16+

Менә кабат язлар килгән кебек, сусадык шул язгы назларга

28 февраля 2025, 09:54
2199
0
1
Уку өчен 2 минут

Язларга да күп калмады.

Менә кабат язлар килгән кебек, сусадык шул язгы назларга

Язларга да күп калмады.

Әллә кабат язлар килә инде,
Тик язларга иртә түгелме?
Ә шулай да язлар килсен диеп
Уятабыз бүген күңелне.

Җәйләрдән соң көзне көтми кемдер,
Мин дә көтмәдем ул көзләрне.
Ләкин көзләр кояшлары белән
Байтак иркәләде йөзләрне.

Көзләрдән соң бер дә ялгышмыйча
Каршыладык без дә кышларны.
Берничә көн бигрәк суык диеп
Угаладык туңган учларны.

Бураннары булып алды бераз,
Җир өсләрен карлар каплады.
Тик шулай да без көткәннәр генә
Яу кырыннан кайтмады.

Исәннәрдән хәбәр килә диләр,
Югалганнар гына сөйләшми.
Нигә икән безгә Ходаебыз
Бәхетләрне тигез өләшми?

Менә кабат язлар килгән кебек,
Сусадык шул язгы назларга.
Карашлар да төшеп киткәлиләр
Урамнардан узган кызларга.

Тик күңелдә кызлар түгел әле
Илебездә хәрби операция барганда.
Сөенергәме соң, әллә юкмы
Түбәләрдән тамчы тамганга?

Әниләрнең күз яшьләре кебек
Аккан тамчыларны күзәтәм.
Бер тамчыга карыйм, бер йөземне
Хәрби операция барган якка юнәтәм.

Бөек Ватан сугышында да бит
Язлар килгәч кенә җиңгәннәр.
Шуңа күрә инде бу җиңүне
Бөек Җиңүебез дигәннәр.

Кышларда да нидер  көтә күңел,
Күп калмады кебек язларга.
Язлар белән бәлки җиңү килер,
Түзик инде тагы азларга!

28.01.25
ФӘҺИМ БИКМИЕВ
Саба(ТӨБӘК)
Фото: ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading