Казанда бишенче тапкыр уздырыла торган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 16 мартта ук үз эшен башлап җибәргән иде. Чараның иң югары ноктасы кичә булгандыр, мөгаен.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров әйтүенчә, Россия төбәкләрендәге татар авылларында 6 меңнән артык эшмәкәр исәпләнә. Җыенга аларның 700гә якыны килгән. Үзенчәлекле, башкалардан аерылып торган иң-иңнәр җыелган иде биредә. Башкортстан, Ульяновск, Чуашстан, Киров, Марий Эл, Удмуртия, Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Курган якларыннан килгән эшмәкәрләр "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының фойесында үзләре җитештергән товарны тәкъдим итте, зур күргәзмә оештырган иде.
V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә белән танышып чыкты. Кайбер эшмәкәрләр янында аерым туктап җитештергән товарлары белән кызыксынды. Татар матбугатына да кунаклар алдында үзен таныту мөмкинлеге тудырылган иде. Татарстан президенты безнең редакция хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнә торган, чит төбәкләргә 80 меңгә якын тираж белән таралган "Без бергә" газетасына ишарәләп, "Шәһри Казан"ны да искәртеп: "Молодцы, булдырасыз, алга таба да шулай дәвам итегез", - дип теләкләрен җиткерде.
- Без кайда гына булсак та, үзебезнең татарларыбыз белән горурланабыз: кайда гына яшәсәләр дә, алар һөнәрле, булдыклы кешеләр. Шул ук вакытта үз гореф-гадәтләрен, телләрен, диннәрен онытмыйлар. Безгә авылны сакларга кирәк. Әгәр авылны сакламасак, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бик авыр булачак. Шәһәрдә бу мәсьәләне хәл итү кыен, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта.
- Татарстаннан читтә булган татарлар белән элемтәдә тору бик зур ярдәм ул. Шуны да истә тотыгыз: Татарстанда сезне гел көтеп торабыз, көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзербез, эшләрегез белән горурланабыз. Чит төбәкләргә барганда мин татарлар белән очрашырга, ярдәм күрсәтергә тырышам. Сезнең дә безгә килүегез республика өчен бик мөһим, - диде президент.
Казанда узган эшмәкәрләр форумыннан ФОТОРЕПОРТАЖ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар