтек акчасын урлап түбә алыштырасыз!

Аргы урамда яшәүче 98 яшьлек Гөлҗәүһәр әбинең бикле торучы сандыгыннан үлемтеккә дигән йөз мең акчасы югалганны ишеткәч, күршеләре генә түгел, бөтен авыл гөж килде.

Әбинең сандык ачкычын нәзек беләзегенә бәйләп йөрткәнен бөтен кеше белә иде. Аргы урамда күршеләр элек-электән нәселләре белән дус яшәде. Билгеле инде, капка яисә өй ишеген бикләү дигән нәрсәне уйлап караучы да булмады. Өйләнмичә картайган улы белән яшәүче карчыкның акчасы югалуы да шуңа гайре табигый хәл булып тоелды. Җитмәсә, Гөлҗәүһәрнең улы салмыш Хәтим дә учакка утын өстәде: узган атнада гына әнкәсе үлемтек акчаларын сандыгыннан чыгарып санаганда пенсиягә бирелгән меңлекләр пачкасы белән яулыкка төрелгән килеш урынында булган. Ә аннан соң аларга күрше Найлә, Расиханың оныгы Аяз, фельдшер Ләйсән һәм Гөлшат кына кергән икән. Менә хәзер Гөлҗәүһәр кемнән шикләнергә дә белми. Иң еш керүче Найлә ди икән. 
Күршеләр шау итте. 

- Гөнаһысын кая куяр, көнаралаш кереп кан басымын үлчим, даруларын эчертәм, рәхмәте шул икән! - Найлә утырган җиреннән сикереп торганын сизми дә калды. - Гомердә дә тигәнем юк кеше әйберенә, бәласеннән башаяк, бүтән кермим!

- Туктале күрше, кызма, син алган дигән кеше юк бит. Җәүһәрне беләсең бит инде, былтыр ашта сәдакага өләшергә дип ваклап куйган акчасын куйган җирен онытып шау купкан иде бит, урлаганнар дип, аннары өй алдындагы шкафтан тапты. Бу юлы да берәр кая күчереп арканлагандыр әле, атна саен алып саный бит ул үлемтек акчасын. - Күңеленнән карт инәсе ул акчаны бары тик сандыкта гына саклавын белсә дә, Хәтим Найләне тынычландырырга тырышты. 
Тагын шаулашып алдылар да, авылның башка яңалыкларына күчтеләр. Гөлшат гадәттәгечә симәнкесен чиртә-чиртә мактануында булды.

- Газ плитәсен алыштырдым әле, аның әйбәтлеген белсәгез! 
-Син Гөлшат җаным, үзең гел акча юк, дип зарланасың, кибеттән бурычка әйбер җыясың, берәр бай кияү тапмагансыңдыр бит?! - кырык яшьтән тол калып ялгыз яшәүче Гөлшатка бүген дә төрттерми калмадылар. Капка төбе утырышында Әлфиянең яраткан темасы иде бу. 
Гөлшат дәшмәде. Ун елга якын ишетә иде инде ул бу сүзне. 

Икенче көнне әбәт ашарга дип кайткан Хәтимне өендә яңалык көтә иде. 
- Хәтим улым, таптым бит акчаны кем алганны! Гөлшат урлаган аны! Шул акчага газ миче алган! Әйтәм аны, соңгы кергәнендә “Бу капрон бавың кулыңны кисә бит, кесәңә булса да салып йөр инде ул ачкычыңны”, - дип бик үгетләп маташты мине! Ындыр табагында ашлык үлчәүдән дә кулы тик тормаганга чыгардылар бит аны.

Гөлҗәүһәрнең Хәтимне көтә-көтә түземлеге калмаган иде, ишектән кереп тә җитмәгән улына тизрәк сүзен өйтеп бетерергә ашыкты. Хәтим исә фермада бозаулар карый, бүген болай да эше бармаганлыктан ачулы иде, җитмәсә әнисе шулай каршы алды. 

- Башымны катырма әле кайтып җитмәс борын! Нинди Гөлшат алсын! Ашарга җылыттыңмы? 
Гөлҗәүһәр өстәл башына тәлинкә белән аш китереп куйды, мыр-мыр килеп ашаучы Хәтимгә карап уйга калды. “Өйләнмәде дә ичмасам. Мин дә үлсәм, бу бала кемгә кирәк? Эш рәте белми, ашарга пешерә белми. Илле тула инде, һаман абыйсына салынып ята. Бөтен эшне шулар килеп эшли. Әле ярый мин аякта, урын өстенә калсам карамаячак та, ачка үлермен инде”.   

Чынлыкта, Гөлҗәүһәр карчык әле нык иде. Яше олы булуга да карамастан, өй тирәсенә, урамнарга чыга, ашарга пешерә, капка төбе кич утыруларда катнашмаса да, янына хәл белергә кеше гел кереп торганлыктан, бөтен яңалыкны белеп тора иде. Соңгы елларда колагы катыланды-катылануын, хәтере дә начарланды, ләкин үзенә кирәген әйбәт ишетә иде ул. 

Хәтим ашын ашады да, кире эшенә китте. Кичке дүртләр тирәсендә Гөлҗәүһәр дә мәрхүм иреннән калган зур галушны өстерәп урамга чыкты. Урам башында яшәүче Гөлшатка барып җиткәнче ике тапкыр туктап ял итте карчык, ләкин ниятеннән баш тартмады: Гөлшатның эштән кайтканын таягына таянып аның капка төбендә утырып көтте карчык.  
- Нихәлләр, Гөлҗәүһәр апа? Күземә күренәсең дип торам, нишләп йөрисең безнең башта? - Гөлшат ни дияргә дә белмәде, карчыкны үзенең капка төбендә күреп аптырап китте.  

- Хәлләр шәптән түгел әле, балакаем. Газ плитәсе алгансың икән, нинди акчага алдың икән, әллә берәр акча хәзинәсе таптыңмы икән, дип белешергә килгән идем, - Гөлҗәүһәр кечкенә күзләрен тагын да кысып, тишәрдәй итеп Гөлшатка карады. 
Хатынның өстенә кайнар су сипкәндәй булды. 
- Син нәрсә, тиле карчык, йөз яшькә җиткәндә акылыңнан яздыңмы әллә? Акчаңны мин урлаган димәкче буласыңмы әллә? - Гөлшат дөрт итеп кабынып китте. - Айга бер керәм мин сиңа, моннан соң бөтенләй кермәм яме, ни йөзең белән миннән акча сорый аласың?
- Туктале Гөлшат, минем акча югалгач кына син газ плитәсе алдың. Сине ындыр табагыннан урлап ашлык саткан өчен чыгарганнарын да беләм. Кичә кибеткә әҗәтеңне дә түләгәнсең. Акча каян килсен сиңа алайса?

- Гөлҗәүһәр апа, юкны сөйләп ачуымны китермә! Мин синең акчаңа тимәдем. Ә минем акча каян алуымда синең эшең булмасын! Бар кайт, монда утырганчы малаеңа ашарга пешерер идең!
Гөлшат җенләнеп кереп китте, карчык та өе тарафына юнәлде. 

Кичен күршеләр тагын капка төбенә җыелды. Көн кадагында Гөлҗәүһәр карчыкның Гөлшатка килеп акча таптыру вакыйгасы булды. Сүзләрен бүлеп урамга машина кергәне ишетелде, ул Расиханың оныгы Аяз булып чыкты. Егет бүген генә яңа машина алган икән, Расиханың 20 яшьлек оныгы өчен куанычы эченә сыймый иде. 

Күрше егетенең машина алуы берничә көннән Гөлҗәүһәр карчыкка да килеп иреште. Хәтер капчыгыннан Аязның Расиха әбисе Гөлҗәүһәргә авыз итәргә дип биргән өчпочмакларны керткән көнне барларга кереште. Егет тәлинкә күтәреп кергәндә карчык сандык каршына утырып үлемтек акчасын барлый иде. Аяз аның өстенә үк килеп керде, Гөлҗәүһәр тиз генә акчаларын яулыкка төрде. Аннан ул Аязга алып кергән өчпочмакларын салып калдырырга дип аш бүлмәсеннән тәлинкә алып бирде, егет ул арада сандык торган алгы якта утырып торды. Расиха оныгы урлаган бкла түгелме соң акчасын?! Гөлҗәүһәр кабаланып  Расихаларга кереп китте. Ул кергәндә күршесе килене белән чәй эчәргә җыенып йөри иде. 
- Әйдүк Гөлҗәүһәр түти, мактап йөрисең, күптән кергәнең юк. Бала йоклаган арада чәйләп алыйк дигән идек, түрдән уз. 
Расиха улы, килене һәм өч оныгы белән яши иде. Олы онык - Аяз, кечкенәсенә әле алты ай чамасы. 
- Расиха рәхмәт, чәйләп тормам инде, теге юлы оныгың артыннан керткән өчпочмагың да кыйбатка төште. Алтын бәясе булды дисәң дә була. - Гөлҗәүһәр бер

Расихага, бер аның килененә карап куйды. 
- Аңлатып сөйлә әле, Гөлҗәүһәр апа. Ник хәзер исеңә төште әле ул өчпочмак?
- Малаең машина алган икән. Минем пенсиядән тиенләп җыйган үлемтек акчасына алынган машинада йөреп рәхәт күрер дип уйлыймы икән ул бала? 
- Абау, ни сөйлисең син Гөлҗәүһәр апа? Әйе, Аяз әйтте синнән чыккач, күрше әбине куркыттым ахры, сандыгы каршында акча санап утыра иде дип, көлештек тә бетердек.  Ул баланың ялгышып та кешенекенә тигәне юк, эшли бит ул, бернәрсә алмыйча машинага дип акча җыйды, җитмәгәнен дусларыннан алып торды, без дә куштык. Синең йөз меңеңә генә машина тими хәзерге заманда!

Гөлҗәүһәргә шул җитә калды.
- Сез каян беләсез соң минем йөз мең югалганны? Яхшы чакта кире кайтарыгыз акчамны! 
Расиханың килене дә дәшми кала алмады.
- Гөлҗәүһәр апа, үзең бөтен авылга тараттың бит, йөз мең югалды дип, Хәтим дә үлемтек акчаңны гел карап-санап тора, дип әйтә. Күрше хакы өчен дип сорыйм, безгә кереп булмастайны сорап йөрмә. 

Күршеләрендә үзе артыннан күңелсез моһит калдырып, Гөлҗәүһәргә өенә чыгып китүдән башка чара калмады. Ләкин карчык акчасын Аяз алганга тәгаен ышанган иде, шуңа кичен егетне күреп, оялтып карарга булды. 
Кич утыру күңелсез үтте, карчыкның Расихаларга кереп акча таптыруы көннең бөтен ямен алган иде. Иң беренче булып Найлә кузгалды.
- Кузгалыйк иптәшләр. Иртәгә бригада килә, көннәр матур торганда түбә алыштыра башлыйсы идек. 

Икенче көнне иртә таңнан берничә кеше Найләләр түбәсендә кайнаша башлады, иске шиферларны кубарып аска төшерделәр. Моны тәрәзәдән Гөлҗәүһәр дә күзәтеп торды, һәм... аның башында үлемтек акчасы карагы Найлә булырга да мөмкин дигән уй туды. Башта ук Найләдән шикләнгән иде, чөнки ул көн саен диярлек карчык янына керә, өйдә кайда нәрсә ятканын белә, сандык ачкычын да берничә мәртәбә Гөлҗәүһәрнең кулындагы капрон баудан сүтеп алып кесәсенә тыккан иде. Бер юлы карчыкның кан басымы нык күтәрелгәч, Найлә аңа дарулар эчертте дә, Гөлҗәүһәр хәлсезләнеп яткан арада аш бүлмәсенә чыгып карлыган яфрагы белән чәйләр ясап йөргән булды. Хәзер менә шул акчага түбә алыштыралар! 

Шундый уйлар белән тиз-тиз генә өстенә камзулын элде дә, Гөлҗәүһәр карчык күршеләренә кереп китте. Ишегалдында түбәдән төшкән шиферларны рәтләп йөргән Найләнең ире аны күп сөйләшеп тормый гына өйгә кертеп җибәрде, Найлә эшчеләргә әбәт әзерли иде. Ул, карчык хәл белергә кергән дип уйлап, Гөлҗәүһәргә түбә алыштыру өчен кредит алу кыйссасын сөйли башлады. Күрше әби аның сүзен тиз бүлде.
- Балакаем, гел керәсең миңа, рәхмәт, ләкин ул акчаны сорасаң болай да биреп тора идем мин сиңа, урламасаң да. Хәзер кредит дигән буласың. 
Мич каршында таба ашы пешереп маташучы Найләнең кулыннан табагачы төшеп китте. 

- Гөлҗәүһәр апа, гөнаһыннан курык, ник тиим мин синең акчаңа? Ышанмасаң, Ризванны чакырам, кредит алдык!
- Син генә алдың, миңа чәй ясыйм дигән булып сандыкта актарындың. Йөз яшьлек әбинең үлемтек акчасын урлап түбә алыштырасыз! Иреңне дә котыртып куйгансың, сез бит икәүләп фермадан салам урлыйсыз! Хәтим генә кайтсын, участковыйны чакыртам, болай гына калдырмыйм! 
Найлә ни дияргә белмәде.

-Соң, Гөлҗәүһәр апа, хәзер кем урламый соң колхоздан? Хәтимең дә арба төбенә салып сенаж алып кайта бит малларына! Бер тиенеңне дә алмадым, кит аннан, монда кереп теләсә-нәрсә сөйләп утырма, күрше карчык дип тормам, кудым чыгардым булыр! 
Алар тавышына йөгереп кергән Ризван да эшнең нидә икәнен аңлагач, карчыкны өенә куа башлады. 
Әлеге хәл дә кич утырганда уртага салынып сөйләшенде, күршеләр арасында бер-берсенә булган ышаныч тагын да кимеде. 
Ләкин вакыйгага көтелмәгән хәлдә нокта куелды. 

Карчыкның олы улы гаиләсе белән өй юарга килделәр. Хәтим эштә, олы малай белән килене өйдәге бөтен урын-җирләрне тышка чыгарып элделәр. Алгы бүлмәдә торучы сандыкны урыныннан күчерделәр һәм аның астыннан... яулыкка төрелгән үлемтек акчасы килеп чыкты.  Олы малае белән килене акча югалу кыйссасы белән таныш иде, шуңа да табылдыкны тизрәк карчыкка тапшырдылар. Эштән кайткан Хәтим, бөтен күршеләр белән талаштырып бетердең дип, Гөлҗәүһәрнең тетмәсен тетте. Идәндә утырып үлемтек акчасын санаган карчыкның өстенә Аяз килеп кергәч, акчаларын тиз генә төреп сандык астына шудырганын ул инде аңлап алган иде.  

Кичен күршеләр кабат капка төбенә җыелды. Гөлҗәүһәрнең үлемтек акчасы табылганын ишеткәч, җиңел сулап куйдылар. Гөлҗәүһәргә үпкәләре булса да, карчыкның яшенә хөрмәт йөзеннән, дәшмәскә булдылар. 

Айгөл Имамиева, Мәскәү.
Фото шәхси архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading