16+

Бухгалтерларны кыскартырга җыеналар?!

Россиядә бухгалтерлар саны сизелерлек кыскарырга мөмкин. РБК мәгълүматларына караганда, аларның вәкаләтләрен салым консультантларыныкына якынайтмакчы булалар.

Бухгалтерларны кыскартырга җыеналар?!

Россиядә бухгалтерлар саны сизелерлек кыскарырга мөмкин. РБК мәгълүматларына караганда, аларның вәкаләтләрен салым консультантларыныкына якынайтмакчы булалар.

Бу финанс хисабын һәм эшче кулларны оптимальләштерү мөмкинлеге бирә, дип саный яңалык тарафдарлары. Салым һәм бухгалтерлык исәбенә булган таләпләрне якынайту алдагы өч елга салым сәясәтендәге мөһим пунктларның берсе буларак карала. «Ачык Хөкүмәт» мәсьәләләре буенча министр Михаил Абызов әлеге функцияләрнең моңа кадәр икегә аерылган булуы бизнес өчен авыр йөкләмә, дип саный.
Әлеге мәсьәлә 2014 елга һәм 2015-2016 елларга илдә салым сәясәтендәге төп юнәлешләр хакында «ачык Хөкүмәт» форматында фикер алышулар вакытында күтәрелгән иде. РФ финанс министры Антон Силуанов яңгыраткан саннардан күренгәнчә, бүген халкы 300 млн нан артык булган АКШта бухгалтерлар һәм салым буенча белгечләр саны 1,25 млн гына икән. Ә 143 млн халык яшәгән Россиядә аларның саны 3 млн га җитә. Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләр берлеге мәгълүматларына караганда, илдә бухгалтерлар саны хәтта 5 млн га җыела. Аларның санын күпмегә кыскартырга һәм моны законнарда ничек чагылдырырга - әлегә бу мәсьәлә бәхәсләр өчен ачык кала. «ОПОРА России»нең беренче вице-президенты Владислав Корочкин якын елларда әле Россиядә бухгалтерлар хезмәтенә сорау кимемәскә тиеш, дигән фикердә. Алай гына да түгел, ул быелдан салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләүче эшмәкәрләрнең дә бухгалтерлык хисабын алып барырга тиешлеген искәртә. Хәзер Хөкүмәт бухгалтерлык хисабының Россия стандартлары буенча нормаларын халыкара нормаларга якынайту мөмкинлеген карый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading