16+

Көндәшеңне кыерсытсаң, базардан сөрәчәкләр

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте бу хакта.

Көндәшеңне кыерсытсаң, базардан сөрәчәкләр

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте бу хакта.

«Көндәшлекне яклау турында»гы федераль законга кертелгән үзгәртүләр быелның 5 гыйнварыннан канун көче алды.

- Сәүдә базарында көндәшенә ясалма киртәләр тудырган предприятиеләр җитәкчеләренә карата административ чара күрү механизмнары көчәйтелде. Вазифа биләүче зат көндәшлек турындагы законны кабат бозса, аңа «дисквалификация» ясалачак, ягъни билгеле бер вакытка эшчәнлектән читләштереләчәк. Теге яки бу сәүдә предприятиесенә эшләргә ирек бирмәүче хакимият органнары чиновникларына да җавап тотарга туры киләчәк, - диде Павел Козел, - сәүдә базарының 35 проценттан күбрәк өлешен биләгән компанияләрне реестрга алу гамәлдән чыгарылды. Реестр компанияләрнең эшчәнлек колачын чикли иде.

Сәүдәдә 70 проценттан артык өлешне биләүче компания шул сәүдә мәйданына икенче предприятиенең керүенә киртә тудырса, мондый очракта сәүдә мәйданында каршылыксыз катнашуны яңа закон нигезендә ­Россия Хөкүмәте көйли.

-Татарстанныкы булмаган супермаркетларда җирле продукция дә сатыла. «Росгосстрах» ком­пания­се филиалларында узган ел, яңа эш ысулына күчү сәбәпле, бланклар булмау һәм өстәмә хезмәтләр тагу мисаллары күзәтелгән иде. Супермаркетлар товарны алмаса, иминият компанияләрендә хокуклар бозылса, безгә - монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать итү кирәк, - дип искәртте Павел Козел.

Узган ел карабодай ярмасы бәясен сүз куешып күтәрүдә гаепләнелгән берничә предприятие хөкемгә тартылган. Тик әлеге предприятиеләр: «Без сүз куешмадык, карабодай ярмасының бәясе күтәрелүдә бер гөнаһыбыз да юк», - дип, каршы судка биргәннәр. Карабодайга «әҗәл даруы»на ябышкандай ябырылып, үзебез дә бәяне күтәрергә җирлек тудырабыз инде анысы. Әйтерсең яшәү карабодайга терәлеп калган?!

Монополиягә каршы федераль хезмәт рөхсәт биргән нәүбәттә, хәзер берничә предприятие үзара килешенеп эшчәнлек алып барырга мөмкин. Ләкин бу эшчәнлек закон бозуга китерергә тиеш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading