Күктә юл сызып очып бара торган самолетларга кемнәр генә сокланып һәм гаҗәпләнеп карамый икән?! Гаҗәпләнеп дип әйтәм, чөнки шундый техника могҗизасы күпләр өчен зур сер булып тора. Ничекләр генә уйлап бетереп ясыйлар икән бу тимер кошларны? Моңа күпме кешенең хезмәте керә һәм бу җайланма күккә менсен өчен, күпме детальләр әзерләнә...
Заводның алтын фонды - коллективы
Бүгенге көндә «Радиоприбор» заводы очкычларның радиотехник системаларын, борт аппаратураларын җитештерә торган федераль дәрәҗәдәге иң алдынгы предприятиеләрнең берсе булып тора. Әлеге завод эшләп чыгарган җиһазлар инде күп еллар буе Россиядә чыгарыла торган самолет һәм вертолетларга урнаштырыла һәм шулай ук бездә генә түгел, ә күп кенә якын һәм ерак чит илләрдә дә кулланыла. Бүгенге көндә заводта 1208 кеше радиоэлектрон аппаратура җитештерү өстендә эшли. Узган елны исә предприятие үзенең 70 еллыгын билгеләп узган. Дөрес, заводның үз тарихында катлаулы вакытлары да булган (бу узган гасырның 90 нчы еллары). Әмма хәзер инде ул яңадан бөтен көчен туплап эшләп килә, елдан-ел ныгый бара. «Бүген вазгыять бөтенләй башкача: заводларга игътибар көннән-көн арта, заказларны да үтәп кенә өлгер. Соңгы вакытта алар бөтендөнья икътисади кризисына кадәрге чорга караганда 2,5 тапкырга артты, - ди «Радиоприбор» ААҖ генераль директорының кадрлар буенча урынбасары Данис Хәйруллин. - Шуңа күрә заводта хезмәт хакын аз түлиләр дип уйлау бүгенге көндә инде бер дә актуаль түгел. Заводта да дәрәҗәле хезмәткәр булып, югары хезмәт хакы алырга була», - дип ышанып әйтә ул. «Элек-электән заводның алтын фонды булып аның коллективы торды. Биредә эшләү зур дәрәҗә һәм горурлык саналды. Заводка эшкә урнашу өчен чиратлар хасил була иде», - ди генераль директорның социаль мәсьәләләр һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча ярдәмчесе Мәүсилә Яруллина.
Эшчеләр җитми!
Барыбыз да белә: хәзерге көндә гади эшчеләргә зур кытлык. Әмма әти-әниләр, моны белә торып, балаларыннан икътисадчы, юрист ясамакчы була. Нәтиҗәдә яшьләр укып чыккач та, эш таба алмыйча йөри. Ә менә заводларга, киресенчә, эшче көчләр, яшьләр җитми. Данис Хәйруллинның әйтүе буенча, «Радиоприбор» заводында хәзерге вакытта 40ка якын вакантлы урын бар. Беренче чиратта бирегә радиофизиканы белгән кешеләр кирәк. Алар радиоинженерлар, инженерконструкторлар. Аннан соң, инженерлар әзерләгән документлар буенча эшләүчеләр, ягъни радиоэлектрон аппаратураны көйләүчеләр, радиоэлектрон аппаратура монтажчылары җитми. Моннан тыш, металл эшкәртү буенча цехларга белгечләр таләп ителә: программалы станокларны көйләүче-операторлар, токарь универсал, фрезеровщиклар, слесарьлар, контроль-үлчәү приборларын көйләүчеләр, сынаучылар сорала.
«Без яшьләрне өйрәтергә әзер»
Заводта эшләр өчен кеше югары интеллект, тырышлык, нык җаваплылык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Тагын бер шарт: ул радиотехниканы аңларга һәм яратырга тиеш, ди Данис Хәйруллин. Бу өлкә буенча белемне исә А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (элекке КАИ), Казан радиомеханика колледжында алырга мөмкин. «Бер дә белеме булмаса да, безнең яшьләрне өйрәтергә мөмкинлегебез бар. Теләсәләр, уку белән эшне бергә алып барырга да була. Бары, һәр эштәге кебек, тырышып һәм яратып эшләргә генә кирәк. Бүген инде заводта эшләүчеләрнең күбесе өлкәнәеп килә. Шуңа күрә безнең төп максат шул: яшьләр алардан тәҗрибә туплап калсын һәм аларны алмаштыра алырлык белгечләргә әйләнсен иде».
Яхшы белгечкә акчасы да яхшы
Заводка яңа гына килгән кеше дә - гади эшче булсынмы ул, инженермы - хезмәт хакын 15 меңнән ким алмый. Ә алга таба исә ул, хезмәт күрсәткечләренә карап, һаман арта гына бара. Болар барысы да кешенең тырышлыгыннан тора. Заводта карьера үсеше өчен дә мөмкинлекләр зур. Хәтта 3-5 ел эчендә дә югары урыннарны биләргә мөмкин.
Ә хезмәткәрләргә уңайлыклар тудыру ягыннан, предприятиенең мактанырлыгы бар. Уңайлы эш урыннары, җылы һәм якты бүлмәләр, көннән-көн яңарып торган җиһазлар, ашханә, җиһазланган спорт залы. Биредә һәр эшчене иминиятләштерәләр, заводның үз сәламәтлек пункты да бар. Чит өлкәләрдән яки авыл җирлегеннән эшкә урнашырга теләүчеләргә тулай торакта урын да тәкъдим ителә. Яшьләр тормышын җанландыру күзлегеннән яшьләр оешмасының эшчәнлеген дә тергезеп җибәргәннәр. Кыскасы, «Радиоприбор» заводында карьера үсеше перспективалы, эшләү күңелле, актив тормыш өчен барлык шартлар булдырылган. Ә яшьләрне исә ике куллап алырга һәм өйрәтергә әзерләр.
Гадиләргә гимн
«Эшемне үлеп яратам»
Тулы исеме: Гөлсинә Мөнир кызы ӘХМӘДУЛЛИНА
Туган урыны, елы: Питрәч районының Пимәр авылы, 1962 ел
Гаилә хәле: кияүдә, кызы һәм малае бар
Һөнәре: монтажчы
Яраткан ризыгы: өчпочмак һәм бәлеш
Яраткан авторлары: Г.Ахунов һәм Г.Әпсәләмов
Яратмый: ялганчы кешеләрне
Эш өстәлендә эскәк (пинцет), скальпель, каргаборын (плоскогубцы), лупа кебек эш кораллары тезелеп тора, үзе ап-ак халаттан йөри, тирә-ягында, нур чәчеп, гөлләр үсә... Уйлап карагыз әле: бу нинди һөнәр иясе икән? Табиб дип уйласагыз, ялгышасыз. Сүзем инде менә 27 ел «Радиоприбор» заводында монтажчы булып эшләүче Гөлсинә ханым турында. Алар эшләп чыгарган җиһазлар сәламәтлек саклау өлкәсе белән бөтенләй бәйле булмаса да, монтажчы эшенең бик зур җаваплылык һәм игътибар таләп итүен һәм төгәл эш булуын исәпкә алсак, бу ике һөнәрнең уртак яклары да юк түгел. Гөлсинә Әхмәдуллина да, мәктәпне тәмамлагач, башта табиб булырга уйлаган булса да, заводка эшкә урнашып монтажчы булып эшләп китә. «Эшемне үлеп яратам, көн саен атлыгып киләм. Башка эш тәкъдим итсәләр дә, китмәс идем», - ди. «Радиоприбор» заводында ул инде 1985 елдан бирле хезмәт куя. Башта өйрәнчек булып урнашкан. Хәзер исә схемалар буенча төрле детальләр җыя, эретеп ябыштыра. Бу детальләрдән исә алга таба самолет һәм вертолетлар өчен төрле җиһазлар ясыйлар. Менә шушы чылбырның берсе генә өзелсә дә, тулы бер конструкция җимерелә дигән сүз. Бу инде монтажчы һөнәренең әһәмиятлелеген күрсәтеп торган төп билге. «Ул ашыгып, тиз-тиз генә эшли торган эш түгел. Һәр детальне төгәл итеп, җиренә җиткереп ясарга кирәк. Монтажчы - төгәллек һәм түземлелек сорый торган һөнәр», - ди Гөлсинә апа. Ул хезмәт хакыннан дә канәгать.
Оста кеше бөтен җирдә дә булдыра дигәндәй, Гөлсинә апа менә дигән пешекче дә әле. Ул пешергән камыр ашларын авыз итеп караучылар мактап бетерә алмый. Әле моннан тыш, Гөлсинә апа бәйләргә дә өлгерә. «Оекбаш бәйләргә яратмыйм мин. Ә менә өс киемнәрен яратып бәйлим», - ди. Җәйләрен ул чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Ә кичләрен, барлык эшләрен төгәлләп бетергәч, әдәбият диңгезенә кереп чума икән - китап уку аның яраткан эше.
Монтажчы һөнәрен көн саен телевизордан күрсәтеп тормасалар да, бүгенге техника заманын Гөлсинә апа кебек кешеләрнең хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.
Монтажчы ул - хатын-кыз эше
Тулы исеме: Анна Владимировна БОБРИКОВА
Туган урыны, елы: Чайковск шәһәре, 1982 ел
Гаилә хәле: кияүдә, ике бала үстерә
Һөнәре: монтажчы
Яраткан ризыгы: өчпочмак
Буш вакытта: күбрәк балалар белән булырга тырыша
Яраткан төсе: яшел
Яратмый: икейөзле кешеләрне
«Мин, монтажчы булып эшли башлаганчы, гомумән, электрон платаларны кеше җыя дип уйлап та карамадым. Боларның барысын да машина ясый, дип фикер йөртә идем. Ә чынлыкта аны кеше үз куллары белән йөрәк җылысын кушып җыя икән. Бу минем иң зур ачышым булгандыр, мөгаен», - ди Анна Бобрикова. Ул - «Радиоприбор» заводында монтажчы булып эшләүче иң яшь белгечләрнең берсе. Эшли башлавына 3 кенә ай булса да, инде бу һөнәренең барлык нечкәлекләрен отып алырга өлгергән. «Эретеп ябыштыра торган җайланма, без, эскәк һ.б. кораллар ярдәмендә җыела инде ул плата. Ике плата җыярга әлегә миңа ике атналап вакыт кирәк», - ди Анна Владимировна. Плата ясаучы дигәч тә, нигәдер күз алдына ир-ат килә. Алай түгел икән, монтажчылар булып, нигездә, хатын-кызлар эшли, чөнки бу эшне җиренә җиткереп, дөрес итеп башкарып чыгарга аларның гына сабырлыклары җитә.
Анналар гаиләләре белән Казанга әле шушы елда гына күченеп килгән. Аңа кадәр ул Санкт-Петербург шәһәрендә бер шәхси оешмада сәркатип булып эшләгән. «Кайсы эш яхшырак соң?» - дип кызыксынам. Ул: «Әлбәттә, яңа эшем. Шәхси фирмаларга нинди ышаныч булсын, мин хәтта анда рәсми рәвештә дә эшләмәдем. Казанга күченүгә үк, заводка барырга киңәш иттеләр. Хәзер исә сөенеп бетә алмыйм. Эшкә килгәндә, бернәрсә белми идем. Өйрәттеләр, аңлаттылар, рәхмәт барысы өчен дә. Монда яшьләр өчен мөһим булган карьера үсеше дә бар, коллектив та искиткеч», - ди Анна Бобрикова.
Буш вакытында исә Анна күбрәк балалар белән булырга тырыша. Ашарга пешерергә бик ярата. «Казанга күченгәч, өчпочмак пешерергә өйрәндем. Бик тәмле килеп чыга ул минем. Балалар да яратып ашый», - ди ул.
Яраткан, көн саен сөенеп бара торган эшең булганда, шәхси тормышыңда да барысы да яхшы була. Анна Бобриковалар гаиләсе моның үрнәк мисалы.
Комментарийлар