Актаныш үзәгендә яшәүче Янгировлар гаиләсе өчен 2025 ел кайгы белән башлана. Бер гаилә генә түгел, бөтен авыл югалту кичерә.
25 февраль көнне Актаныш батыр улын Алмаз Дилшат улы Янгировны соңгы юлга озатты.
«Янгир» позывнойлы Алмаз Янгиров 2023 елның маенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Моңарчы ул армиядә хезмәт итмәгән, кулына корал тотып карамаган. Әмма ватанпәрвәрлек хисе өстенлек алган, күрәсең. Ныклап уйлый да, якыннарына әйтми генә тәвәккәлли, гаиләсенә белдермичә генә китәргә җыена. Гаиләсе бу хакта инде китәр вакыты җиткәннән соң гына белә.
«Улым, мин син кайтканны күрмәм», – дигән иде»
Алмазның апасы Ләйсән.өчен иң авыр көннәрнең берсе бу, йөрәгенең сыкравына карамастан, ул безнең белән аралашыр өчен үзендә көч тапты.
– Аның китәчәген алдан беребез дә белмәде. 2023 елның апрелендә Алмаз контракт төзегән. Әни моны бик авыр кабул итте: «Улым, мин син кайтканны күрмәм инде», диде. Ул үз хәлен сизенеп әйткән булгандыр, ә Алмаз бу сүзләрне киресенчә үзенә алды. Менә шулай озаттык аны. Ул уйлаганын эшли торган кеше иде. Авырлыклары булса, гаиләгә белдермәде. Бөтен проблемасын үзе генә хәл итте, кешедән ярдәм сорамады. Башына ни килсә, шуны эшли иде, – дип сөйләде Ләйсән апа, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Киткәннән соң, Алмаз гаиләсе белән берничә тапкыр гына элемтәгә керә алган, элемтә начар булу сәбәпле, анда да әйбәтләп сөйләшә алмаганнар. Улының беренче тапкыр алгы сызыкка керүе, аның шалтыратуын көтүләр эзсез калмый. Урын өстендә яткан 1 төркем инвалид әниләре Лилия апа тагын да ныграк бирешкән. Инсульт кичергән ул. Июльдә аны ашыгыч рәвештә Чаллыга БСМПга алып киткәннәр. Шулвакытта Алмаз хәбәргә чыгу мөмкинлеге тапкан. Үзенең исәнлеге турында белгерткән.
– Әнине 14 июньдә вафат булды. Бу хәбәрне ишеткәч Алмаз бик борчылды. Үзен гаепле итеп хис итте. Әниебезне җирләргә кайтып җитә алмады бит. Командирлары, хезмәт иткән часте аша "увольнение" эшен җайлаганчы ничә көн үтте. Җитмәсә алгы сызыкта, аннан алай җиңел генә чыгам димә. Кыскасы, әнине җирләп ике көн үткәннән соң гына Актанышка кайтып җитте ул. Нык җитдиләнгән, үзгәргән иде. Алмаз энем белән бергә әниебез каберенә чардуган, таш куйдык. “Мин китмәгән булсам, болай килеп чыкмаган булыр иде”, дип әнинең кабере янында нык елады, үзен битәрләде. Тиешле ялы беткәч, янә юлга кузгалды, – ди ачынып Ләйсән апа.
Бик каты бәрелешләрнең берсендә Алмаз яралана, ул чакта алгы сызыкка кергән 20 кешедән берничә кеше генә исән чыга. Апасы Ләйсән белән телефоннан сөйләшүләрнең берсендә ир-егет: “Күрмәгәнем калмады инде. Шул яшемә җитеп, бу күренешләргә тап булырмын дип уйламаган идем”, – дип куя.
– Шул яралануыннан соң ул берничә госпитальдә ятты, санаторийда тернәкләнде. Авылдан киткәндә кара чәчле егетебезнең чәчләре агарган иде. Инде терелгәч, янәдән хезмәт итү урынына җибәрделәр. Ул вакытта ук: “Син минем өчен әни урынына калган кеше, мин барыбер кайтачакмын. Минем бит әле кызым бар, аны мәктәпкә озатасым, кияүгә бирәсем бар”, – диде җаныкаем. 25 гыйнварда соңгы тапкыр сөйләшкәнбез. Тик яман хәбәр капчыкта ятмый диләрме әле. Кайбер чыганаклар Алмазыбыз 2025 елның 27 гыйнварыннан билгесез югалган диделәр. Икенче бер хәбәргә ышансаң, энем 11 февральдән билгесез югалган дип саналган, – ди хәрбинең апасы.
Шомлы хәбәргә ышанмыйча, гаилә аны эзли башлый. Хәрби комиссариатка бер хәбәр дә килмәгән була. Күпмедер вакыттан соң чыннан да Алмазның штурмга керүе һәм хәбәрсез югалуы билгеле була. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә, шулай да өметләре сүнми әле. Аннан соң да Алмазга кагылышлы төрле хәбәрләр килә.
– 25 февральдә кызы Зәйнәпнең туган көне иде. Элемтәгә чыгар дип көттек. Ул тормышта нинди генә җитди проблема булмасын, бик шома чыга, югалып калмый иде. 23 февраль көнне хәбәр килеп иреште. Алмаз юлда, кайта, диделәр. Без ышанмадык. Хәрби комиссариатка бардым. Дөрес хәбәр, диделәр. Кызы Зәйнәп әнисенең елавын күргән дә: “Әни, елама, әтиебез зур букет белән кайта”, дигән. 25 февраль көнне кызының туган көнен бәйрәм итәр көнне Алмазыбызны җирләдек. Без әле дә көтәбез аны. Җәй көне кайтыр кебек. Ишек ачылып китәр дә Алмаз килеп керер сыман..., – дип өстәп куйды Ләйсән апа.
Алмаз белән хушлашырга бик күп халык килгән. Авыл урамы буйлап атлаган халыкның иге-чиге күренми. Ләйсән апа хушлашырга килгән, гаиләгә ярдәм күрсәткән, хәлләренә кергән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алмазны авыл зиратына әнисе янәшәсенә җирләгәннәр.
– Әти деменциядән интегә. Алмазның табуты янында башын игән килеш утырды бахыркаем, белмим, аңлагандырмы. Ә бәлкем, аның бу халәттә булуы кайгыны үткәреп җибәрү өчен җайлырактыр да. Юкса, белмим, нишләп бетәр иде икән, – ди яңа гына энесен җирләгән апа кеше.
«Менә хәзер шәп артист булдым»
Алмаз 23 июнь 1985 елны Актаныш үзәгендә ямьле җәй көне дөньяга килгән. Гаиләдә 2 бала үскән алар.
– Әнинең көтеп алган баласы иде ул. Яшь арабыз алты яшь. Әни белән әти бала тудыру йортыннан кайткач та мин урамга чыгып чапканмын. Янәсе, башкалар белән дә шатлыгым белән бүлешәм. “Апаем кайтты, Алмаз исемле ул”, дип әйткәнмен икән. Менә шулай энемә исем дә табып куйганмын. Балачактан ук әнием энемә: ”Апаеңны кара, аны якла. Балалардан авыр сүз әйттермә”, дип үгет-нәсихәт биреп үстерде. Алмаз 1992-2001 елларда Актанышның 1 нче урта мәктәбендә укыды. Баян түгәрәгенә йөрде. Әтиебез дә мәҗлесләрдә гармунда, баянда уйный иде. Аның сәләте, күрәсең, Алмазга да күчкәндер. Шуңа баян түгәрәгенә язылды. Мәктәптән соң, СПТУ-80 һөнәр училищесында белем алды. Әниебез бик матур чигәргә, бәйләргә, тегәргә оста булды. Аның күргәзмәләре, дипломнары бар иде. Алмаз һөнәр училищесында тегүчелеккә укыды. Әнигә беренче бүләге итеп 8 мартка алъяпкыч тегеп бирде. Миңа да бүләк әзерләгән иде ул. Уку йортындагы смотр-концертларда бик теләп катнашты. Соңрак энем сәнгать юлыннан китәргә теләптер инде Лениногорск шәһәренең педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга керде. Педагог буласы килмәсә дә, музыка, сәнгать өлкәсе буенча китәргә теләде. Диплом алганнан соң райондагы “Игелек” балалар үзәгендә эшләде. Балалар белән нинди генә чара, спектакль әзерләмәде ул. Яңа Әлем клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә керде, КВН дисеңме, смотр-концертлар булсынмы, зур теләк белән, канатланып эшләде. Театрда катнашып беренче дипломын алган иде. “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә рольне иң шәп башкаручы дигән диплом алды. Шунда сөенүләре. Менә хәзер шәп артист булдым, дип куанды. КВНда призлы урыннар алдылар, юбилей, мәҗлесләр алып барды., – дип сөйләде Ләйсән апа.

«"Добрый Душа" дип йөрттеләр»
Алмазның беренче никахыннан ике баласы бар. Хатыны белән тормыш юллары аерылгач, бераз вакыттан үзенең сөйгән яры Ландышны очрата да, аның белән социаль челтәр аша языша башлый.
– Алмаз белән без читтән торып таныш идек, – дип сүзен башлады Ландыш. – Ул миңа социаль челтәрдәге сәхифәмә яза башлады. Шулай танышып киттек. 2017 елны без никахлаштык. 2020 елны Зәйнәп исемле кызыбыз туды. Алмазым минем матур итеп жырлый, кызыбызга да күчкән аның сәләте. Хәзердән үк нидер көйләп йөри. Оста итеп баянда уйнады. Ярдәмчел, беркатлы, ачык йөзле, гел елмаеп йөрүчән, кешегә беркайчан да ачу сакламый, гафу итә һәм гафу үтенә белә торган иде. Кызы өчен үлеп торды. Бер-беребезне бик яратабыз. Яраттык дип әйтәсем килми, чөнки аның безнең арадан китүенә ышанмыйм. Әле дә көтәм. 2023 елның 26 маенда 2 елга контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Кызынын туган көне көнне, ягъни 25 февраль көнне җирләдек. Шушы 7 ел эчендә без аның белән бер-беребезне аңлап яшәдек. Төрле хәл булгандыр, тормыш булгач, бар да була. Бер бәйрәмне, бер туган көнне дә калдырмады – гел бүләк күтәреп кайта иде. Кайтты. Смотр-концерты, спектакль, КВН, юбилей, туган көннәр алып барырга, катнашырга чакырып кына тордылар аны. Әле алгы сызыктан ялга кайткан арада да гел шундый чараларда катнашты. Беркемне дә кире борып чыгармады, тыңлады. Аны безнең авылда "Добрый Душа" дип йөрттеләр. Соңгы киемен дә салып бирер иде. Нечкә күңелле иде ул, күңеле тулган чакта елап та җибәрә ала иде.

Вконтакте социаль челтәрендә "Актаныш туган ягым" төркемендә дә якташлары турында менә ниләр язылган:
– Уку белән беррәттән ул мәдәни чараларда да актив катнашты. Хезмәт юлын "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле"дә башлап җибәрде. Балалар иҗаты үзәгендә баянчы булып эшләде. 2023 елны контракт буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә авыр яралардан һәлак була. Алмазның урыны җәннәттә булсын, якыннарына, туганнарына зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез.
.jpeg)
Шунда ук Алмаз башкарган җыр да куелган. Аны сылтама буенча кереп карый аласыз.
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=328086605&id=456239413&hash=8bbeffd7089b7d73" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>
Комментарийлар