Шәһри Казан

Казан вертолетларына сәясәт «өермәсе» куркыныч түгел

«Казан вертолет заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең киләсе ел өчен дә 110 машинага заказы бар инде.

Реклама

«Татмедиа» агентлыгы «Казан вертолет заводы»на танышу рейды оештырды. Журналистларга башта склад биналарын күрсәттеләр.

- Бирегә 15 мең төрдәге детальләр урнаштырылган. Элек хезмәткәрләр амбар кенәгәсе белән эш йөртсә, хәзер барысы да компьютер программасына кертелгән. Кирәкле детальне секундлар эчендә табып була, - дип сөйләде склад мөдире Евгений Фадеев. Үзе бер шәһәр кадәрле складларны күзәтеп чыкканнан соң, заводның механика-җыю цехына юнәлдек. Узган ел һәм тагын да элегрәк килгән вакытта бу цехта «хан заманындагы» станоклар шактый иде әле. Бүген исә, программа белән идарә ителешле станоклар күпчелекне тәшкил итә.

- Монда эшләүчеләр 25-70 мең сум хезмәт хакы ала. Әгәр токарь- оператор эшләнмәне бозмыйча катлаулы деталь ясый икән, аның хезмәт хакы 100 мең сумнан да артып китә, - диде цех җитәкчесе Николай Гордеев.

Заводта яңа технологияләр белән коралландырылган буяу цехы файдалануга тапшырылган.

- Буяу сиптерелгәннән соң вертолетның «гәүдәсе» махсус термокамерада 40-50 градус кайнарлыкта киптерелә. Нәтиҗәдә, буяу тимергә ябышып ката, ялтырап тора, - дип, җитештерү «серен» чиште цех җитәкчесе Ренат Габделхаков. Клуб бинасы кадәрле термокамера эчендә противогаз һәм космонавтларныкы шикелле скафандр кигән кешеләрнең вертолет кысасын буяуларын тәрәзә аша гына күзәттек. Телевидение операторларының термокамера эченә кереп төшерергә нәфесләре кузгалган иде, ләкин цех җитәкчелеге рөхсәт бирмәде. Киемнәре һәм видеокамералары буяуга пычранса, яңаны сорарлар дип шикләнделәр, ахрысы.
Экскурсиябез ахырында «Россия вертолетлары» холдингы составындагы «Казан вертолет заводы»ның генераль директоры Вадим Лигай белән очраштык.

- Завод 2008 елдан башлап, кабаттан техник кораллану курсы алды. Технологияләрне яңартуга 12,2 миллиард сум тотылачак. Ми-38 транспорт-пассажир вертолеты күпләп җитештереләчәк. Ике двигательле җиңел «Ансат» вертолеты да инде серияләп җитештерелә.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бишенче сентябрьдә Геленджик шәһәрендә узган халыкара авиасалон кысаларында оештырылган ераклыкка очу бәйгесендә «Ансат» беренче урынны яулады. Анда Россиядән тыш, чит илләрдә җитештерелүче вертолетларны идарә итүче сигез экипаж да стартка баскан иде. Никадәр генә тырышсалар да, безнең «Ансат»ны куып җитә алмадылар, - диде ул, сөенечен яшермичә.
«Казан вертолет заводы» республикада гамәлгә ашырылучы социаль ипотека программасында да актив катнаша. Генераль директор әйткәнчә, соңгы сигез елда заводта эшләүчеләрдән 181 гаилә фатир алган.

- Эшкә килгән һәр өч кешенең берсе генә заводта төпләнеп калган чорлар да булды. Шөкер, тотрыклы һәм бердәм коллектив тупланды. Ел саен кадрларның квалификациясен күтәрү һәм алмаш һөнәрләр үзләштерү буенча курслар оештырабыз. Гади генә мисал: склад хезмәткәрләре компьютер программасы куллануга шикләнеп караганнар иде. Хәзер, әнә, бөтенесе дә рәвешен китереп, планшет кына тотып йөриләр. Балаларда яшьтән үк очкычлар төзүче һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатында, Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбе һәм 8нче гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек килешүләре төзедек, - диде Вадим Лигай. Заводтагы очрашуда катнашкан 54 нче мәктәп директоры Татьяна Алексеева:

- Өлкән сыйныф укучыларыннан тупланган «Вертолет сыйныфы»на 25 егет һәм кыз язылды. Күбесенең әти-әнисе шушы заводта эшли. Алар «Казан вертолет заводы»ның көчле предприятие икәнлеген үз әти-әниләреннән ишетеп беләләр, - дип, фикерләре белән уртаклашты.

Россиягә карата кулланылучы санкцияләр завод эшчәнлегенә тискәре йогынты ясамасмы, дигән сорауга генераль директор Вадим Лигай:

- Вертолетларны двигательләр белән Украина тәэмин итә, агрегатлар шулай ук Канададан да кайтартыла. Сәяси низагларга карамастан, Украинадан двигательләр килү тукталмады. Тукталмас, дип ышаныйк. Әгәр двигательләр җибәрү туктатылса, бу Украина өчен күпкә начаррак булачак, Украинадагы меңнәрчә кеше - эшсез һәм меңнәрчә гаилә керемсез калачак. Агрегатларның кайбер өлешләрен Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсендә ясау планлаштырыла. Украина двигательләр җибәрүне туктаткан очракта, без чишелешне озакка сузмастан табачакбыз. Шулай да Украина белән хезмәттәшлек туктап калмас, дип ышанабыз, - диде.


Вертолетны буяу вакыты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: