Тукай районының Күзкәй авылында гомер итүче Рафис абый Хәсәнов гармунчылар нәселеннән.
Аның әтисе Кәраметдин ага, сугышка кадәр әти-әнисенең соңгы сыерын саттырып, үзенә гармун алдырган кеше. Ул чорда, сыеры булмаган кеше ач торган. Ач калсалар да, гармунсыз яшисе килмәгән аның.
Кулсыз да, гармунсыз да калган
Илдә сугыш башлана. Башка яшьтәшләре белән бергә Кәрамне дә сугышка алалар. Сыер сатып алган гармунны үзеннән калдырмыйча сугышка чыгып китә. Тик поезда барганда өсләренә снаряд төшеп, вагон рельстан чыга, имгәнүчеләр дә, үлүчеләр дә була. Шул вакытта Кәрам гармунын югала. Сталинград сугышында каты яралана. Бер кулын өздереп, беренче группа инвалид булып авылга кайта. Кулсыз булса да авылның иң оста гармунчысы була. “Идәнгә гармунын куеп, бер кулы белән уйный иде”, - дип сөйли Рафис абый. Сугыштан кайткач колхоз, сельпо рәисләре булып эшли. Оештыру, сөйләү сәләте бик көчле була, бөтен кешене авызына каратып тота. Кәрам аганың башка туганнары да гармунчылар була. Бер энесе Үзбәкстан якларына китеп гомер итә, анда оста гармунчы булып таныла.
Кәрам аганың үзенең дә барлык уллары да гармунчылар. “Башка туганнарыма караганда, әтидәге гармун каны миңа күбрәк күчкән. Мин дә әти кебек гармунсыз яши алмыйм, ул минем гомерлек юлдашым”, - дип көлә Рафис абый.
Минзәләдән Тукайга
1946 елда Минзәлә районының Яңа Байлар авылында туган Рәфис абый, җиде яшеннән гармун уйный башлый. Туган җиреннән читкә китмәсә дә, ике район баласы ул. Заманында аның туган авылы Минзәлә районына кергән, соңрак Тукай районы итеп үзгәртәләр. Күзкәй авылында мәктәп тәмамлап, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Колхозда дүрт ел инженер-механик булып эшләгәннән соң, мәктәпкә эшкә чакыралар. Хезмәт, сызым дәресләреннән белем бирә. Оста гармунчы, җырчы булгач, җыр дәресләрен дә аңа йөклиләр. Читтән торып, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Күзкәйдә СПТУ филиалы ачылгач, авыл өчен шоферлар, механизаторлар әзерли. Шуннан лаеклы ялга чыга.
– Кайда гына эшләсәм дә, кулымнан гармуным төшмәде. Нинди чара бар, барысына да мине катнаштыралар иде. Төрле конкурсларда катнаштым. Дипломнарын өйдә өелеп тора. Авылда “Әллүки” фольклор ансамбле оешкач, баянчы итеп чакырдылар. Ансамбль белән бармаган җир калмады, Россиянең бөтен төбәгендә булып чыктык, бик күп тапкырлар лауреат, дипломат булдык. Халык ансамбле дигән исемгә кадәр алдык, - дип искә ала Рафис абый. – “Әллүки” не алты ел үзем дә җитәкләдем. Мәктәптә эшләгәндә ике тапкыр укытучыларның белемен күтәрү институтына җибәрделәр. Мингол Галиевта дәресләр алдык. Гармунда, курайда уйнарга өйрәттеләр.
Мәктәптә хезмәт укытучы буларак балаларга чаңгы таягыннан курай ясарга өйрәтә, музыка укытучысы буларак үзләре ясаган курайда уйната. Гармунчылар, курайчылар ансабле оештыра.
- Яшь вакытта тавышым бик көчле иде. Коронавирус кына бераз тавышымны алды, - ди Рафис ага. - Яшең барган саен да тавыш үзгәрә. Илһам Шакировтан ким җырламыйсың, диләр иде миңа.
Артист булырга теләгендә дә, уенда да булмый аның. Нигә син җырчы булырга китмәдең, дип аңа гел әйтәләр икән. Никтер бу һөнәргә күңеле ятмый аның. “Җырчы булсам, әллә нинди исемнәргә лаек та булган булыр идем, әмма мин узган юлымнан үкенмим, дөрес юлны сайладым, дип уйлыйм”, - ди Рафис абый.
Техника “җене” дә кагылган
Гармун гына булмаган аның мавыгуы, техника “җене” дә кагылган. Колхозда эшләгәндә дә, аннан киткәч тә төрле техникалар ясый. “Миндәге техниканың исәбе юк”, - ди ул. Бу темага сөйләшкәндә, тагын да дәртләнеп китә. Үз гомерендә өч трактор ясый, аларга тагылмалар да эшли. Бәрәңге утырту, рәт араларын эшкәртү, чүп утау җайланмалары... Элеккеге елларда чөгендерне күпләп утыртканнар, рәт араларын да үзе ясаган җайланма белән генә эшкәрткән. Утын яру җайланмасына кадәр булган. Шул ук вакытта хатыны өчен дә уңайлыклар тудырган. “Хатынга җеп эрләү станогы ясап бирдем”, - дип искә ала ул.
– Бер күршемә 25 сумга трактор биреп чыгардым, – ди Рафис абый. – Гомер буе аралашып, дус булып торган күршем тракторыңны сат инде, дигәч, бушка бирәм, дим. Юк инде, дин буенча да ярамый, намусым да бушка алырга кушмый, бәясен әйт, ди. 25 сумыңны бир, миңа шул җиткән, дидем. Ул вакытта 25 сумга бер трактор тәгәрмәче дә алып булмый иде. Миңа рәхмәт укып, шул трактор белән рәхәтләнеп хуҗалыгындагы эшләрен башкарды.
Бүген Рафис абый җирнең кардан арынганын зарыгып көтә. Инде бәрәңге утырткычының буразна киңлеген 65 сантиметр итеп көйләп куйган. Җирне үзе эшкәртә, бәрәңгене тәртип белән утырта, бу эшләрне ул беркемгә дә ышанып тапшырмый. Баштарак 17 сутыйлап бәрәңге утыртсалар, мәйданын елдан ел киметә барып, быел 5 сутыйга калдырмакчы. “Бәрәңге үстерү минем өчен бер шөгыль генә. Техника утырта, төпләрен өя, мин шуннан зур канәгатьләнү алам,” - ди Рафис абый.
Улы да үзе кебек, нәрсәгә тотынса шуңа җан өрү сәләтенә ия. Илназ да әтисе кебек укытучы һөнәрен сайлаган булган. Мәктәпкә практикага кайтып, бу эшнең үзенеке түгеллеген аңлый. Кулыннан гөлләр тама торган егет, заводка урнаша. Төрле җиһазлар ясый. Моннан тыш, кешеләргә гармун ясый, төзәтә. Узган ел 200ләп гармун көйләп, ремонтлап биргән. Әллә кайсы төбәкләрдән килеп төзәттерәләр икән. “Чит ил гармунымы, үзебезнекеме, аңа барыбер. Барысын да төзәтә, көйли белә, ничекләр башы җитә, ул яктан миңа караганда да зирәгрәк һәм музыканы тою, ишетү сәләте бик көчле”, - ди Рафис абый. Илназ да гармуннарда уйный, җырлый да. Гармуннарны ремонтлагач, әтисенә алып кайта, аңа уйнатып карый. Рафис абый бәясен биргәч кенә, гармун хуҗалары белән элемтәгә чыга. Тавышыннан сез канәгатьме, дип әтисе уйнаганны видео аша җибәрә. Кызлары Рәзинә дә укытучы һөнәрен сайлаган. Башлангыч классларны да укыткан, балалар бакчасында тәрбияче дә булып эшләгән, хәзер экология юнәлешендә эшли. Биш оныклары бар. Олы оныклары армиядә хезмәт итә.
Тормыш иптәше Рәсимә апа 40 ел Күзкәй хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән, шуның 25 елын баш шәфкать туташы. Рәсимә апаның бер туганы, заманында Минзәлә театрының әйдәп баручы гармунчысы була.
Аралашу кирәк
Гомер буе кеше арасында булган Рафис абый көннәрнең берендә аралашуга сусап кала. Коронавирус чире чыгып, аралашуларны чиклиләр. Халык үз эченә йомыла, күңел төшенкелеге барлыкка килә. Танышларымның күңелен бераз булса да күтәрим, сәламнәр җибәрим әле дип кулына гармунын ала да, телефонына җырлар яздырып, танышларына җибәрә. Җырлары интернет дөньясына кереп китә. Күзкәй бабайсын җырлары да, үзе дә таныла башлый. Аның белән кызыксынучылар арта.
Төрле төбәкләрдән җыелган гармунчылардан торган “Көмеш тальян моңнары” ансамбле дә Рафис абыйны интернет челтәреннән күреп ала. Бу абзый бигрәк булдыра, кайсы яктан икән, диләр. Тукай районы Күзкәй авылында гомер итүен белеп алгач, төркем җитәкчесе Рөстәм Фәхриев аның белән таныша, өенә килә, үзләре беләр аралашырга чакыра. Рафис абый, билгеле, бик шатланып риза була. “Ул ансамбль егет-кызлары белән очрашуның рәхәтлекләре. Төрле җирдән җыелган оста гармунчылар. Бер-беребез белән очрашсак, якын туганнарны күргәндәй кочаклашып күрешәбез. Бөтенебездә бер төрле энергетика, җаныбызга да, күңелебезгә дә дәва алып кайтабыз”, - ди Рафис ага.
Төрле конкурсларда бергәләп чыгыш ясыйлар. Күптән түгел генә Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган XII төбәкара фестиваль-конкурста катнашып, Рафис абый үзе уйнап, җырлап беренче дәрәҗә дипломга ия була. “Ансамбльдә чыгыш ясаучылар алты номер белән барган идек, алты диплом белән кайттык. Бу бик зур җиңү. Безнең арада беребез дә музыка белемебез юк, барыбыз да үзлегебездән өйрәнгән гармунчылар. Рөстәмгә мең рәхмәт, нинди көчле ансамбль оештырды һәм безне берләштереп тора. Моңа кадәр бер-беребезне белмәгән гармунчылар туганлаштык. Очрашуларга, концертларга йөрибез. Рөстәм мине килеп ала, кайтарып куя. Шушы яшемдә дә төрле конкурсларда чыгыш ясавым, концерт куя алуым белән дә мин бик бәхетле”, - ди Рафис абый.
.jpeg)
.jpeg)

Комментарийлар