Авыл капкасыннан әллә ни еракка чыгып йөрмәгән егетләрне армия хезмәте чынлап та ныгыта. Утлы сугыш эченә барып кергәннәре өчен тормыш кадере дә икеләтә арта.
– Чик буенда хезмәт итәргә тиешлегебезне аңлаган идек. Махсус өйрәнүләр үттек, ныгытып укыттылар. Ә без берничә егет төз атабыз! Егетләр арасыннан минем ише очлы күзлеләрне сайлап алдылар да, ерак юлга озаттылар. Барып төшсәк – Әфганстан. Аның да берничә җирен күрергә туры килде. Снайпер идем. Азык-төлек, ягулык, су алып килгән колонналарны каршы алып, озатып җибәрә идек, – дип, хатирәләрне барлый Дамир.
Барысы да исендә. Дөресрәге, кичә генә кебек, андагы эсселек тә, ут яңгыры да...
— Төшләргә керсә дә куркып уянырлык. Ашауга мохтаҗлык кичермәдек, ләкин эчәсе килеп бик тилмердек. Су җитми иде. Аларныкын эчәргә ярамый, я куркыныч чир йоктырасың, я агуланып үләсең. Абый ноябрь аенда өйләнгән, миңа хат язган. Ә аны февральдә генә алып укыдым. Хатларның никадәр озак йөрүен күрегез... Әти белән әни бит минем Әфганстанда хезмәт иткәнлегемне дә белмәделәр башта. Тау-аш арасында үзебезнең авыл егете белән күрештек. Ул зур йөк машинасында йөртүче иде. Чит-җирдә авылдашың белән дә әти-әнине күргәндәй итеп күрешәсең икән, ул туганыңнан да якынрак тоела, күңелләр рәхәтләнеп кала. Сагынулар басыла. Шул авылдаш егет әти-әнисенә мине күргәнлеген әйтеп хат язган. Безнекеләргә дә барып ирешкән, – ди ул.
Останың капкасыннан гозер белән килүчеләрнең әле дә өзелгәне юк! Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагына бәйле техника ватылса, аңа килеп егылалар. Түләү хаклары да төрлечә. Гел тере акча белән генә дә эш итәргә туры килми.
– Икмәкләтә, печән, салам белән түләүчеләр дә бар. Каршы килмим. Сараем тулы терлек, миңа алай да ярап куя! 12 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, җиткер генә! - ди Дамир әфәнде.
Ишле генә савым сыеры асраулары да юкка түгел. Сөтен саткан акча да тормыш кирәк-ярагына чумып, югала бара. ..
— Тимернең дә кадере артты бүгенге заманда, кыйммәтләнде. Үзем барып алам, кырып ясый торгач, аның пычкы чүбе чыга. Тау кадәрле өелә! Узган ел капка төбенә килеп, килограммын ике тәңкәдән төяп киткәннәр иде. Быел күренмиләр. Кайларга гына куеп бетерәсе дип, үзем дә аптырыйм. Хәзер тәҗрибәм артты, саклагыч “капкалар” да беркеттем, махсус күзлекләр киям. Күз саулыгы минем кәсептә иң кирәге! Төпчегем Данил гел минем янда кайнаша. “Миңа уку кирәкми, әти, синең янга басып кына акча эшлим әле”, – ди әле элек. “Укымасаң, тимерне төгәллек белән кыра белмисең улым, укырга кирәк!”– дим хәзер дә. Кеше эшләгәнне карап торулары бик җиңел күренә шул! Хәзерге буын балаларының башларында җиңел генә акча эшләү уе. Бүтән буын үсеп килә. Безнең сыман хезмәт тәмен белеп яшәрләрме, анысын әйтүе кыен. Пай җиребездә печән үстерәбез, икмәк игәбез. Тракторыбыз, берничә машинабыз да бар. Җиңеллек белән генә ирештекмени!? Күпме маңгай тире түгелгәнен балалар бер аңлармы икән? Иркәләп кенә үстермибез. Эш арты эшне балаларга кушып кына тордык. Хәзер дә кайтып керделәрме – эш көтеп тора. Туры юлдан тайпылмасыннар гына, малын эшләп табарлар – теләгем шул балаларга. Үземнең киләчәккә нинди ниятләрем бар дисезме? Тимергә гөл матурлыгы бирерлек җиһазлар, фрезерный станок аласым килә. Анысы да булыр киләчәктә. Иң мөһиме исәнлек кирәк! Саулык булганда, эшне буйсындырып кына була, – ди гаилә башлыгы.
Комментарийлар