16+

АЗСлар зарарлы парлардан арына

Татарстанның автомобильләргә ягулык салу станцияләре һәм нефтебазалары экологик иминлекне тәэмин итүгә мөһим адым ясады. АЗСлар һәм нефтебазалар хуҗалары булган компанияләр үз объектларына экологик җиһазлар урнаштыру буенча республика Хөкүмәте белән Килешү төзеде.

Аның нигезендә, алар 2020 елга үз ягулык станцияләренең күпчелеген һавага зарарлы калдыклар чыгармаслык итеп эшләтүгә йөкләмә ала. Монда сүз, беренче чиратта, зарарлы бензин парларын тотып калучы җайланмалар урнаштыру турында бара (бүген республикада шундый берничә станция эшли инде).
Бүгенге көндә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында атмосферага чыгучы ягулык парларын тотып калучы җиһазларны сатып алуга һәм АЗСларга урнаштыруга кагылышлы график эшләве мәгълүм.
Компанияләрнең ягулык салу станцияләрен зарарлы парлардан коткаруның ике варианты карала. Беренчесе буенча, һәр станцияне парларны тотып калучы система белән җиһазландыру. Икенчесе - пар җыю һәм аны нефтебазаларга чыгару системасын җайга салу. Беренче вариант АЗС хуҗаларыннан 1,7 млн сумнан алып 3 млн сумга кадәр чыгымнар таләп итә. Икенче вариант, билгеле инде, арзанрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading