16+

Россия акыл эшчәнлеге «җимешләрен» хосусыйлаштыруга алына

Россиядә моңарчы интеллектуаль милек өлкәсендә эшләнгән бердәм сәясәт булмады. Илдә вәкаләтләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле ике дистәдән артык федераль орган исәпләнүе - шуның ачык мисалы. Шуны күздә тотып, бүгенге көндә интеллектуаль милек базарына кагылышлы төп функцияләрне һәм вәкаләтләрне махсус федераль органда берләштерү зарурлыгы күтәрелә. Ул әлеге...

Россия акыл эшчәнлеге «җимешләрен» хосусыйлаштыруга алына

Россиядә моңарчы интеллектуаль милек өлкәсендә эшләнгән бердәм сәясәт булмады. Илдә вәкаләтләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле ике дистәдән артык федераль орган исәпләнүе - шуның ачык мисалы. Шуны күздә тотып, бүгенге көндә интеллектуаль милек базарына кагылышлы төп функцияләрне һәм вәкаләтләрне махсус федераль органда берләштерү зарурлыгы күтәрелә. Ул әлеге...

РФ Федерация Советы Рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның күптән түген Казанда узган күчмә утырышында сүз нәкъ шул хакта барды. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланган иде. Сүз уңаеннан, Федерация Советы Рәисе карамагындагы әлеге орган интеллектуаль милек өлкәсендә законнар нигезендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны камилләштерү максатыннан узган елның башында төзелгән иде. Совет үз составында әлеге өлкәгә караган абруйлы белгечләрне берләштерә. Алар арасында Икътисади үсеш, Мәгариф һәм фән, Оборона министрлыклары, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары, дәүләт фәнни үзәкләре, бизнес структуралар һ.б.ның вәкилләре бар.
Бүген вазгыять шундый: дөнья базарында фәнни казанышларга нигезләнеп гражданнар өчен җитештерелгән продукциядә Россиянең өлеше ярты процент чамасы гына. «Моның төп сәбәбе бездә инновацияле идеяләргә, уйлап табуларга кытлык булуда түгел, ә аларның гамәлдә кулланылышка кертелмәвендә», - дип ассызыклый Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Мәгълүм булганча, Россиядә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә заказлар нигездә дәүләт тарафыннан формалаштырыла. Шуңа да фәнни тикшеренүләргә тотыла торган чыгымнарының 75 процентлап өлеше дәүләт казнасыннан финанслана. Ә бизнес 25 процентына гына акча бирә. Дөньяның алга киткән илләрендә фәнни тикшеренүләрне финанслау пропорциясе бездәгенең капма-каршысы. Аларда бу өлкәгә дәүләт казнасы чыгымнары 25-30 проценттан артмый, калган өлешен тулысынча аны гамәлгә ашыруга алынучы инвесторлар финанслый.
Бездә бүген НИОКРны төп финанслаучы дәүләт булганга, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларның да зур өлеше дәүләт кулында. Тик моннан бер як та отмый: әлеге иҗат «җимешләренең» зур өлеше, кулланылышка кертелмичә, киштәләрдә ята бирә. Шуңа күрә, хәзер ил җитәкчелеге интеллектуаль милекне хосусыйлаштыру турында сүз алып бара.
Валентина Матвиенко искәртеп узганча, сүз дәүләтнең теге яки бу интеллектуаль милеккә булган хокукларын түләүсез нигездә заказны башкаручыларның үзләренә яки шәхси милекчеләргә тапшыруы турында бара. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең махсус карары да чыккан.
Федерация Советының фән, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Виктор Косоуров ассызыклавынча, илдә интеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне камилләштерү ихтыяҗы кимендә ике бурычны хәл итүгә бәйле. Ул, беренчедән, интеллектуаль милеккә хокукның заманча цивилизацияле базарын формалаштыру өчен кирәк булса, икенчедән, фәнни эшләнмәләргә тотылучы чыгымнар пропорциясен үзгәртү (төп өлешен аны кулланылышка кертүче бизнес финанслый торган итеп) өчен кирәк. «Шуңа күрә, әлеге өлкәдә дәүләт сәясәтен эшләүне һәм гамәлгә ашыруны бердәм федераль орган башкарырга тиеш», - дип саный ул.
РФ Федерация Советы Рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның моңа кадәр узган утырышларының берсендә бу хакта тәкъдим әзерләнеп, РФ Хөкүмәтенә юлланган булган. Советның әлеге тәкъдиме Хөкүмәт тарафыннан хупланган. Интеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне берләштергән бу орган Роспатент базасында төзеләчәк федераль хезмәт булачак. Аның эшчәнлеге ил Хөкүмәте тарафыннан координацияләнәчәк. Виктор Косоуров әлеге федераль хезмәт киләсе елның 1 июленнән дә соңга калмый эшли башларга тиеш, дигән ышаныч белдерде.
Россиядә интеллектуаль милек базарын үстерү буенча озак вакытлы дәүләт стратегиясен эшләү әлеге өлкәдә икенче мөһим адым булачак. Бу документны кабул итү һәм эшләтү яңа төзеләчәк федераль хезмәтнең беренче бурычы булачак. «Стратегия киләсе ел ахырына кадәр каралып, 2015 ел башыннан эшли башлар дип уйлыйбыз», - ди Виктор Косоуров.
Интеллектуаль милек мәсьәләләренә багышланган әлеге мөһим утырышның Татарстанда уздырылуының җитди сәбәбе бар. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко билгеләп узганча, республика үз мисалында төбәкләр дәрәҗәсендә инновацияле активлыкны нәтиҗәле стимуллаштыру үрнәген күрсәтә. Татарстан ил төбәкләре арасында беренче булып «2013-2020 елларда ТРда интеллектуаль милек базарын үстерү» дигән максатчан программасын кабул итеп, гамәлгә дә ашыра башлады. Валентина Матвиенко аны интеллектуаль милек өлкәсендә беренче төбәк стратегиясе дип атады.
Бүгенге көндә интеллектуаль милекне ил күләмендә үстерү буенча 2013-2014 елларга беренчел әһәмияттәге чаралар планы расланган. Аларның үтәлешен координацияләү РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән. Интеллектуаль милек базарын үстерү буенча төбәкләрнең үз программаларын булдыру нәкъ менә беренчел чаралар планында урын алган.
«Инновацияле икътисадны көйләүне, интеллектуаль хокукны җайга салуны бары федераль органнар вәкаләтендә генә дип санау дөрес түгел. «Эстафета»ны төбәкләр алырга тиеш. Һәр төбәкнең интеллектуаль милек өлкәсендә үз стратегиясе булырга тиеш. Татарстанның бу өлкәдәге уңай тәҗрибәсе һәм үз программасын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләре башка төбәкләр программаларын эшләгәндә дә исәпкә алынырга тиеш», - дип ассызыклады Совет рәисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading