«Аулак өй – баттл» проекты алып баручысы, җитәкчесе, журналист Сәрия Закированың энесе – апасының улы Дилүс Әхмәдуллин 2025 елның 23 гыйнварында туган авылы Апас районы Әлмәндәр авылында җирләнә.
Хезмәттәшебезнең энесе мобилизация игълан ителеп чакырылган. Вконтакте сәхифәсендә дә ул өч ел дәвамында энесе белән бәйле яңалыкларны яктыртып, хәбәр итеп килде. 2023 елның маенда егет хәбәрсез югала. Шул дәвердән алып Сәриянең апасының гаиләсе, якыннары өчен хафага баткан көннәр башлана. Һәр яңа көн туган саен хәбәр көтәләр. Яманмы ул, яхшымы ул, булсын гына. Тик ...өмет өзелә.
Сәрия белән балачак хатирәләрен барлыйбыз.
Туган җанлы булды
Дилүс – бертуган апамның улы. Апам 18 яшьтә кияүгә чыкты да бер-бер артлы ике ул тапты, олысы хәрби заводта эшли. Дилүс армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң төзелештә эшләп йөрде.
Ә болай кече яшьтән бездә үсте ул. Хәтерлим әле, туксанынчы елларда һәр гаиләгә өчәр гектар чөгендер бирәләр иде. Апаның балалары кечкенә, сеңелләрем басуга менеп китә. Ә мин шул балалар белән калам Алар миңа үз балаларым кебек якын.
Хәтеремдә, әти-әнисе колхоз эшендә, баланы бакчадан мин барып алам. Иииии! Кош тоткандай йөгереп каршыма килүләре! «Казан апа!» дип килеп кочаклап алулары! Ул елларда балалар бакчасында минем сыйныфташым эшли иде. Сабакташ белән мәктәп елларын искә алабыз, ә балалар иркенләп комлыкта уйный. Садик ерак булмаса да, күңел булганчы сөйләшеп утырып, вакыт узгандыр, кодагый, таякка таянып, капка төбендә тыпырдап көтә иде безнең кайтуны: «Бу балаларны тагын Барышка алып киткәнсеңдер дип торам!» - дия-дия каршы ала иде.
Дилүс белән абыйсын күрше авылдан басу буйлап җәяүләп алып кайта идем. Ул бала арбасында, абыйсы арбага тотынып (3-4 яшьләр) янәшәдә тәпили. Бала адымнары белән акрын гына 5-6 чакрым узабыз, туктап ашап та алабыз. Нәрсәләр генә сөйләшкәнбездер, юл буе такылдаша идек. Абыйсы бер зарланмый: ничә чакрым җәяү тәпили бит, арыдым дигәннәрен хәтерләмим. Әти-әнисе кунакка "озата" иде. Борчак басуыннан азрак борчак, кукуруз җыя-җыя кайта идек.
Дилүс 14 яшенә кадәр төпчек бала булды! Дилүскә бер кисәтү ясарга ярамый иде! Әнисе сүз дә әйттерми иде!
Каникулларда безнең авылга кунакка килсә дә, ул тизрәк кайту ягын карады. Казанда эшләп яши башлагач та, авылга еш кайта иде... Авылга кайтканда, нәрсә кирәк шуны алып кайта: туган җанлы, кайгыртучан, ярдәмчел егет булды.
Бер тапкыр да зарланмады, уфтанмады
2022 нче елның 27 октябрендә мобилизация буенча чакырылды ул.
28 октябрьдә Казанга татвоенкоматка килгәч тә фото җибәрде. Шул көнгә кадәр яңгырлы көз торган иде. Дилүс а беренче кар яуды дип язды...
Көнаралаш полигонга йөрүем, шәһәр буйлап буржуйкада чәй кайнатырга «нержавейка кружка» эзләп чабуым – болар бар да төштә кебек кенә. Уянып китәрмен дә, куркыныч төш онытылыр, без элеккечә бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, бер-беребезгә кунакка йөрешербез кебек...
Полигонда Дилүс палаткада яшәде. Көнаралаш янына барам. Озаклап сөйләшеп тормыйбыз, яңа гына мичтән чыккан өчпочмак, бәлеш, пиццаларны «суытмыйча аша», – дип Дилүсне ашыктырам. Дилүс, дуслары белән бүлешкәч: «Тәмле булды! Рәхмәт, Казан апа!!» – дип рәхмәтләр әйтеп яза иде.
2022 елның 28 ноябрендә зәмһәрир суык булды. Урамда 28 градус салкын иде. «Палаткаларда бушлат китеп йокладык. Буржуйкага утын әзерләп, шунда чәй кайнатып эчүләрен дә төшемдә генә күрәмдер кебек... » – дип язды энем...
Аның белән бәйле фото, видеоларны алып карыйбыз хәзер. Дилүс увольнениега чыккач, бушлатларын юып, үзебез кинотеатрга барганыбыз бүгенгедәй күз алдымда.
2022 елның 2 ноябрендә энем янына бардым. Ул сораган бөтен әйберләрне тиз арада җыеп, итле бәрәңгене камырга төреп мичтә пешереп, сумка тутырдым да, киттем!
Энем белән КПП янында сөйләшеп тордык. Үзен күргәч күңел азрак тынычланып китте. Шаярып-көлеп сөйләштек: яңа мичтән чыккан өчпочмак, пиццаларның исе мине КПП янына кадәр утыртып килгән хәрби машинага тулды, урамга (урманга) да өчпочмак исе таралды.
Миңа бер тапкыр да зарланмады, уфтанмады, борчылуын күрсәтмәде. Иң авыр бәрелешләрдә булса да, бар да яхшы дип сөйләде ул.
«Хатлар гына килә, сөйләшергә үзең юк...»
2023 елның 5 февралендә яралангач, Ростовтагы госпитальгә кайтарганнар аны, аннары Самарага күчерделәр. Май башында Дилүсне яңадан махсус операция зонасына озаттык, шуннан бирле элемтә югалды, һәм ел ярымга сузылган эзләү процессы, борчулы һәм йокысыз төннәр башланды. Күпме рәсми хатлар языштык. Бер роман язарлык булды.
Һәрбер кичерешемне үз йөрәге аша уздырып, миңа теләктәшлек белдереп, тоткынлыктан азат ителгән хәрбиләр исемлеген миннән дә алдан карап, көткән виртуаль дусларым хисапсыз булды! Үлгән дигән хәбәр килгәнчегә кадәр (хәбәрсез югалганына бер ел да сигез ай булса да), Дилүсне «Исән кайтып, берәр хәбәр бирер!» дип көттек! Авылдашларым күргән төшләрен дә очрашуга юрадык... Безне ӨМЕТ яшәтте.
Яңа елга аяк басканда, безнең ишекне аяктан егарлык ачы хәсрәт шакыды... «Дилүсне тапканнар, кайтаралар,» - дип шалтыраттылар...
2025 елның 11 гыйнварында үлүе турындагы хәбәрне китереп бирделәр, ә 12се көнне инде аны, туган җиренә алып кайтып, соңгы юлга озаттык.
Дилүсебез, Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, Аллаһы Тәгалә кабереңне киң кылсын, урының җәннәттә булсын!
Соңгы юлга озатырга килгән һәм ярдәм күрсәткән авылдашларга, дусларга, җитәкчеләргә барлык туганнар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез
Блиндаждан хәбәр көтеп уза,
Көн туды исә, кулда телефон...
Уйлар чаба фронт сызыгына, –
Йөрәк сезнең янда көнозын!
«Хәлләр әйбәт!» – диеп юатасың,
Елмаюлы караш үзеңдә.
Уйларыңны укыйм: җанда җирсү,..
тирән сагыш, балам, күзеңдә.
Мин тиештер сине юатырга,
Сүз таба алмыйм, күзгә яшь тула...
«Окоп шәме җанга җылы бирә,
Монда җылы, – дисең. – Борчылма».
Юатам, дип сиңа хатлар язам,
Елый-елый хатлар юллыйм мин.
Төшләремдә гөлбакчалар күрәм, –
Сугыш туктар! – диеп юрыйм мин…


Комментарийлар
1
0
Аллаһыбыз сабырлыклар бирсен
0
0