16+

Социаль нормалар халыкны экономиягә өйрәтерме?

Көнкүрешебездә нинди генә электр җиһазлары кулланмыйбыз бүген. Традицион саналган суыткыч, телевизор, тузан суырткыч, утюг, кер юу машинасына микродулкынлы мичләр, компьютерлар, җылылык һәм салкынлыкны көйли торган кондиционерлар, савыт-саба юу машиналары, төрледән-төрле гаджетлар һ.б. өстәлде. Шул шартларда электр энергиясенә социаль нормативлар кертелә дигән хәбәр халыкны дулкынланырга мәҗбүр итә: бу тагын да күбрәк...

Социаль нормалар халыкны экономиягә өйрәтерме?

Көнкүрешебездә нинди генә электр җиһазлары кулланмыйбыз бүген. Традицион саналган суыткыч, телевизор, тузан суырткыч, утюг, кер юу машинасына микродулкынлы мичләр, компьютерлар, җылылык һәм салкынлыкны көйли торган кондиционерлар, савыт-саба юу машиналары, төрледән-төрле гаджетлар һ.б. өстәлде. Шул шартларда электр энергиясенә социаль нормативлар кертелә дигән хәбәр халыкны дулкынланырга мәҗбүр итә: бу тагын да күбрәк...

Әлегә социаль норманы торак-коммуналь хезмәтләрнең бары бер төре -электр энергиясенә генә кертергә җыеналар. Белгәнебезчә, бу яңалык узган елның 1 сентябреннән Красноярск һәм Байкал аръягы крайларында, Владимир, Түбән Новгород, Орел, Ростов һәм Самара өлкәләрендә сынала да башлады. Менә шушы эксперимент нәтиҗәләренә нигезләнеп, торак-коммуналь хуҗалык тармагында күрсәтелә торган башка төр хезмәтләр (җылылык, су һ.б.) буенча алга таба норматив кертү мөмкинлеген дә өйрәнәчәкләр. РФ Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, кулланылган электр энергиясе өчен социаль норманы ил күләмендә гамәлгә кертү - 2014 елның 1 июленнән, су буенча 2015 елдан планлаштырыла. Төбәкләр электр энергиясенә тарифларны икенче яртыеллык өчен яңадан карауны 1 майга тәмамларга тиеш була. «Бу яңалыкны барлык төбәкләргә дә берьюлы кертүне үзмаксат итмәдек. Һәр төбәк аны үз графигы буенча гамәлгә кертәчәк», - дип белдерә Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев.
Электр энергиясе куллануның социаль нормасы, ягъни бер айга каралган кВт/сәг күләме бары халык өчен генә билгеләнә. Хөкүмәт карары нигезендә, социаль норманың төгәл күләмен, электр энергиясен куллану норма чикләрендә булганда һәм нормадан артканда, халык өчен тарифларны һәр төбәк мөстәкыйль билгеләргә тиеш була. Ләкин шундый шарт белән: төбәк халкының 70 процентының куллану күрсәткечләре исәпкә алынырга тиеш. Төбәкләр, шулай ук социаль норманы билгеләгәндә, үзләрендәге табигый шартларны, халыкның керемнәрен, торак фондының торышын да анализларга тиеш була. Ягъни социаль норма күләмендә төбәктәге климат, торакның нинди хәлдә икәнлеге, фатирларның электр плитәләре белән җиһазландырылган булуы исәпкә алыначак. Премьер-министр Дмитрий Медведев, норманы эшләгәндә, халыкның социаль яктан якланмаган катлавы өчен кагыйдәдән искәрмәләр булдырырга чакырды. Аларга социаль норманы билгеләгәндә аерым коэффициентлар каралырга тиеш.
Бүген тәҗрибә проектында катнашучы атап үтелгән җиде төбәктә социаль норманың зурлыгы бер-берсеннән өч тапкырга кадәр аерыла. Иң түбән лимит (гаиләнең бер әгъзасына аена 50кВт/сәг исәбеннән) Түбән Новгород һәм Владимир өлкәләрендә теркәлгән. Ә Самара һәм Орел өлкәләрендә гаиләнең һәр әгъзасына 150 шәр кВт/сәг электр энергиясе сарыф итү мөмкинлеге каралган.
Ростов һәм Орел өлкәләрендә уздырылган эксперимент биредә яшәүче гаиләләрнең 80-90 процентының электр куллануда социаль нормага тулысынча сыешуын ачыклаган. Ә менә Байкал аръягында (анда социаль норма күләме һәм электрга тарифлар яңадан каралмаган) бер кешедән торган гаиләләрнең 9 процентының гына социаль нормага сыешуы мәгълүм булган.
Пилот проекты нәтиҗәләрен исәпкә алып, РФ Хөкүмәтенең электр энергиясенә бәяләрне җайга салучы карарына үзгәрешләр әзерләнүе хәбәр ителде. Аннан аңлашылганча, социаль норма чикләрендә электр энергиясенә тарифлар гамәлдәге тарифлардан ким дигәндә 3 процентка түбәнрәк булырга тиеш (шулай да 10 процент чигеннән чыкмаска). Ә социаль норма чикләреннән узганда, тарифлар үсеше 40 проценттан да артмаска тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге ике тариф арасындагы аерма 30 проценттан да артмаска тиеш була. Әгәр кулланучы норманы арттыра икән, ул чагында социаль норма белән чынлыкта сарыф ителгән электр энергиясе күләме арасындагы аерманы ул югарырак тариф буенча түләргә тиеш була.
Әле узган ел социаль нормативлар турында сүз чыга башлауга ук экспертларның бер төркеме, электр энергиясенә социаль нормативлар кертү халыкның ут өчен чыгымнары артуга китерәчәк, дип кисәткән иде. Икенчеләре, киресенчә, яңалык халыкка электр өчен түләүләрен киметергә ярдәм итәргә тиеш, дип санады. Мәсәлән, Табигый монополияләр проблемалары институтының Ягулык-энергетика комплексын тикшерүләр департаменты вәкилләре фаразлавынча, электрга социаль норма кертелү аны куллану чыгымнарына әллә ни йогынты ясамаячак.
Белгечләр аңлатуынча, социаль норма кертелү тарифлар арттыруның яшерен формасы түгел, социаль норма халыкның күпчелек өлешенә аена билгеле бер күләмдәге энергияне түбән бәядән тәкъдим итүгә гарантия бирү өчен кирәк. Бу яңалык күбрәк психологик йогынты ясау чарасы буларак уйланылган, ул энергия саклауның элементар кагыйдәләрен белмәүчеләрне тәрбияләү чарасы булып торырга, электр энергиясен акыл белән сарыф итәргә өйрәтергә тиеш. Бу, үз чиратында, халыкны җиһазларын энергия саклаучы үзлеккә ия булганнарына алмаштырырга этәрәчәк. Сакчыл тотучылар электр өчен аз түли яки аларның түләве хәзерге дәрәҗәдә сакланып калачак, дигән фаразлар йөри бит. Матди хәлләре мөмкинлек бирүчеләрне исә социаль норма гына электр энергиясе мөмкинлекләрен мулдан файдаланудан тыя алмас, билгеле.
Мәсьәләгә икенче яктан караганда, шул аңлашыла: халыкка кертелгән социаль нормалар электр энергиясен төбәктә гомуми куллану күләменә әллә ни йогынты ясамый, чөнки җитештерелгән электр энергиясенең зур өлешен сәнәгать предприятиеләре куллана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading