Шәһри Казан

Нишләр иде тормышыбыз, әгәр химиклар булмаса?

Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре бу якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул - тармак кысалары белән генә чикләнмәгән, дәүләт өчен стратегик әһәмияткә ия булган бәйрәм.

Ил сәнәгатенең үсешен химиклар, нефтехимиклардан башка күзаллау мөмкин дә түгел. Сәнәгатьтә генәме соң, тормыш-көнкүрешебездә дә химикларсыз берни эшли алмыйбыз бит! Шуңа да химиклар көне кайчан билгеләп үтелүен бөтенебез белеп бетермәсәк тә, алар хезмәтенең нинди зур роль уйнавыннан һәркайсыбыз хәбәрдар. Хатын-кызлар - косметика белән парфюмерияне, агрономнар - ашламаны, авырулар - даруларны уйлап тапканнары өчен, химикларга гомер буе рәхмәтле.
Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән химия, нефть химиясе предприятиеләрендә бүген 50 мең кеше хезмәт куя. Узган ел тармак предприятиеләре 530 млрд сумлык продукция җитештереп озаткан. Химиклар көне республикада һәрвакыт киң колачлы итеп билгеләп үтелә. Быелгысы бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында нефтехимиклар башкаласы Түбән Камада узачак.
Халыкны һәм хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүче «Арчанефтепродукт» җәмгыятендә һөнәри бәйрәмнәрен бераз соңрак - 31 майда бәйрәм итәргә җыеналар. Раиф Сибгатуллин җитәкләгән коллектив һәр елны майның соңгы атнасында аны үзенә күрә Сабан туе рәвешендә билгеләп үтүне матур традициягә әйләндергән. Быелгы бәйрәм программасында да үзешчән һәм профессиональ коллективлар чыгышлары, халык уеннары, спорт ярышлары, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү каралган.

Реклама

«Арчанефтепродукт» ААҖнең генераль директоры Раиф Гыйльмулла улы Сибгатуллинның бәйрәм котлавы:
«Хөрмәтле коллегалар! «Арчанефтепродукт» коллективы күп еллар дәвамында район икътисадын үстерүдә, халык хуҗалыгын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә зур уңышларга иреште. «Татнефтепродукт» ХК системасында һәрвакыт алдынгы урыннарда баруыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, тормыш бәрәкәте, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телим!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: