16+

Зиннур Хөснияр. Милли тавыклар (Юмореска)

Карантин вакытында бер ишегалды тавыклары, төрле милләткә аерылып, нинди аяныч хәлдә калган. Араларында милли мәсәлә куерып, баш күтәргән болар. Бер ишек алдына сыймый башлаганнар...

Зиннур Хөснияр. Милли тавыклар (Юмореска)

Карантин вакытында бер ишегалды тавыклары, төрле милләткә аерылып, нинди аяныч хәлдә калган. Араларында милли мәсәлә куерып, баш күтәргән болар. Бер ишек алдына сыймый башлаганнар...

Һе, карале син аларны!.. Күкәйләре алтын икән!.. Хәер, аларны да аңлап була инде: чуар тавыклар бар, кара тавыклар бар, ак тавыклар һәм ...һәм бройлерлар! Нигә һәммәсе бер тагарактан чүпләргә тиеш ди әле! Төрлесе төрле төстә бит! Димәк, арада тагаракка якын торган өлкәнрәк милләт булырга тиеш! Читән башындагы кызыл әтәч шундый фикергә килә. Ул, югарыдан гына кычкырып, ишегалдына Мәскәүнең антропология институтыннан ветеринар галимнәр дә чакырта, тегеләре аның фикерен бертавыштан раслый. Бу әтәч файдасына иде. Чөнки тавыклар бер милләт булып бердәм яшәгәндә һәркайсын аерым-аерым куып йөрисе була, ә болай алар таркау. Куып тоту җиңелрәк. Өстәвенә бройлерлар бертавыштан әтәчне яклап чыга, алар бик ялагайлар иде. Күрәсең, моннан соң әтәч үзләре артыннан куар дип хыялланганнардыр инде.
Бер ишегалды тавыкларының бу рәвешле бүленүе Актырнакка да бик уңай булды. Моңа кадәр ул үзенең җамаягына ашарга килгән әрсез тавыкларны куып хәлдән тая иде. Берсен куасың, икенчесе килеп баса, икенчесен очыртасың, өченчесе арттан килеп чыга. Аерым милләтләргә бүленгәч, хәзер Актырнакка үзләре килеп әләклиләр. Тегесе койрык кына селкеп ята оясы янында. 
Актырнакның төп дошманы булган әтәчне дә бердәм булып яклый алмыйлар. Элгәре, эт әтәчнең койрыгыннан каптырып алуы була, бар ишегадын күтәреп кыткылдыйлар, хуҗаны чакыралар иде.
Бер дә беркөнне Актырнак усал әтәчне тәки эләктерде. Әтәч ите тәмле икән дигән фикергә килде ул аннары. 
Әтәчсез калган тавык халкы, аптыраганнан, бройлерлар артыннан куып йөрергә кереште. Ак тавыклар белән кызыл тавыклар бер-берсен чукышты, чуар тавыклар исә күкәй салуларыннан да туктадылар. Тавык миле җүләр тавыклар шул рәвешле үзләренә үзләре бик зур зыян салдылар. Бүленгәнне бүре, аерылганны аю ашар дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, күрәсең!..

Зиннур Хөснияр.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading