16+

Казанда фатир бәяләре күтәрелә башлады

Сентябрь ахырында Казанның икенчел торак базарында 1 кв метр уртача 62,9 мең сумнан тәкъдим ителгән. Бу август азагына булган бәядән 1,45 процентка югарырак.

Казанда фатир бәяләре күтәрелә башлады

Сентябрь ахырында Казанның икенчел торак базарында 1 кв метр уртача 62,9 мең сумнан тәкъдим ителгән. Бу август азагына булган бәядән 1,45 процентка югарырак.

Сентябрь нәтиҗәләре буенча, торакка иң югары бәяләр Вахитов һәм Яңа Савин районнарында теркәлгән. Вахитов районында торакның 1 кв метры уртача 73,8 мең, Яңа Савин районында уртача 67,6 мең сумнан тәкъдим ителгән. Ә иң түбән бәяләр - башкаланың Киров районында. Биредә аның 1 кв метры өчен уртача 51 мең сум сорыйлар.
Шәһәр үзәгендә 1 бүлмәле фатирның 1 кв метры уртача 68,9 мең, 2 бүлмәленеке - 76,3 мең, 3 бүлмәлесенең 1 кв метры уртача 71,4 мең сум тора. Яңа Савин районында 1 бүлмәле фатирның 1 кв метры өчен уртача 70,2 мең, 2 бүлмәледә - 66 мең, 3 бүлмәледә уртача 65,7 мең сум түләргә кирәк. Идел буе районында урнашкан йортларда 1 бүлмәле фатирларның 1 кв метры уртача 61,8 мең, 2 бүлмәледә 59,2 мең, 3 бүлмәледә уртача 57 мең сумнан тәкъдим ителә. Мәскәү районында 1 бүлмәле фатирларның 1 кв метры өчен уртача 58,7 мең, 2 бүлмәледә - 54,9 мең, 3 бүлмәледә 1 кв метр өчен уртача 54 мең сум сорыйлар.
Совет районында 1 бүлмәле фатирның 1 кв метры уртача 63,6 мең, 2 бүлмәледә - 60,2 мең, 3 бүлмәледә 59 мең сумнан бәяләнә.
Авиатөзелеш районында 1 бүлмәле фатирның 1 кв метры өчен уртача 60,3 мең, 2 бүлмәледә - 58,3 мең, 3 бүлмәледә 55,6 мең сум түләргә кирәк. Киров районында 1 бүлмәле фатирның 1 кв метры уртача 56,7 мең, 2 бүлмәледә - 51,9 мең, 3 бүлмәледә 46,3 мең сум тора.
Казанда беренчел торак базарына килгәндә, сентябрь аенда аның 1 кв метр өчен уртача бәясе 50,6 мең сум булган. Август ахыры белән чагыштырганда, үсеш 1,81 процент тәшкил итә, ә менә июль күрсәткечләренә караганда, бәяләр түбәнрәк кала әле.
Бәяләрнең фатир төрләренә карап үзгәрешенә килгәндә, «хрущевка», «элиталы», яхшыртылган планировкалы һәм «ленинградка» тибындагы йортлардагы фатир бәяләренең үсешен күрәбез. Аларда соңгы бер айда бәяләр үзгәреше 0,3-2,1 процент тәшкил итә. Сентябрьдә бәяләрнең беркадәр төшүе (уртача 2,3 процентка) бары «гостинка» тибындагы торакларда гына күзәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading