Агымдагы елның 1 мартыннан Казанда Россиядә бердәнбер булган «Катлаулы корыч профильләр заводы» («Завод сложных стальных профилей») эшли башлады. Моңарчы профильләрнең бу төрен Европадан кайтартканнар. «Төзелештә кирәк булгач, без аны Австриядән таптык. Әле анда да чират, сатып алучыларның күбесе Россиядән. Нигә шушындый ук заводны үзебездә дә төземәскә, дигән фикер шул вакытта...
Россия һәм чит ил тимер прокаты базарын өйрәнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, корыч профильләргә ихтыяҗ бик зур. «Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган әлеге заводта җитештерелгән продукциянең сыйфаты иң таләпчән кулланучыларны да канәгатьләндерерлек», - дип язалар үзәктә нәшер ителә торган матбугат чараларында. Белгечләр исә: «Европалыларга көндәш булачак», - дип фаразлыйлар. Зур куәткә ия булган һәм бик күп мөмкинлекләр ача торган шушындый заводның үзебезнең Татарстан җирлегендә төзелүе - куанычлы зур яңалык. Заводны үз күзләрем белән күреп, аның турында газета укучыларга да җиткерәсе килүемне белдергәч, Фариз Миннадиевич: «Мондый яңалыклар кешеләргә хәзер кызык түгел», - дип әйтсә дә, «сәяхәткә» барырга рөхсәт бирде. Кызганычка, аның сүзләрендә дә хаклык бар, бүген халык һәртөрле афәтләр турында егылып китеп укыса да, матур яңалыкларны ишетеп, уңай тәэсир алырга ашыкмый. Югыйсә, шатланырлык сәбәпләребез бар!
Зур-зур машиналар, краннар белән гөрләп торган ишек алдына килеп кергәч тә, әллә шушындагы темпка ияреп, йөрәгем дә ныграк тибә башлады кебек. «РАФФ» төзү компаниясе карамагында «Төзелеш корылмалары заводы» да бар. Иң элек аны кереп күрдек. Биредә җитештерелә торган яңа төрдәге тимер-бетон эшләнмәләр хисабына тиз арада йортлар салырга була. Җыелма каркаслар торакның бер катын бер көндә салып бетерергә мөмкинлек бирәләр. Аны уйлап табып, патент алучылар да, гамәлгә ашыручылары да - үзләре. Төзүчеләргә - тизлек, кулланучыларга - биналарның ышанычлыгын, ныклыгын, югары зәвыклы кешеләргә үз фатирларын теләгәнчә итеп планлаштырырга мөмкинлек бирә торган яңалыклар бу. Фатирларның түшәмнәре нәрсә хисабына тип-тигез була алганлыгын да күрдем. Яңача ясалган тимер-бетон плитәләр әллә никадәр уңай нәтиҗәләргә китергән.
Завод урнашкан бу урын кайчандыр ташландык, җимерек биналардан торган. Боларның барысын да төзү, аякка бастыру өчен җаваплы булган Владимир Майоров белән фотоальбомнар карап, үткән чорны да күрдек. Бүгенге көн белән чагыштырсаң, хәйран каласың. Хәер, Владимир Алексеевич үзе дә мине мең кат сокландырды. Мин-минлексез, гади кеше булуы - бер, икенчедән, рус егете булса да, татарча бик яхшы аңлый. Кыскасы, мин аның белән татарча гына сөйләштем.
Шау-шулы ишегалдын узып, яңа «Катлаулы корыч профильләр заводына» үтәбез. Барлык газета укучыларыбызга да аңлашылсын өчен: «Корыч профильләр нәрсә ул?» - дигән сорауга җавап табып карыйк. Профиль ул - һәртөрле каркасларны формага китерергә ярдәм итә торган элемент, ягъни скелет ролен үти. Гадирәкләре пластик тәрәзәләр ясаганда кулланылганын белсәк, яңа заводта җитештерелгәне машина, самолет, суднолар төзегәндә, нефтехимиядә, төзелешләрдә кулланыла.
Заводның тимер юл тармагы белән тоташтырылуы чимал алып кайтканда да, әзер продукцияне кулланучыларга җибәргәндә дә бик уңай. Сатып алучылар өчен логистика да мөһим, шуңа күрә, хуҗалар бу ягын да кайгыртканнар. Әзер продукция ачык һавада тормый, тимер, корыч атмосфера басымына, яңгырларга бик сизгер шул. Станокларны Италиядән һәм Германиядән кайтартканнар. Корыч монда зур рулоннарга чорнап кайтартыла. Иң элек рулоннан кирәкле киңлектәге чимал киселеп алына. Әлеге тимер тасмаларны формага салып бөгәләр һәм салкын ысул белән ябыштыралар. Минем кебек бик күп белергә теләүчеләр анда-монда кысылып харап булмасыннар, дип, станокларга махсус программа урнаштырылган. Билгеле чикне узып якынаясың икән, станоклар туктый. Эшләүче операторлар, мастерлар да махсус белемле ышанычлы кешеләр. Бүгенге көндә 6 төрдәге профиль ясала, якын киләчәктә бу сан 12гә җитәчәк. Гомумән алсак, бу заводта 60 төрдәге корыч профильләр җитештереләчәк. Тулы куәткә эшли башлагач, бер көнгә 1000 тонна катлаулы профильләр чыгарылыр дип көтелә. Төгәллеккә, сыйфатка карата таләпләр зур, барлык продукция дә сертификацияләнгән. «РАФФ» компаниясенең фәнни-техник потенциалы бик зур, алар алган патентлар моны дәлилли. Шунысы мөһим - бу завод чит илнең күчермәсе генә түгел. Күпьеллык эш тәҗрибәсенә, фәнни эзләнүләргә нигезләнеп булдырылган, камилләштерелгән ул. Башка ил вәкилләренең дә завод белән кызыксынуы, хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итүләре - моның нәтиҗәсе. Хәерле сәгатьтә башланган уңышлы эш булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар