21 март көнне Балык Бистәсенең Балтач (Юлсубино) авылында каһарман егет Камил Шакиров белән хушлаштылар.
Камилне белгән һәркем хатирәләре белән күз яшьләре аша аралашты. Туган ил, Ватан өчен утка да, суга да кергән егет ул. Курку белмәс батыр егет илебез киләчәге хакына көрәштә алдынгылар сафында булган.
«Камилем генә юк»
Камилне мин бер читтән торып бер ел беләм. Хәтеремдә, Рүзәл Минһаҗевның ватс апттагы «Егет без» төркемендә бер видео чыкты. Разведкада хезмәт иткән Балык Бистәсе егете Камил Шакиров, баксаң, Мөслим волонтерларына УАЗ машинасы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән икән. Бөтенләй чит районнан дип тормаган мөслимлеләр, дәррәү килеп машинага акча җыйганнар, аны алып фронт өчен әзерләп тә биргәннәр. Менә шул видеода Камилнең Мөслим халкына, Рүзәл Минһаҗевка мең рәхмәт укып, шул машина руле артына утырып юлга кузгалуы күрсәтелә. Мондый вакытта читләр юк, алар барысы да үзебезнеке, ди волонтер Рүзәл дә. Аның белән батыр егет турындагы истәлекләрен барлыйбыз.
– Без Камил белән бик үзенчәлекле шартларда таныштык, – дип сүзен башлады Рүзәл. – Мөслим егетләренең бөтен посылкаларын таратып бетердем дә, бер егетнең исемле посылкасы калды. Шуны таба алмыйм. Эзлим, таба алмыйм. Кире кайтсам, егет эше түгел. Шуннан Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, бервакыт интернет эшләп китте. Социаль челтәрне ачып карасам, хәрби киемдәге бер татар егете “Кичер мине, әни, гафу ит”, дип җырлый. Аның сәхифәсенә яздым, танышып киттек, исеме Камил икән. Украинаның икенче ягында иде ул, аның янына 16 сәгать бардык без. Ул безне каршы алды. Үзендә кундырды, төне буе җырлап утырдык. Икенче көнне теге исемле посылка иясе белән очраштырды. Шулай танышып киттек, ел ярым эчендә Камил белән тугыз тапкыр күрешергә насыйп булды. Ул хезмәт иткән ротага Фирдүс абый Тямаев белән УАЗ фермер һәм генераторлар алып бирдек. Ярдәмчел егет булды, берәр егетне таба алмасак, ул аларны табып бирә. Чын дусларга әверелдек. Дүрт ай буе хәбәрсез булды дустыбыз, аларның авылында концерт куйдык та, кайтыр юлга кузгалдык. Нәкъ аларның капка төпләрендә бер кызыл түш каршыма төште. Юл бирми. Үзе курыкмый да, күземә ярты минут чамасы карап торды. Шунда гына аңладым Камил икәнен, күп тә үтмәде начар хәбәр килде... Ике кызы калды, дустымны озатырга кайттык. Ике кызы да ике сәгать буе минем алдымда утырды. Шундый мөлаем кызлар, Камилнең якыннарына бик авыр. Әле тагын ике сабыйлары әниләренең карынында. Аларга исән-имин бу дөньяга килергә насыйп итсен. Әле
Үзенең күпме дустын югалткан олы йөрәкле волонтер Рүзәлгә аларны искә алу чынлап та бик авыр. Күз алдыңда бергә җыр сузган дусларыңнан бүген туфрак өеме генә калу белән ничек килешәсең ди?! Шуңа киләчәктә яу кырында башын салган егетләрнең туганнары белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә тели ул.
«Рәхәтләнеп яшисе генә иде»
Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан арада телефоны ут булып кызган аның. Кайларга гына кунакка чакырмаганнар Камилне. Берсенә дә: «Юк!» – димәгән ул. Бу очрашуларның һәркем өчен дә кадерле булуын аңлаган, чөнки анда... тоташ ут астында, яу кырында, гомерең кыл өстендә торган мизгелдә нәкъ менә якыннар, дуслар турында уйлыйсың. Эхх, күпме әйтелмәгән сүз калган, күпме кеше белән очрашылмаган... Ичмасам, ял вакытында булса да, барчасы белән дә кочаклап күрешкән, аралашырга кирәк.
Камилнең әнисе Гөлүсә апа улы турында истәлекләрне зур сабырлык белән уртаклашты. Тормыш иптәше Фәнил дә Балтач авылыннан, ай ярым очрашып йөргәннәр дә, ике яшь йөрәк никахлашып куйган. Мәхәббәт җимешләре булып уллары Камил тугач, гаиләнең бәхете тәмам түгәрәкләнә. Әти белән әниләре улларын тормышның матурлыгын күреп яшәргә өйрәтәләр. Камил кече яшьтән үк җыр, моңга гашыйк булып үсә. Әтисеннән күчкәндер инде. Егетнең күңелендә моң ташып тора. Ул аларны җыр итеп суза.
– Камил 1997 елның 15 ноябрендә туды. Кече яшьтән үк хәрәкәтчән, аралашучан булды, – дип сөйли лачын егетнең әнисе Гөлүсә апа Шакирова. – Мәктәптә укыган еллары иде. Ямаш авылы укучылары безнең авыл мәктәбенә йөреп укыды. Менә шунда укучылар белән аралашып, безнең туганнарны барлый иде җаныкаем. “Әни, әнә менә бу кызның шуның туганы. Ә ул безнең туган. Димәк, безнең нәсел җебенә килеп тоташа”. Үзенең нәсел-нәсәбен, тамырларын барлауда, гел эзләнүдә булды ул. Берәрсенә ярдәм кирәк булса, безнең эш тә, үзенеке дә калып тора, шунда булышырга йөгерә. Кеше өчен яшәде, диләр бит әле. Бу сүзләр аның хакында.
Камил мәктәптә тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга көллияттә белем ала. Менеджер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң армия юллары башлана.
– Баштан Свердловск өлкәсендә 6 ай укуда булды, аннан соң Башкортстанның бер шәһәрендә хәрби чыныгу алды. Әле армиягә киткәнче үк үзебезнең район кызы Әдилә белән очрашып йөри башлаган иде. Кызыбыз күк күрдек без аны, бергәләп өч тапкыр улыбыз янына, ул хезмәт иткән җирлеккә барып кайттык. Фәнил абыегыз йөртте инде. Кайткач, алар кавышты. Әнә хәзер олы оныгыбыз Сәминәгә быел көзен 8 яшь тула. Икенче кызыбыз Сәйдәгә 6 яшь булачак. Инде менә апрель азагында тагын ике кызчыгыбыз туачак, боерса, – дип куанычын сиздерми Гөлүсә апа.
Армиядә чыныгу алган ир-егет ерак юлларга йөреп эшләгән. Илнең нинди генә төбәгендә булырга туры килмәгән дә, нинди генә хәтәр юлларны үтмәгән Камил. Әнә шуңа һәр хәлдән чыгу юлын белгән ир-егет махсус хәрби операция зонасына да курыкмыйча кузгала.
– Авырлыклар да булгандыр, әмма бер зарлану белмәде. Район үзәгендә йорт салып чыктылар. Рәхәтләнеп яшисе генә иде. Мобилизация игълан ителеп 2022 елның 29 сентябрендә өйдән чыгып китте. Ә махсус хәрби операция зонасына аларны 2 ноябрьдә озаттылар. Ул өлкән разведчик иде, – дип хатирә йомгагын сүтә Гөлүсә апа.
Камилнең бөтен хыялы - махсус хәрби операция зонасыннан җиңү белән кайтып полициягә эшкә урнашу булган. Шуңа бернинди икеләнү, шикләнүләрсез киткән ул яу кырына. Өч ел дәвамында ачлыкта, салкын окопларда хезмәт иткән ир нык була. Якыннарына да тавыш-тынын да чыгармый. Тик болар эзсез генә узмый, ялга кайтканнан соң, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар килеп чыга да хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә була. Операция ясала. Шул арада әнисенең 50 яшьлек юбилеен да үткәрергә өлгерә. Һәр нәрсәгә җитешә, әллә соң яшәп калырга өлгерәсе килә.
Камил белән Адиләне зур сөенеч көтә, аларга янәдән әти-әни бәхете тату хәбәрен җиткерәләр. Тик берәү генә түгел, ә икәү. Икесе дә кыз бала.
– УЗИдан кайттылар да, туп-туры безгә керделәр. Камил яныма утырды да: «Әни, утыр әле, утыр, беркемгә дә кермәдек. Әбиләр дә белми әле. Карале сөенечтә кулларым калтырый», ди. Бик ашкынып йөрде. Булмады шул. Өендәге эшләрне дә бетереп калдырырга ашыкты, – дип көрсенә әни кеше.
Дәваланганнан соң Камил янәдән юлга кузгала. Аны «Үзәк» гаскәрләре группировкасының аерым гвардия мотоукчылар бригадасына билгелиләр. Әлеге рота Донецк Халык Республикасында (ДНР) Новотроицкий җирлеген азат итүдә катнаша. Әлеге операция турында массакүләм мәгьлүмат чараларында да менә болай диелә: «Үзәк» гаскәрләре төркеме каршы якка баш күтәрергә дә ирек бирмәде. Тиз арада бу җирлекне кулына төшерде. Авыр бәрелеш булды». Менә шунда Балык Бистәсе егете Камил Шакиров батырларча һәлак булган. Тик...өч ай билгесезлектә яши аның якыннары. Яхшы хәбәр көтәләр. Алгы сызыкта ни булмас, озак вакыт элемтә булмау гаҗәп түгел дип үзләрен тынычландыралар. Хәбәр көтү белән бергә, Шакировларны яңа сынау көтә. Адиләне 2 тапкыр Екатеринбургка операциягә җибәрәләр. Ул анда борчылса, авылдагылар аның өчен кайгыра...
– 29 яшендә улыбызның гомере өзелгән. Аллаһы Тәгалә үзе бирде, үзе алды. Күрәчәктер күрәсең, башка сүз табып булмый. Әле ярый яныбызда 2011 елгы Алмаз исемле төпчек улыбыз бар, абыйсы белән аралары 15 яшь. Шундый төпле, акыллы ул. Безнең өчен терәк һәм таяныч, – дип сүзен төгәлләде Гөлүсә апа.
«Бу соңгы сөйләшү булмас дип өметләнәм»
Адилә Камиленең ышыгында җил-яңгырдан сакланып кына 8 ел яшәп калган. Тормыш иткәндә килеп туган төрле матавыкларны оста гына җиңеп чыга торган егет белән кыз 2014 елда социаль челтәр аша танышып китә дә, аралашулары үрелеп бара. Очрашып йөри башлаганнан соң, Камил сөйгәнен әти-әнисе белән таныштыру өчен туган нигезенә алып кайта.
– 14 июнь иде сабантуйга аларга кайттык. Шунда әткәйне күрдем дә, «Шундый сабыр кеше, миңа да алдагы көнемдә шундый кеше кирәк. Әтисенә охшаган кебек», дип уйлап куйдым. 22 июнь иде, армиягә китәргә озату киче иде. Камил миңа багышлап бөтен кеше алдында Фирдүс Тямаевның җырын җырлады. 30ында аны озатып калдык, – дип сөйли сабыр гына Адилә.
8 елга якын (24 мартта аларның гаилә коруларына нәкъ 8 ел булган) район үзәгендә фатирга кереп торганнар. Гел юлда булган Камил, ерак юлларда йөргәндә дә якыннарына да җырлап җибәргән видеоларын җибәреп тора. Үз йортларын төзеп чыкканнар, биредә һәр кадакланган кадак, такта оста куллы гаилә башлыгын хәтерләтеп тора.
Мобилизация игълан ителгәч, Камил 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына кузгала. Юлда барганда элемтәгә сирәк чыга. Бервакытта да зарланмый, өйдәгеләр күңеленә коткы салмый.
– Донецк ягына җибәрелгәннәр. Разведчиклар ротасында хезмәт иткәнгә, яшерен биремнәр үтәделәр. Җир астында, махсус эшләнгән бункерларда яшәделәр. Уты кертелгән, яшәр өчен көйләнгән. Хәбәрләшә идек. Өч ел буена телефон тотып йокладык. Посылкаларны да салып тордык. Камилгә карап мин сабыр булырга өйрәндем. Аны чыгарыннан чыгару бик авыр иде. Яу кырында да шундый кыю йөрәкле, куркусыз, түзем булгандыр, – ди Адилә.
Камил соңгы заданиесенә керер алдыннан, аннан исән чыга алмаслыгын сизенепме, хәләленә шалтыраткач озаклап, тәмләп сөйләшә. Окоптагы мәчеләрен төшереп җибәрә. «Алар мине җибәрми тора бит», дип уртаклаша.
– 2024 елның 8 декабре иде. Таныш булмаган номердан шалтыраталар. Камил булган. 12 минут сөйләшкәнбездер. «Җимеш, без керәбез. Бу соңгы сөйләшү булмас дип өметләнәм. Балаларны үбәм, яратам», диде ул. Тавышы никтер калтырады аның, – дип фаҗигале көннәрне искә ала Адилә.
Камил заданиедән чыгасы көн. Ничек кенә тилмереп көтмәсен, хәбәр килми. Менә шул көтүләр 4 айга чаклы сузыла. Бу хис-тойгыларны тасвирлап торасы да юк, нинди газап икәнен үз башыннан кичергән генә аңлый моны.
29 сентябрьдә чыгып киткән Камилнең гомере 29 яшендә өзелә. 21 мартта соңгы юлга озаталар. Саннар могҗизасы диярсең биредә.
Шакировлар гаиләсе җитди сынауларны кичсә дә, хәзер Камилләреннән калган ике кызчыклары, туасы игезәкләр өчен яши. Алар өчен догалар кыла. «Тормыш җитеш. Матур яшибез. Тынычлык кына кирәк», ди Гөлүсә апа да. Газизләрен югалту кайгысы көендерсә дә – язмыш язганы. Иңде шатлык-сөенечләре көннән-көн күбрәк сөендерсен, шуны телисе килә. Ә батыр егетләрнең данлы исемнәре мәңге калыр безнең күңелдә.
Рүзәл Минһаҗев дусты Камилгә багышлап шигырь иҗат иткән, аны газетабызның соңгы битендә укый аласыз.
.jpeg)

.jpeg)

.jpeg)
Комментарийлар