16+

Авылларны ни көтә?

Безнең ил бүген озак еллар кияүгә чыгу турында хыялланып, ниһаять, егет күзе төшкән карт кызны хәтерләтә. Әлбәттә, егет аксакмы-туксакмы - аңа инде барыбер, иң мөһиме - ир кочагына эләгү.

Авылларны ни көтә?

Безнең ил бүген озак еллар кияүгә чыгу турында хыялланып, ниһаять, егет күзе төшкән карт кызны хәтерләтә. Әлбәттә, егет аксакмы-туксакмы - аңа инде барыбер, иң мөһиме - ир кочагына эләгү.

Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керүе турында сүз чыкты исә, никтер минем күз алдына гел әнә шул карт кыз килеп баса. Әлбәттә, бүген БСО безгә кирәкме-юкмы дип бәхәсләшү инде соң. Россия аңа керү өчен әзерлекне инде төгәлләп килә. Төп максат - безгә аның уңайлыкларыннан (ә алар аз түгел) мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга омтылу, ә тискәре тәэсирен исә, киресенчә, мөмкин кадәр киметү.
Әле шушы көннәрдә генә Бөтендөнья сәүдә оешмасының генераль директоры Паскаль Лами белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. (Паскаль Лами Казанга АТЭС форумы чараларында катнашу өчен килгән иде.) Әлбәттә инде, сүз башлыча БСО һәм, Россия аның әгъзасы булганнан соң, Татарстанның икътисади вазгыяте хакында барды. Әгәр дә Татарстан икътисадының 50 проценттан күбрәге экспортка юнәлтелгән булуын истә тотсак, мондый сөйләшүнең мөһимлеген аңлау кыен түгел. Димәк, алга таба безгә яңа базарлар эзләргә кирәк булачак. Ә моның өчен, иң беренче чиратта республикада бик күп нәрсәне үзгәртергә, камилләштерергә туры киләчәк. Чөнки без җитештергән товарлар базардагы көндәшлек шартларына яраклашкан булырга тиеш. Аеруча аграр тармак борчуга сала. Чөнки андагы хәлләр әлегә артык мактана торган түгел. Мәсәлән, Россиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, илдәге халыкның 67 проценты бездә авыл хуҗалыгындагы хәлләргә начар дип бәя биргән.
Алай гына да түгел, БСОга керү аграр тармак белгечләрен, хәтта Авыл хуҗалыгы министрлыгы чиновникларын да пошаманга салган. Алар үзләренең шикләнүләрен язма рәвештә хөкүмәткә дә фикер алышу өчен тәкъдим иткәннәр. Ә анда борчылырлык нәрсәләр аз түгел. Мәсәлән, алар фикеренчә, БСОга керү Россиянең инде болай да аякта чак-чак басып торган аграр тармагын тәмам егачак. Иң беренче чиратта ул инвестицияләр өчен кызыксызга әйләнәчәк. Эш шунда, таможня пошлиналары кимү белән, моңарчы әле рентабельле дип саналган компанияләр дә бөлгенлеккә төшәчәк. Ә инвестицияләрне кире кайтару вакыты бүгенге 8 ел урынына 12 елга озыная. Шул ук вакытта Россия продуктлары базарда үзләренең көндәшлек сәләтен югалтачак.
Аеруча дуңгызчылык тармагына зур куркыныч яный. Мәсәлән, мондый дуңгызчылык продуктларына импорт пошлинасы элек квота буенча 15 процент булса, БСОга кергәч, яңа кагыйдәләр буенча, ул бөтенләй нульгә кала. Ә безгә чит илләрдән импортка килә торган дуңгыз итенең күләме 25 проценттан 45 процентка җитәчәк. Димәк, телибезме-теләмибезме - илдәге бик күп дуңгызчылык хуҗалыкларына ябылу куркынычы яный.
Ә бит югыйсә бездә авыл хуҗалыгы болай да әллә ни уңышлы дип әйтеп булмый. Ул әле һаман да, хәтта 1990 еллар күрсәткеченә дә җитә алмый. Ә бөтен дөнья соңгы 20 ел эчендә бик нык алга китте. Һәм аларда үсеш якынча 60 процент тәшкил итә.
Безгә исә, азмы-күпме үсеш алу өчен, дәүләт ярдәме кирәк. БСО шартларында моңа өмет итеп булмаячак. Чөнки яңа кагыйдәләр Россиянең авыл хуҗалыгына субсидия күләмен киметергә мәҗбүр итә.
Дөрес, БСОга кергән илләрнең күпчелеге бүген җырлап яши. Мәсәлән, Кытай үзенең БСО әгъзасы булуына һич үкенми. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. Кытай киң колач белән товар җитештерә һәм аны сату өчен, яңа базарлар кирәк. Ә без башлыча чимал белән сәүдә итәбез. Шуңа да, БСО кагыйдәләрен безгә кулай дип әйтүе кыен.
Әле күптән түгел генә Татарстанда Россиянең авыл хуҗалыгы буенча яңа министры һәм Чуашстанның элекке Президенты Николай Федоров булып киткән иде. Ул өч көн дәвамында республикада авыл хуҗалыгының торышы белән танышты. «Татарстан - Россиядә агросәнәгать буенча лидер һәм Федераль хөкүмәткә сездән өйрәнер әйберләр шактый», - дип бәя бирде ул. Ә менә Бөтендөнья сәүдә оешмасы турында сүз чыккач, Федераль министр, аңа керү авыл хуҗалыгы өчен шактый авыр сынау булачак, дип билгеләп үтте. Әлбәттә, Николай Федоров белдергәнчә, монда каравыл кычкыру да кирәк түгел. Киресенчә, безгә башкаларны өйрәнеп, алардан тәҗрибә алу өчен киң мөмкинлек ачыла. Мәсәлән, Канада, Австралия, Яңа Зеландия кебек илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү безгә һич тә комачау итмәс иде. Иң мөһиме - БСО кагыйдәләренә ияләшү. Тик менә вакыт кына кысан. Әзерлекне элегрәк - 90 нчы елларда ук башларга кирәк иде. Әмма ул чакта без Россиянең кайчан да булса БСОга кушылачагына ышанмадык. Безгә хәзер, бернигә дә карамый, цивилизацияле рәвештә көндәшлек итәргә өйрәнергә кирәк. Татарстандагы кебек - зирәклек һәм хәйләкәрлек белән, дип белдерде Федераль министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading