Госман Камиләнең ризалык бирүенә балаларча куанып китапханәдән чыкты да, мотоциклын кабызып, болын тарафына юнәлде. Күл буена килеп җиткәч, акрын гына йөгерешкән дулкыннарга карап, җыр сузды ул.
(Хикиянең дәвамы. Башы алдагы сылтамада- Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя) )
Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде.
Ялгыз төнбоек шикелле
Юксынам сине.
Җырлый-җырлый хыялланып утырган егеткә Камилә үзе дәште:
– Матур җырлыйсыз икән сез!
– Әй, кая матур булсын, – дия-дия торып басты Госман, сүзен шаяртуга борды.– Ферма үгезе кебек мөгерим инде шунда.
Егет күңеле булып көлгән кызның кулларыннан алды.
– Рәхмәт сиңа, мине калдырып кайтып китмәгәнсең.
– Сүз куешкач китмәдем инде.
– Бер карасаң, кызык инде бу дөнья, – диде Госман. – Әле кайчан гына миннән уттан качкандай йөгергән иднең.
– Агачлар арасыннан шүрәле кебек ярымшәрә ир-ат, чиләк шалтырата-шалтырата, каршыңа чыкса, йөгерерсең дә шул, – диде Камилә көлеп.
...Ике яшьнең күл буенда әледән-әле очрашулары Кушкаен белән Юкәтау халкына да ишетелде. Бу хәбәргә Госманның элек яратып йөргән авылдашы Миләүшә генә нык гарьләнде. Ул кыз әле һаман да Госман гафу итәр, дуслашырбыз, дип өметләнә иде. Ләкин, Госман үзе армиядә вакытта Миләүшәнең хыянәтен гафу итә алмады.
Авыл кибетендә сатучы булып эшләп тагын да чаяланган, хәтта ки, усалланган Миләүшә, миңа түгел икән башкага да бирмим, дигән уйда фикер йөртте. Китапханәгә барып, бөтен зәхәрлеген чәчеп чыкты. Аның: “Госман белән бер-беребезне мәктәптән бирле яратышабыз. Тиздән туебыз булырга тиеш, ә син җирбит, арабызны бозып йөрисең”, – дигән сүзләре Камиләнең йөрәгенә кадалып калды.
Камилә эш сәгатен көч-хәл белән тәмамлап, моңсу гына кайтырга җыенды, ә авылны чыккач, күпме вакыт тыеп торган җан әрнүе күз яшьләре булып иреккә томырылды. Үткән кичтә үзләре сүз куешканча, күл буенда көткән Госман Камиләнең елый-елый килүен күреп, ашыгып каршысына атлады.
– Нәрсә булды сиңа? Нигә елыйсың? – дип сорады ул, сәламләшергә дә онытып.
– Җибәр мине, Госман! Кайтам мин.
– Тукта әле, тукта! – дип каударланды егет. – Аңлат зинһар, нәрсә булды соң сиңа?
– Җибәр мине, Госман! Башка очрашмыйк. Мин, юләр, сиңа ышандым... Миләүшәң белән туегыз котлы булсын, – диде Камилә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Ах, шул зәхмәт бутап йөримени әле дөньяны, – дип күкерттәй кабынды Госман. – Ышан син миңа, Камилә, ышан! Сиңа һич алдашмыйм, көлергә дә җыенмыйм. Миләүшә белән арабызда бернинди мәхәббәт хисе юк, фәкать, нәфрәт кенә бар. Туебыз булачак, диме? Ах, эт җан, ә. Ну, иртәгә күрсәтәм мин аңа туйны.
Госман ачуланып кулына таяк алып, кычытканнарга һәм билчәннәргә суга-суга сөйләде дә, сөйләде. Әле хәзер генә сабый баладай үксегән Камилә тынычланып дәште:
– Шулкадәр кыйнама инде үләннәрне, үтерерсең.
– Берәрсе сине рәнҗетсә, билләһи үтерәм, – дип кызны кочагына алды Госман.
Камиләнең тәне, битләре, иреннәре ут кебек кайнар иде ул мизгелдә.
– Янасың бит син, җаным!
– Үзең бит күңелемә ут салдың.
Камиләнең күзләреннән саркып чыккан ике яшь бөртеге, энҗе кебек җемелдәп, шәфакъ нурыдай алсуланган битләреннән тәгәрәп төштеләр дә, сөйгәнен үбүдән туймаган Госманның иреннәренә сарылдылар.
– Тагын нигә елыйсың инде? – дип сорады Госман, кызның чәчләреннән сыйпап.
– Сөенечемнән елыйм! Юлымда бәхетемне таптым, дигәндә, аның шулай бик тиз юкка чыгу ихтималыннан ничек курыкканымны белсәң әгәр.
– Бигрәк нечкә күңелле икәнсең син, җаным.
– Шундый булып туганмын инде менә.
...Бу вакыйга Госман белән Камиләнең мәхәббәтен тагын да дөрләтеп җибәрде. Алар бер-берсен сагынышып һәрвакыттагыча күл буенда очрашалар, серләшә-серләшә йә мотоциклда, йә җәяүләп Кушкаен авылы читенә кадәр кайталар иде.
Печән әзерләү, урып-җыю, бәрәңге алу мәшәкатьләре белән мәш килеп вакыт үткәне сизелмәде дә, табигать кыш фасылына керде. Җирле үзидарә рәисе үтенгәнлектән, Камилә мәктәпкә күчмичә китапханәдә эшләп калды. Рәиснең: “Сеңлем, авыл халкы бик яратты үзеңне. Матур итеп китап укучылар конференцияләре оештырасың. Юкәтауда китап укымаган кеше юк бугай хәзер, бөтенесе галим булып бетәләр инде”, – дип ярым шаяртып сөйләвенә каршы сүз әйтә алмады ул. Хәер, китапларга һәм китапханәче эшенә үзе дә ияләшеп өлгергән иде инде.
– Рафаил абый, китап киштәләрен төзекләндерсәгез, монда калырга ризамын, – диде Камилә форсаттан файдаланып.
– Төзекләндерү генәме соң, яңаларын кайтартабыз, – дип шатландырды рәис.
Алар шулай үзенә күрә бер төрле алыш-биреш ясап торган мизгелдә китапханәгә Госман килеп керде.
– Исәнлектә-саулыктамы барыгыз да, – дип сәлам бирде ул.
– Аллага шөкер, авылдаш. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәнме әле. Госман, менә монда кайбер киштәләр какшаган икән. Син монда берәр вакыт табып, Камиләгә ярдәм күрсәтә тормассыңмы, – дип мәсьәләне җайлы гына хәл дә итеп куйды җирле үзидарә рәисе.
– Эшлибез аны, Рафаил абзый. Киштәләр яңаларыннан да ныграк булыр.
– Бүген ял көне бит. Хәзер үк тотынам дисәң, әйдә, авыл сәвитеннән кадактыр-чүкечтер ише әйберләрне алып чык.
Озак та үтмәде Госман, эш кораллары тутырылган тартма күтәреп, китапханәгә кайтып та җитте.
– Ачуланма инде, зинһар. Бөтен авырлыгы сиңа төште бу китап киштәләренең, – дип уңайсызланып каршы алды аны Камилә.
–Әй, борчылма юкка. Балта-чүкеч тотмаган кеше түгел лә мин. Синең белән янәшә булу үзе бер рәхәт.
ДӘВАМЫ БАР
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар