24 гыйнвар көнне Әлки районы Иске Чаллы авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 1986 елгы Гатауллин Рәфис Ренат улы белән хушлаштылар.
Авылның иң сабыр, эшчән егете иң авыр бәрелешләрнең берсендә яраланып һәлак булган.
Туган ягына аннан хәбәр килү сентябрь башында туктала. Әнисе Нәфисә апа күпме генә көтсә дә, күңелне җылытырлык хәбәрләр ишетелми. Авылның карап торган егетенең гомере шулай фаҗигале төстә өзелгәнгә беркемнең дә ышанасы килми. «Гәүдәсе туган ягына кайтарылсын иде, ичмасам», — дип тели авыл халкы. Әнисе улының үлемен бик авыр кичергән, шуңа аның яраларын яңартырга, авырлык китерергә теләмәдек.
Ветеринар
– Рәфис миннән бер класска югарырак укыды. Авылда малайлар аз иде. Шуңа без гел бергә булдык, – дип сөйләде безгә Әлки районы С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры, Рәфиснең авылдашы Алинә. – Рәфис 1986 елның 26 июнендә Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1993 елда Иске Чаллы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керде, аның үзенең дә әнисе Нәфисә Касыйм кызы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Рәфисебез бик акыллы, уңган егет булды. Мәктәп елларында анекдотлар иҗат итәргә, спектакльләрдә катнашырга ярата иде. 2003 елда мәктәпне тәмамлады, аннан соң Әтнә районының ветеринария техникумына укырга керде. Шуннан соң Карга авылындагы "Кызыл Шәрыкъ Агро" җәмгыятенең фермасына эшкә урнашты. Бераздан Казанның ветеринария академиясендә югары белем алып чыкты.
Рәфис 2008-2009 елларда армиядә хезмәт иткән. Ракета гаскәрләре составында Таҗикстанда узган бу чыныгуны. Аннан соң авыл хуҗалыгы идарәсендә консультант, район хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләгән, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыткан.
– Соңгы киемен дә салып бирә тора торган егет булды. Апам аларның күршесенә кияүгә чыкты. Бәрәңге чәчү, алумы, печән алып кайтасыңмы – гел бергә булдык. Авыл яшьләренең күбесе шәһәргә китеп урнашты. Ә без 4әү Иске Чаллыда калдык. Аның классыннан 2әү, минекеннән 2әү. Бер-беребезнең хәлен белешеп, аралашып тора идек. Ветеринар булгач, авыл халкы да мал-туарга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Кире кага торган булмады, – ди Алинә.
«Әле мин аңа өйләнәм дә»
Алинә белән балачак хатирәләрен барлыйбыз. Ә аларның барысы да шулкадәр җылы һәм якты.
– Ничәнче сыйныфта укыганыбызны хәтерләмим, 6да микән, бәлки 7дәдер. Җәйге лагерьга йөрибез. Имеш, малайлар кызларның оста куллылыкларын тикшерәләр. Рәфисне баш хөкемдар итеп куйдылар. Янәсе, бу тикшереп, соңрак бәя бирәчәк. Биш кыз булганбыздыр инде, ярыша-ярыша токмач кистек, бәрәңге әрчедек. Кыскасы, Рәфиснең бәяләве буенча миң җиңү яуладым. Соңыннан шундый кызык итеп: “Бәрәңгене яхшырак әрчесә, әле мин аңа өйләнәм дә”, дип шаяртып әйтеп куйды. Бик күп китаплар укый иде, тарихны су кебек эчте. Һәр тәнәфес саен тарихтан бер факт турында сөйли-сөйли дә: “Син аңламыйсың инде аны, эх”, дип. үзенчә кызыксындырырга тели иде, – дип елмаеп сөйли Алинә.
Үз көенә яшәүче, төс-биткә матур булган Рәфис үзенә тиң пар таба алмаган. Насыйбы булмагандыр.
– Язмыштан узмыш юк, гаилә корган булса, башкача булыр иде. Фәнис исемле энесе бар, ул Казанда яши. Рәфисне соңгы тапкыр күргәндә апамның туган көнендә бергә утырдык, ахры. Һәр елны 16 гыйнварда буран чыга да бөтен җирне тутырып куя, ә алар Иске Чаллы авылының Атау дип аталган бер өлешендә яши. Без сеңлем белән апа янына туган көнгә төшәбез, һәм гел карга батабыз. Күршеләр төртеп чыгара. Быел буран да булмады, Рәфис тә юк. Аның махсус хәрби операция зонасына китүе безнең өчен көтелмәгән булды. Әмма карары нык булган, Казан аша контракт төзеп киткән.
Алинә сөйләвенчә, алар күршеләре белән ярдәмләшеп яшәгән. Алты-җиде гаилә, гел бергә булган.
– Шул Атау дигән урамда яшәүчеләр үзенә күрә бер утрау сыман көн күрә, бөтен кайгы-шатлыклары да уртак. Рәфиснең үлемен дә бөтен авыл халкы авыр кичерде. Әле әнисе Нәфисә апа янына хәл белергә төшкәч тә, балачагын искә алып утырдык. "Үскәч кем буласың", дип сорашкач, Рәфис: "Мин Газыйм булам" дия торган булган. Ә Газыйм абый ул безнең авылда мохтаҗ кичерми торган кеше, җитеш тормышта яши.
«Юк» дип каршы килгәне булмады»
Шундый хыялы булган Рәфиснең дә. Үз тырышлыгы, хезмәте белән муллыкка ирешү. Егет белән бергә район хакимиятендә эшләгән хезмәттәше Лия Каюмовна Мәрдегалләмова күз яшьләре аша истәлекләре белән уртаклашты.
– Үз юнәлеше буенча оста белгеч иде ул. Район башлыгы катнашында үткәрелгән җыелышта да авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы сорау бирсәләр, шуңа чатнатып әйтеп бирә. Авылда концертлар оештырганда ике дә уйламый, катнаша торган булган. Район хакимиятендә бергә эшләгәндә спектакль куюыбыз дә хәтердә әле. Беркайчан «юк» дип каршы килгәне булмады, — дип искә ала Лия.
Иске чаллыларның бөтенесе хәсрәткә баткан. Олы кеше булса, яшисен яшәгән, дияр идең. Ә Рәфиснең бигрәк чәчәк атып килгән вакыты шул, ди ул.
«Хәбәр юк»
Рәфиснең беренче укытучысы Рәфидә апа Сафина да укучысын бары уңай яктан гына искә алды.
– Бик акыллы, күндәм, эшчән гаиләдән иде. Әнисе Нәфисә пенсиядә инде, әтиләре Ринат күптән вафат. Ярдәмчел булды. Әнисе белә күрмәсен диптер инде, махсус хәрби операция зонасына да контрактны район хәрби комиссариаты аша түгел, Казанның Совет районы хәрби комиссариаты аша төзегән. Августта китте дип беләм. 5 сентябрь көнне сайлаулар булды. Әнисе Нәфисә дә килгән иде сайлау участогына, кыяфәте борчулы. 2 атна Рәфистән хәбәр юк, дип елап торды. Моргтан бирелгән язуда 1 октябрьдә яу кырында үлгән дип язылган. Әле менә ашларына да менеп төштем, мин үзем Бибай Чаллысында яшим, урыны җәннәттә булсын балакайның.
Язманы басмага әзерләгәндә Лия Каюмовна безгә район газетасының бер нөсхәсен җибәрде. 2022 елның 10 февралендә чыккан язмада Рәфис Гатауллин елмаеп басып тора.
Язмадан өзек:
“Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты Россия Кораллы Көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итеп кайткан кешеләргә кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Сүз резервта хезмәт итү турында. Иске Чаллы егете Рәфис Гатауллин БАРС проектында катнаша да икән инде.
– 2021 мобилизация резервына язылырга тәкъдим иттеләр. Уйлап карадым да, ризалаштым, –дип сөйли Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы укытучысы булып эшләүче егет.
Рәфис инде хәрби өйрәнүләр узарга да өлгергән – 2021елның көзендә 20 көн армиядә булып кайткан, элек белгәннәрен яңарткан. Казан югары танк училищесы белән 3 еллык килешү дә төзегән ул, чөнки армиядә сугышчан машина механигы-йөртүчесе сыйфатында хезмәт иткән булган.
–Тормышымда берни дә үзгәрмәде, үз урынымда эшлим. Хезмәт хакына зур булмаган өстәмә алам. Шулай да резервта булып, көтелмәгән хәлләргә әзер торырга тиешлегебез җаваплылык өсти, билгеле,–ди резервтагы егет”.
Менә шундый истәлек калган Рәфис Гатауллин турында. Шундый каһарман егетләр турындагы хәтер яшәргә тиеш һәм махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар еллар да, ерак аралар да сызып ташлый алмастыр.
Яу кырында башын салган егетләребез булачак Ватанны саклаучылар өчен лаеклы үрнәк булып торалар.
Балачак дуслары белән 
Авылдашлары белән 
.jpeg)
Комментарийлар