Саба район үзәгендә гомер итүче Җәмил Янгучин махсус хәрби операция зонасына 45 тапкыр барган.
Озын юлларны кыска итеп, җаны-тәне, уе-фикере, бар булганы белән ярдәм кулы сузып яши торган ир-егет ул.
Ил гизәргә насыйп булган икән
– Киргизиядә туып-үстем. Ә әнием Арчаныкы. Беренче ире үлгән, 3 баласы белән берүзе торып калган. 1950нче елларда бәрәңге урларга теләпме, кемдер базны ачкан да, андагы бөтен уңыш өшегән. Әнием 3 бала белән нишләргә белми, өстәлендә бернинди ризык калмый. Ни чарадан бичара дигәндәй апасы чакыруы буенча Үзбәкстанга китә. Анда минем әтиемне очрата. Мин туам, - дип кыска гына үзе белән таныштырып китте Җәмил абый.
1990нче ул булачак хәләле Фәридә белән таныша, озак та үтми яшьләр гаилә кора. 1988 елда беренче уллары Радик, икенчеләре Рамил 1990 елда дөньяга килә.
– Балаларны кечкенәдән эш белән, авырлык килгәндә сынатмагыз, ярдәмчел булыгыз, дип төшендереп үстердек. Алар һәрчак бергә булды. Рамил туган елны Урта Азиядән китәргә булдык. Үзебез поездда, әйберләр – вагонда. Ике кечкенә бала белән баштан Лаешта, аннан соң Мамадышта яшәдек. Үзем төзелеш өлкәсендә эшләгәнгә, эшсез утырмадым. Шулай Лесхозда эш тәкъдим иттеләр дә, биредә миңа ошап китте. Тоташ урманнар, табигате искиткеч, халкы да ярдәмчел. Сабада төпләнергә уйладык. Ил гизәргә насыйп булган икән, – дип сүзен дәвам итте волонтер.
Инде соңлап кына гаиләдә кече кызлары Алинә туа. Тик аңа ике яшь вакытында кызның башында шеш барлыгы ачыклана. Катлаулы операция ясыйлар.
Сынаулар...
Җәмил абый кулга оста булгач, төрле оешмаларда эшли. Даны да тарала.
Мәктәптән соң һөнәр сайлаганда Рамил белән Радик әтиләре юлыннан китә, икесе дә Казанда төзелеш техникумында укыйлар. Соңрак армия хезмәте. Икесе дә ракета гаскәрләрендә хәрби чыныгу үтәләр.
– Соңрак Рамил төзелеш өлкәсе буенча укуын дәвам итте. Казан дәүләт төзелеш университетында белем алды. Биналарны бизәкләү, реставрацияләү буенча үз компаниясен булдырды. Радик сәүдә өлкәсенә китте, аңа кеше белән аралашу ошый иде. Соңгы елларда гел командировкада булды, – дип горурланып сөйләде лачыннары турында әти кеше.
– 2022елда мобилизация игълан ителүен ишеткәч, яшермим, әниләре авырдан кабул итте. Әни йөрәге таш түгел. Повестка килгәч икесенә дә шалтыраттым. Рамил Казаннан кайтып җитте, ә Радик Краснодарда иде, ул самолет белән кайтты, икесе дә туп-туры хәрби комиссариатка юл тоттылар. Андагылар: «Бер гаиләдән алмыйбыз», диделәр. Радик шунда: «Мин Рамилнең күзенә ничек карыйм аннары? Аласыз икән, икебезне дә аласыз», дип ныклап әйтте. Анда килгән бөтен кеше безгә карады. Ике улыбызның да алгы сызыкка китүе тәрбиябезнең җимешедер инде. Баланы батырлыкка өндәп үстерергә кирәк, шул чакта утны-суны кичәргә әзер була икән ул, – ди Җәмил абый.
Ир-егетләр икесе дә бер взвод, бер рота, бер батальон һәм бер отделениегә эләгә. Гел бергә булалар. Әтиләре дә бара алар янына.
Юл йөрүдән курыкмыйм
– 2022 елның декабрендә беренче тапкыр юлга кузгалдым, –ди Җәмил абый. – И-и куандылар. Сәфәрем алга таба да дәвам итте. Йөрәк шулай куша. Андагы шартларны, егетләр өчен бу ярдәмнең никадәр мөһимлеген үз күзләрең белән күргәч, аларның көткәннәрен белгәч, тизрәк тагын барасы, аз булса да куандырасы килә. Әлбәттә, посылкаларны егетләрнең үз кулларына тапшыру мөмкин түгел. Старшиналар кабул итеп алып, һәрберсенә таратыла. Егетләр, әлбәттә, барын да бер-берсе белән бүлешәләр. «Фольксваген» микроавтобусын күп сыйдырышлы булганга егетләргә ярдәм ташыр өчен махсус кредитка алдым. Алып барыр ярдәм булганда мин юл йөрүдән курыкмыйм. Иң мөһиме – бу эшне туктатмаска кирәк. Хәзер, Аллаһка шөкер, гуманитар ярдәм туплау яхшы оештырылган. Бу бөтен район халкын берләштерде.
Ул бигрәк тә «Саба ашы» төркеменә, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка рәхмәтле.
– Машиналарны кыралар гына анда. 2023 елда УАЗымны калдырып кайттым. Берничә ай аларга хезмәт итте әле ул, аннары яндырганнар. Соңрак Ситроен машинасы калдырдым. БПЛА хезмәтендәге егетләргә кирәк иде. Ул да янды, нишлисең бит, – ди Җәмил абый.
2023 елның декабрендә улы Радиктан соңгы хәбәр килә. «Әти, безне күчерәләр. Штурмга китәбез», ди. Сабыр итә гаилә. Хәбәр булуын озак көтәләр. Ахыр чиктә түзми Җәмил абый яу кырына үзе барып, улының командирлары белән сөйләшеп кайта.
– Белүемчә, 20 декабрьдә һәлак булган ул. Гел эзләдем. Һаман өметтә яшәдек. Кая һәлак булганын да беләм. Тик алып чыга алмыйбыз, чөнки Купян юнәлешенең кайбер җирләре каршы яктагылар контролендә. Җәсәден булса да, туган җиребезгә алып кайтырга насыйп итсен иде, – ди Җәмил абый моңсу гына.
Улының үлеме турында якыннарына әйтми ул. Бераз соңрак хатыны Фәридә сизеп ала да, иреннән сорый. Шул мизгелдән нык бирешә... Йөрәге түзми, аның бакыйлыкка күчүенә май аенда бер ел була икән. 15 яшьлек Алинә әтисе белән торып кала, хуҗалыктагы эшләр дә аңа йөкләнә. Егетләребезгә, әтисе аша, беләзекләр ясап җибәрә. Шуннан да куаныч таба балакай.
Тагын бер сынау... Рамил дә чирли башлый, баштан туберкулез дип уйлап дәвалыйлар. Тик тагын да хәтәррәк авыру булып чыга. Төрле госпитальләрдә дәвалана. Инде Казанга күчерелгән икән. Аның гаиләсе бар, икенчегә бәби көтәләр. Рамилгә авыруны җиңеп чыгарга язсын Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
Сүз уңаеннан, Җәмил абый махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр янына барып кайтты. 46нчы тапкыр. Улының җәсәден табып булмасмы дигән уй йөртә аны. Тик менә кереп булмаган. Өстәгеләрдән "әлеге җирлеккә керү бик хәбәр" диелгән фәрман килеп ирешкән. Көтәсе, өметләнәсе кала.
Комментарийлар