16+

Энергия нәтиҗәлелеге – яңа технологияләрдә

Татарстанда тулай төбәк продукты күләмен 2016 елга 2 трлн сумга җиткерү бурычы куела. Республика җитәкчелеге раславынча, бу мөһим бурычны энергия һәм ресурсларны саклау буенча системалы эштән, яңа технологияләрдән башка хәл итү кыен булачак.

Энергия нәтиҗәлелеге – яңа технологияләрдә

Татарстанда тулай төбәк продукты күләмен 2016 елга 2 трлн сумга җиткерү бурычы куела. Республика җитәкчелеге раславынча, бу мөһим бурычны энергия һәм ресурсларны саклау буенча системалы эштән, яңа технологияләрдән башка хәл итү кыен булачак.

«Казан ярминкәсе» базасында, ел саен әлеге актуаль мәсьәләгә багышлап, «Энергетика. Ресурсларны саклау» дигән күргәзмә һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә багышланган халыкара симпозиум уза. Аның чираттагысы узган атнада оештырылды. Энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим ителә торган әлеге традицион күргәзмәне өйрәнү полигоны дип тә атыйлар.
Татарстан энергия, ресурслар нәтиҗәлелеге өлкәсендә инде дистә елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә энергия саклауга кагылышлы ике республика программасы гамәлгә ашырылды. Аларны гамәлгә ашыру тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 47 процентка киметү мөмкинлеге биргән. «Ил җитәкчелеге тарафыннан тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын тагын 40 процентка киметү бурычы куела. Моңа ирешү өчен мөмкинлекләр бар, яңа алымнар, технологияләр, инновацияләрнең өлеше дә артырга тиеш», - дип белдергән иде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Хәзер республикада энергия саклау өлкәсендә тагын да катлаулырак бурычларны күздә тоткан 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга кабул ителгән өченче программа эшли.
Тулай төбәк продуктын формалаштыруга төп өлешне сәнәгать кертә. Республикада файдаланылган энергия ресурсларының 80 проценттан артыгы нәкъ менә шушы секторга туры килә. Химия, нефть химиясе тармаклары - энергия ресурсларын аеруча зур күләмдә файдаланучылар. Вице-премьер - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда, әлеге тармак предприятиеләре, җитештерү күләмнәрен арттыра барган хәлдә, алдынгы заман технологияләрен кулланып, продукциясенең энергия сыйдырышлылыгын киметүгә ирешә. Бүген республиканың әйдәп баручы күпчелек предприятиеләре энергия саклау буенча үз комплекслы программаларын тормышка ашыра. Энергия сыйдырышлылыгын киметү буенча «Казан оргсинтез», «Газпром трансгаз Казан», «КамАЗ», «Татнефть» ААҖ ел саен яхшы күрсәткечләр бирә.
Шуңа да аларның даими рәвештә энергия нәтиҗәлелеге буенча республика смотр-бәйгесе җиңүчеләре арасына керүе урынлы. Мәсәлән, «Татнефть» бу юлы конкурсның «Ягулык тармагы» номинациясендә җиңү яулады. Компаниянең «Нефтяные вести» корпоратив газетасы исә «Иң яхшы вакытлы матбугат» номинациясендә диплом алды.
Сүз уңаеннан, «Татнефть» «Энергия нәтиҗәлелегенә нигезләнгән икътисад» дигән үз тармак программасын тормышка ашыра. Анда җылылык энергетикасы өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итүче технологияләргә зур урын бирелә. Пыяла-пластик торбалар кулланып, Әлмәт шәһәре җылылык белән тәэмин итү системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү технологиясе - шуларның берсе. Ул җылылык челтәрләренең хезмәт итү вакытын 50 елга җиткерергә ярдәм итә.
Быелгы күргәзмәдә компания үзендә кулланылышта булган интеллектуаль электр челтәрләре элементларын, Түбән Кама җылылык-электр үзәген реконструкцияләү проектын, иярчен нефть газын утильләштерүнең алдынгы ысулларын, скважиналар төзелешенә караган яңа эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading