16+

Айрат Хәйруллин: «Иртәме-соңмы планетадагы 1,3 миллиард кешенең тамагын туйдыра алачакбыз»

Бүген "Бердәм Россия" партиясе оештырган "Партийная лига" бәхәс клубының чираттагы утырышы республиканың икътисад министры Артем Здунов һәм бер төркем белгечләр катнашында узды.

Айрат Хәйруллин: «Иртәме-соңмы планетадагы 1,3 миллиард кешенең тамагын туйдыра алачакбыз»

Бүген "Бердәм Россия" партиясе оештырган "Партийная лига" бәхәс клубының чираттагы утырышы республиканың икътисад министры Артем Здунов һәм бер төркем белгечләр катнашында узды.

Министр сүзләренчә, бүгенге катлаулы икътисади вазгыятьнең дә уңай яклары бар.

- Хөкүмәтебезнең эшлекле сәфәрләр географиясенә күз салыгыз. Ул хәтәр генә киңәйде. Моңарчы без японнар белән робот техникасы өлкәсендә хәзерге кебек тыгыз эшләми идек. Бүгенге мондый мөмкинлекләр, бәлки, бүтән булмас та, шуңа күрә алардан мөмкин кадәр файдаланып калырга кирәк, - диде министр.

Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин әйтүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгының хәле тотрыклы. Шул ук вакытта бүгенге шартларда, кризисны ерып чыгу өчен, авыл хуҗалыгына күбрәк игътибар бирү сорала.

- Соңгы 16 ел эчендә нефтькә бәянең артып торуы аркасында, без бик тыныч яшәдек, барлып максатларга көчәнмичә генә ирешә килдек. Әмма нефть бәясе кимүгә үк, бик катлаулы хәлдә калдык. Баксаң, акчаларыбыз да җитмәскә мөмкин икән. Иманым камил, Россия иртәме-соңмы дөньяда азык-төлек базарында иң эре уенчыларның берсенә әйләнәчәк, без планетадагы 1,3 миллиард кешенең тамаган туйдыра алачакбыз, - диде Хәйруллин.

- Ничек уйлыйсыз, авыл хуҗалыгы өлкәсе Россия бюджетына нефть китергән кадәр акча китерә алырмы? - дип сорады аңардан "ШК" хәбәрчесе.



Шушы сорауга җавапны һәм сөйләшүнең калган мизгелләрен алдагы көннәрдә сайттан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading