16+

Матрас асларына доллар җыючылар бармы арагызда? Булса, акчагызны туздырмый торыгыз

Мәскәү биржасы доллар һәм евро белән сату итүне туктатып алды. Сәбәбе - биржага карата санкцияләр гамәлгә керүдә.

Матрас асларына доллар җыючылар бармы арагызда? Булса, акчагызны туздырмый торыгыз

Мәскәү биржасы доллар һәм евро белән сату итүне туктатып алды. Сәбәбе - биржага карата санкцияләр гамәлгә керүдә.

Белгечләрнең күпчелеге бу товар дефицитына һәм бәяләр үсүгә китермәячәк, дисә дә, мондый сүзләрнең халыкны тынычландыру максатыннан гына әйтелүен аңларга кирәктер. Санкцияләрне дә Россия базарына тәэсир итмәячәк дип сөйләгәннәр иде бит. Ә нәтиҗәдә нәрсә? Моны кулланучы (сатып алучы) үзе генә белә. Ә “безгә бу җилләр кагылмаячак” дигән вәгъдә бирүчеләр башка параллель дөньяда яшиләр, күрәсең.   

Статистика буенча, безнең илгә кертелә торган профессиональ җиһазлар, станоклар, машина һәм техниканың 30 проценты Америка һәм Европа илләренә туры килә.  Ягъни долларга бәйле. 

Россиядәге эре элемтә компанияләре җитәкчеләре федераль матбугат чараларына биргән аңлатмалар буенча, оешмалар соңгы берничә елда евро һәм доллардан файдалануны шактый киметкән булган һәм башка төрле валютага күчкән.  

Моннан тыш, электроника белән сату итүчеләрнең доллар һәм евроны кулланмас өчен башка төрле схемалар куллану мөмкинлеге дә бар икән. Мисал өчен, Россиядән экспортланган товарлар өчен түләнелгән акчага чит илдә кирәкле техниканы сатып алу ысуллары кулланыла.  

Доллар сатып алырга теләгән гади халыкка моның бер зыяны да булмаячак, ди белгечләр. Евро һәм долларны, элеккеге кебек үк, банклардан сатып алырга мөмкин булачак, диләр.  

Алдарсың безнең халыкны! Инде бу хәбәрне ишеткәнче, чират торып доллар сатып ала башлаганнар! Бәясенә дә карап тору юк! Банклар сатуга чит ил валютасын 100 сумнан арттырып кую да туктатмый россиялеләрне. Чөнки халык белә: бар да яхшы, борчылмагыз, барыгызга да җитә диләр икән, димәк, моның киресе булачак. Ул долларны алучы бәлки гомер буе да чит илгә чыкмас, чыгуын. Әмма күңелне җылытуы гына да ни тора бит!

Доллар ипи түгел, артык акчасы булмаганнар аны алмый да торыр. Мәскәү биржасына карата булган санкцияләр бәяләргә генә түгел, ставкага да йогынты ясарга мөмкин, дип фаразлый финансистлар. Үзәк Банкның киләсе утырышы июль аена билгеләнгән һәм анда ставканы 17-18 процентка кадәр күтәрү турында сүз булуы ихтимал. Халыкның товарларга һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗы Россия икътисадыннан күпкә алга бара, шуңа да ставканы арттырмый булмый, ди белгечләр. Монысы инде, урыслар әйтмәшли, башка мәсьәлә... һәм дә бәяләр.

Сүз уңаеннан, көз-кыш айларында ставкалар төшәчәк дип фаразланган иде. Әмма ул, алдан көтелгәндәгедән күпкә югарырак булуы ихтимал.  2024 ел азагында инфляциядә дә, алдан исәпләнгәннән югарырак булачак, диләр. Итәкләрне җыеп, тагын билләрне кысасы була инде... 

Бер нәрсә генә сөендерә: Россия тирәсендәге, моңа кадәр безгә тискәре мөнәсәбәттә булган илләр, һәм, Европадагы кайбер дәүләтләрнең җитәкчеләре мөнәсәбәтләрне җайга салу хакында сүзләр ычкындыра башлады. Бөтенләй үк өметне сүндермик әле. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading