Шәһри Казан

Акыл, белем кирәк

Бүгенге көндә җир куеныннан кара майны алыр өчен, иң элек акыл хезмәтен җигәргә кирәк, нефтьнең фонтан булып аткан чорлары артта калды. Шуңа күрә, нефтьчеләр яңадан-яңа фәнни ачышлар ясыйлар. Мисал өчен, «Татнефть» белгечләре (10520 автор) 2013 елда гына да 5665 млн сумлык икътисади нәтиҗә бирә торган 12233 рационализаторлык тәкъдиме керткәннәр.

Реклама

Компания белгечләре федераль һәм республика конкурсларында даими катнашып киләләр, нәтиҗәләре дә югары. «Татнефть», инновацияле эшчәнлектәге уңышлар өчен, инде унынчы тапкыр «Татарстандагы иң яхшы предприятие» исемен алды, аларга «Республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар жәмгыте»нең дипломы һәм кубогы тапшырылды. XIV Бөтенроссия «Ел инженеры-2013» конкурсында компаниянең 11 белгече - лауреат, бишесе - «Россиянең профессиональ инженеры», бер белгеч Бөтенроссия «Ел инженеры-2013» конкурсының беренче тур җиңүчесе исеменә лаек булды. «Татнефть»нең авторлар коллективы «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге лауреаты» исемен дә алды. «Татнефть»нең 13 проекты «Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацияле идеясе» IХ Республика конкурсының җиңүчеләре булды.
«Татарстан Республикасының иң яхшы ачыш» конкурсының алты бүләге һәм премиясе, «ТР Яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы» конкурсының 12 призлы урыны да нефтьчеләр кулында.
Уйлап табу һәм инновацияле технологияләрнең XVI халыкара Мәскәү салоны Архимед-2013»тә «Татнефть» белгечләренең эшләре алты алтын, биш көмеш һәм алты бронза медальгә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: