16+

Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашты.

Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашты.

Словения эшкуарлары ике ил арасында бизнес-контактларны үстерергә тели - мондый фикерне форум кысаларында чыгыш ясаучылар әйтте. Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев хәбәр иткәнчә, Россия-Словения мөнәсәбәтләре динамик үсештә. Беренче мәртәбә 2013 елда безнең товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итте, диде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Словения хезмәттәшләренә форумны әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, сәяси хәлнең тотрыксызлыгына карамастан, бүген алга бару һәм «ишекләрне япмау» мөһим. Безгә булганын саклап калу һәм туктатмау зарури, Татарстан хезмәттәшлеккә әзер, дип ышандырды ул. Аның сүзләренчә, Татарстан производство ачарга әзер булган бөтен бизнес вәкилләренә тиешле шартлар булдырырга әзер. Бүген Словения Россиядән инвестицияләр җәлеп итү яклы, димәк, бу аның да хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрсәтә.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading