16+

30 миллиончылар сафына кердек

Татарстан, «Мәгълүмат җәмгыяте» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак проектларына, быел федераль казнадан 30 млн сум алачак.

30 миллиончылар сафына кердек

Татарстан, «Мәгълүмат җәмгыяте» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак проектларына, быел федераль казнадан 30 млн сум алачак.

Шушы көннәрдә генә Россия Хөкүмәте бу максатларга бюджеттан 1 млрд 155 млн сумнан артык субсидияләр бүленәчәге турында хәбәр итте. Әлеге сумма конкурс комиссиясе сайлап алган 61 төбәк арасында бүленәчәк. Ярославль өлкәсе, мәсәлән, быел мәгълүматлаштыру өлкәсенә караган проектларына - 18 млн, Төмән өлкәсе 10,7 млн сум алачак. Татарстан исә, тагын дистәдән артык төбәк белән бергә, 30ар млн сум субсидияләр алачак субъектлар исемлегенә керде.
2011-2020 елларга исәпләнгән «Мәгълүмат җәмгыяте» дәүләт программасы мәгълүмат технологияләрен халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген үстерүгә, илдә мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләрен үстерүгә хезмәт итә. Анда каралган чаралар федераль казнадан, төбәкләрнең консолидацияләнгән бюджетларыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финанслана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading