Шәһри Казан

Авылда әфлисун ике тапкырга кыйбатрак!

Язманы табышмактан башлыйм әле: ашамый, эчми, ә һаман үсә дә үсә. Җавап - бәя. Декабрь уртасында доллар 100 сумлык тарихи чикне узып, бәяләр күккә ашкач, халык «аһ» итте. Инде бүген доллар - 50 сум, евро 56 сумлык хәленә кайтса да, бәяләр генә никтер күктән җиргә төшәргә җыенмый. «Афәрин!» дип әйтерлек...

Язманы табышмактан башлыйм әле: ашамый, эчми, ә һаман үсә дә үсә. Җавап - бәя. Декабрь уртасында доллар 100 сумлык тарихи чикне узып, бәяләр күккә ашкач, халык «аһ» итте. Инде бүген доллар - 50 сум, евро 56 сумлык хәленә кайтса да, бәяләр генә никтер күктән җиргә төшәргә җыенмый. «Афәрин!» дип әйтерлек ике генә әйбер бар: банан белән аракы. Бигрәк пар килгәннәр, мин сиңа әйтим!
Тылсымлы сөт
Шәһәр кибетләрендәге бәяләргә диагноз куйганчы, авылдагысына кереп чыгыйк. Тукай районындагы Бордыбаш авылында «Виктория» дигән кибет бар. Сатучысы исемен әйтергә теләмәде. Ул миңа, ник безгә керергә булдың әле, бу кибеткә өч әби генә кереп йөри, диде. Тик әбиләр генә түгел, бәбиләр дә сукмак сала булып чыкты. Бәяләрне өйрәнгән арада, башта бер кызчык, аннары бер малай кереп, суыра торган конфет, газлы су сатып алды. Кызчыктан бәяләрнең төшкәнен сизәсеңме дип сорагач, ул, кыю гына итеп, «юк, менә бу әйбер бик кыйммәт» дип, 175 сумлык «Космостарс» (космостагы йолдызлар) дигән тәм-томга таба бармак төртте.
Исемсез сатучы, ба­шымны катырма, дип киреләнсә дә, элеккеге һәм хәзерге бәяләрне теләр-теләмәс кенә әйтеп бирде. Иң зур мактауга лаек булган азык-төлек - бананның бер килосы Бордыбашта 135 сумга (!) җиткән булган. Әле ярый, акылга килеп, бүген 80 сумга төшеп утырган. Әфлисунның тәүбәгә бер дә киләсе килми, соңгы арада өч сумга артып, 88 сумга әйләнгән. Карабодайның 30 сумга төшүе авыл халкының кәефен күтәрми калмагандыр: моңарчы 90 сум торса, хәзер 60 сум. Чаллыдан кайта торган ак ипи - 28 сум, Сарманныкы - 27 сум, помидор - 165 сум, йомырканың дистәсе - 65 сум, Кырымнан кайткан алма - 110 сум, Краснодарныкы - 85 сум, ак майның килосы - 250 сум.
Кибетнең бер ягында, Тукайча әйтсәк, рәт-рәт тора гаскәр кеби... аракы шешәләре. Сатучы әйтүенчә, хәмерне мәҗбүри саттыралар, күбесе Татарстанда җитештерелгән, хәтта 700 сумлыгын да сирәк-мирәк кенә чөмерәләр икән. Менә кемнәргә кризис «нипачум»! Шулай да, сатучы сүзләренә ышансаң, халык кибеткә кереп, бәя артуга зарланудан туктамый. Популярлык ягыннан бәя турындагы моң-зар авыл гайбәтләрен дә узып киткәндер.
3,2 процент майлылыктагы «Просто молоко» сөте Бордыбаш кибетендә 54 сум. Сатучы аңлатуынча, бу гадәти түгел, тылсымлы сөт - бик озак әчеми тора. Авыл халкы сөтнең шундыен алып кайтуларын үзе сорый, ди. Җитмәсә, аны да хәзер ике сумга арзанрак алалар. Тик шулай да авыл халкы азык-төлеккә бәя төшкәнен сизми. Күбесе Чаллыга еш йөреп торганга, барлык кирәк-яракны шуннан ташыйлар, шул ук вакытта кайбер әйберләрнең, шәһәр бәяләре бе­лән чагыштырганда, Бордыбашта очсызрак икәнен әйтәләр.
Дога укучы тавык йомыркасы кыйммәтрәк
Саланың исемсез сатучылы кибетеннән Казанның исемле сатучылар кибете - «Магнит»ка кердем. Әфлисун, авылныкы белән чагыштырганда, ике тапкырга арзанрак (!) - 47 сум 40 тиен. «Татарстанның атказанган ризыгы» - бананның килосы да нибары 56 сум, «Голден» алмасы - 79 сум, «Свежий урожай» - 75 сум. Гаҗәп инде: әллә кайлардан китерелгән банан алмадан арзанрак, имеш. 2,5 процент майлылыктагы 0,9 литрлы «Просто молоко» сөте - 29 сум 20 тиен, Яшел Үзәннән кайткан 2,5 процент майлылыктагы «Российское» сөтенең бер литры - 31 сум 40 тиен. Йомыркалар киштәсе янына барып баскач, аптыраш: Лаеш районындагы «Ак барс» кошчылык фабрикасының бер дистә йомыркасы - 47 сум, шул ук фабриканың бер дистә хәләл йомыркасы - 58 сум 20 тиен. Күрәсең, дога укучы тавыкларны, йомырка салганы өчен, тәмлерәк һәм күбрәк ашаталардыр. Никтер «Магнит» киштәсен үзебезнең «Чаллы бройлер»ы түгел, Мари Элның «Акашевская» тавыгы басып алган. Җитмәсә, сатып алучыларны 17 процентлык ташлама белән кызыктырып яталар: моңарчы тавык түшкәсенең бер килосы 118 сум 20 тиенгә сатылса, хәзер күзне матуррак, кечерәк сан иркәли - 98 сум 90 тиен. Казанның икенче икмәк заводында пешерелгән «Сельский» ипие - 20 сум, БККда пешеп чыккан ак ипи - 21 сум 20 сум.
Бәяләрне диетага утыртырга кирәк!
Татарстанстат атна саен республика буенча азык-төлек бәяләрен тикшерә. Без 2 февраль һәм 5 май күрсәткечләрен чагыштыр­дык. Сыер итенең килосы февральдә 285 сум 40 тиен булса, майда 300 сум 32 тиенгә әйләнгән - 15 сумга арткан булып чыга! Дуңгыз ите, дуңгызланмыйча гына, 251 сум 78 тиеннән 248 сум 10 тиенгә төшкән. Ак май да, доллар белән евродан үрнәк алып, төшәсе урынга, 314 сум 47 тиеннән 319 сум 38 тиен биеклегенә менеп киткән.
Тавыкларга рәхмәт, йомырка 60 сум 55 тиеннән 57 сум 36 тиенгә төшкән. Бәянең кимүен күргәч, әлеге дә баягы, Тукай тавыклары кебек, сөенечтән җырлап кына торасы килә. Шикәр комы да 5 сумга (55 сум 13 тиеннән 50 сум 86 тиенгә) кимеп, сөенеч өстенә сөенеч өсти. Әмма кара чәй, ашка төшкән кара таракан шикелле, күтәренке кәефне бозды да куйды: 531 сум 22 тиеннән 639 сум 01 тиенгә җиткән! Кара чәй бәясен кичекмәстән «диетага утыртырга» кирәк. Бодай оны да бераз гына «борын күтәргән» (27 сум 39 тиеннән 28 сум 44 тиенгә). 1 һәм 2 сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк эшләнмәләре 59 тиенгә кимегән (40 сум 22 тиеннән 39 сум 30 тиенгә). Карабодай ашыйм дисәң, хәзер кесәңне 59 сум 64 тиенгә юкартырга мәҗбүр булырсың, ә февральдә ул 63 сум 49 тиен торган. Ә хәзер иң сөендергәне... Шыттырам, дип уйлый күрмәгез, чын, билләһи! 40 процент һәм югарырак катылыктагы аракы 20 сумга очсызланган (484 сум 34 тиеннән 464 сум 23 тиенгә).
Казандагы дистрибьюторлык фирмаларның (җитештерүчеләрдән товар алып, аны кибетләргә сатучы оешмалар) берсендә эшләүче танышыбыз сөйләвенчә, чит илләрдән кертелгән товарларга бәя артудан туктаган. Көнкүреш химиясе декабрьдә доллар белән бергә 40-50 процентка сикерешле уйнаган, майда 20-30 процентка кире төшү өмете бар. «Нестле» җитештергән азык-төлек бәясенең дә (кондитер эш­ләнмәләр, кофе, күкрәк балалары азыгы, тәмләткечләр) мартта 5-20 процентка «көе киткән». Көе кайтырмы, юкмы - билгесез, кайтмаска охшап тора, ди танышыбыз.
X5 Retail Group оешмасының («Пятерочка», «Перекресток» һәм «Карусель» кибет челтәрләре) җәмәгатьчелек белән аралашу идарәсе җитәкчесе Владимир Русанов сүзләренчә, азык-төлек бәясе валюталар курсына гына түгел, башка төрле чыгымнарга да бәйле. Әлегә оешма бүгенгә базарны, җитештерүчеләрнең үз-үзләрен ничек тотуларын өйрәнә, чөнки беренчел бәяне алар билгели.
- Без бит товар хакын доллар курсына бәйләп куймыйбыз. Бәяләр белән ни буласын әйтү әлегә кыен. Июньдә, сатуга сезонлы яшелчәләр чыккач, ниндидер үзгәреш булып алыр, мөгаен. Ләкин ул да бит уңыштан, товар китерүчеләрнең үз-үзләрен ничек тотуларына карый, - ди Владимир Русанов.
Бәя төшмәүгә монополия гаепле
Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты доценты Айдар Тумашев «ШК»га сөйләгәнчә, икътисадта шундый закончалык бар: бәяләр, төшүгә караганда, җиңелрәк үсә. Төшсәләр дә, «дефлякцион шок» вакытында төшәләр, ягъни шундый көн килеп җитә: кешеләрнең кесәсендә бер сукыр тиен калмый, үз-үзләренә кул сала башлыйлар. Бәяләрнең төшәргә теләмәве, беренче чиратта, сәүдә үзәкләренең монополиясенә бәйле, ул очракта товарга өстәлгән бәя (наценка) үзбәядән күпкә зуррак була.
- Бәя күтәрелүе чит ил валюталарының артуы белән акланса, хәзер кешеләр яңа бәяләр белән алырга мәҗбүр, шуңа да сәүдә үзәкләре хакларны төшерергә ашкынмый. Кеше икътисади кыенлыклар чорында кыйммәтле товарлар, кием-салым алудан, күңел ачу урыннарына йөрүдән баш тартырга мөмкин, ә азык-төлекне, даруны, һәрхәлдә, алачак. Сәүдә үзәкләре бәяләрне дәүләт, матбугат чаралары басымы астында төшерергә мөмкин. Чит ил валюталары курсы, беренчедән, элеккеге хәленә үк төшеп җитмәде әле. Икенчедән, рубль көчсезләнмәячәк, дип берәү дә ышандырып әйтә алмый. Сәүдә үзәкләре хәзер очсызга сата башлап, валюталар курсы кабат үссә, хакларны яңадан күтәрергә мәҗбүр булачаклар, - диде Айдар Тумашев.
Белгеч әйтүенчә, моно­полия элементы булган сәүдә өлкәсендә базар механизмнары начар эшли, шуңа да, бәяләр чамадан тыш артмасын өчен, дәүләт уяу булырга тиеш. Зур сәүдә челтәрләре бер-берсенә көндәш түгел, киресенчә, ахирәтләр икән: ничек телиләр, шулай кыланалар, бәяләрне дә үзара сөйләшеп арттыра алалар.
Соңгы арада бәяләрне күзәтәсезме?
Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә:
- Күзәткәнем юк, аларны белмим дә. Товарга нинди хак куелган, шул бәягә алам да китәм. Күп әйбер алмыйм бит. Вакчылланырга яратмыйм. Бәяләрнең төшү-төшмәве миннән тормый. Гомумән, үзеңнән тормаган әйбергә борчылудан мәгънә юк, моның белән үзеңә генә зыян китерәсең.
Әлфинә Әзһәмова, җырчы:
- Бәянең төшкәнен бер дә сизгәнем юк. Төшсә дә, тиенләп кенә төшә бит ул. Берничә ел элек бензин арзанайгач, халык нык шатланган иде инде. Әмма сөенеч озакка сузылмады, бензин хакы кабат өскә үрмәләде. Кибеттәге бәяләрне чагыштырып йөргәнем дә булды, аерма әллә ни зур түгел. Безнең Чаллыда азык-төлек кыйммәт булса да, сыйфатлы. Казанда срогы чыккан ризык күп. Быел улым «Эдельвейс» кибетеннән сөт алып керде, ул ачыган булып чыкты, шунда ук чыгарып аттык. Тышында 2013 елда ясалган, дип язылган иде, ә хәзер бит 2015 ел. Менә сиңа аптыраш. Концертларга килсәк, билет хаклары биш ел элек ничек булса, хәзер дә шул көе. Җырчылар авылда 150-200 сумга концерт куеп йөри, хәтта шул бәягә дә кеше килми. Артист ул 150 сумга нинди акча эшләсен, ди? Без авылларга йөрмибез, ә менә район үзәкләрендә концертны 300-350 сумга куябыз. Кайбер җырчылар хәтта бурычка батып, концерт күрсәтеп йөри. Иң мөһиме - сугыш чыгып, ачлык башланмасын.
Хәлил Бакиров, тракторчы (Чистай):
- Бәя артуы турында гел сөйләп торалар, тик төшкәне турында берәүдән дә ишеткәнем юк. Кибеткә сирәк керәм, әмма хәтерем бик яхшы. Соңгы арада тел шартлатырдай төшкән бәянең күземә чалынганы булмады.
Резеда Әлмиева, мәктәп укучысы (Сарман):
- Бананның бәясе төшә башлады, калганнарын күргәнем юк. Конфет, чәй хаклары дә артканнан-арта. Әнием әйтүенчә, итнеке дә өскә үрмәли.
Сүзен-сүзгә
Камияр Байтимеров, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:
- Безгә ит керткән чит илләрдә, азык-төлекне экспортка җибәргән өчен, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә 30 процентка кадәр субсидия бирелә. Ул чакта без көндәшлеккә сәләтле түгел идек. Санкцияләрдән соң үзебезнең иткә игътибар бирелә башлады. Бәяне билгеләүдә арадашчыларның да роле бик зур. Казан агропромпаркында да бар алар. Күптән түгел шундыйрак бер хәлне тикшердек. Бер арадашчы, «Челны Бекон»нан дуңгыз итен күпләп алып, эшкуарларга бәяне өстәп тапшырган. Эшкуарлар да сатучыларга итне бәясен арттырып бирә. Җитештерүчедән кулланучыга кадәр барып җиткәнче, дуңгыз ите өч-дүрт кул аша уза. Ул арада өстәмә хаклардан тагын бер дуңгыз хакы килеп чыга.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: