16+

Эшмәкәрләргә бушлай белем бирәләр

«Сбербанк» һәм «Google» оешмалары, Татарстан Республикасы хакимияте белән берлектә, кече бизнесны үстерү максатыннан, эшмәкәрләргә бушлай белем бирүче «Бизнес-класс» проекты башлап җибәрә. Гаризаларны инде 11 апрельдән www.business-class.pro сайтында тапшырырга була. Уку программасы 15 майдан башланачак һәм ярты ел дәвам итәчәк.

Эшмәкәрләргә бушлай белем бирәләр

«Сбербанк» һәм «Google» оешмалары, Татарстан Республикасы хакимияте белән берлектә, кече бизнесны үстерү максатыннан, эшмәкәрләргә бушлай белем бирүче «Бизнес-класс» проекты башлап җибәрә. Гаризаларны инде 11 апрельдән www.business-class.pro сайтында тапшырырга була. Уку программасы 15 майдан башланачак һәм ярты ел дәвам итәчәк.

Эшмәкәрлелекне үстерүгә юнәлтелгән проектлар республикада электән үк бар иде. Шуларның берсе - уңышлы гына эшләп килгән «Эшмәкәрләр фабрикасы». Сентябрь аеннан бүгенге көнгәчә «фабрика»лылар 50гә якын бизнес ачып җибәрергә өлгергән.

- «Бизнес-класс» Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче проект. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, без кече эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшлибез, финанс ярдәме күрсәтәбез. Хәзерге вакытта «Эшмәкәрләр фабрикасы» проектында катнашучылар шулкадәр күбәйде, шуңа да без «Бизнес-­класс» проекты оештырдык. Ул - эшмәкәрлек өлкәсендә нинди дә булса тәҗрибә тупларга өлгергәннәр өчен, - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов. - «Бизнес-класс» кысаларында, тәҗрибәле белгечләр эшмәкәрләргә төрле киңәшләр бирәчәк. Дәресләр интернет аша да, аена бер тапкыр очрашу, фикер алышу форматында да булачак. Проектта катнашу өчен бер тиен дә түләргә кирәкми, иң мөһиме - республика халкының финанс грамоталы булуы.

«Бизнес-класс» программасы тәҗрибәле эшмәкәр­ләрне дә кызыксындыра. Үзенең тугыз кунакханәсе булган Айрат Сөнгатуллин да проектка беренчеләрдән булып язылган.
- 2009 елда Бөекбританиядә укыган вакытта, мин дәүләт һәм зур оешмалар ярдәмен тойган курсташларымнан көнләшә идем. Биш ел узды һәм бу проект безгә дә килеп җитте. Беренче чиратта, бу миңа белем алу өчен кирәк, - диде егет.

Әлеге проектның нәкъ менә Татарстанда узуы да тикмәгә генә түгел.
- Без проектны уйлап тапкач, аны тормышка ашыру өчен төбәк сайлый башладык. Шунда иң беренче булып Татарстан күзгә ташланды. Республикада кече эшмәкәрлек тә, IT индустрия дә алга киткән. Сез яңалыкларга ачык төбәк, - диде «Банк Татарстан» оешмасының «Сбербанк» бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев.
Проект Казан белән Чаллы кебек зур шәһәрләргә генә түгел, ә республика районнарына да юнәлтелгән. Шулай ук эшмәкәрләргә үз эшләрен халыкара югарылыкка күтәрергә ярдәм итәчәкләр. Проектның иң актив берничә катнашучысына, «Google»дан интернетта реклама кампаниясен башлап җибүрү өчен, «AdWords» сертификаты һәм «Сбербанк» түләү хезмәте белән бушлай куллану мөмкинлеге бирәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading