16+

Таможня нәфесне тыярга өйрәтә

Италиядә ял иткән Россия туристы бик кыйммәт бәягә Яңарыш чоры картинасын сатып ала. Югары сәнгать әсәрен чик аша үткәргәндә таможня белән проблемалар буласын чамалап, картина өслегенә гади генә пейзаж ясата. Уңышлы гына алып кайтып җиткерүгә, ул картинаны реставрация остаханәсенә бирә. Беркадәр вакыттан моңа реставратор шалтырата икән: «Көтелмәгән хәл килеп чыкты...

Таможня нәфесне тыярга өйрәтә

Италиядә ял иткән Россия туристы бик кыйммәт бәягә Яңарыш чоры картинасын сатып ала. Югары сәнгать әсәрен чик аша үткәргәндә таможня белән проблемалар буласын чамалап, картина өслегенә гади генә пейзаж ясата. Уңышлы гына алып кайтып җиткерүгә, ул картинаны реставрация остаханәсенә бирә. Беркадәр вакыттан моңа реставратор шалтырата икән: «Көтелмәгән хәл килеп чыкты...

Таможня контроле турында материал әзерли башлагач, никтер шушы мәзәк искә төште. Кызык та, гыйбрәтле дә булган бу очракның сабагы шул: читкә чыгарга җыенсаң, үз илеңнең һәм кабул итүче якның таможня кагыйдәләрен җентекләп өйрәнергә һәм карусыз үтәргә тиешсең. Югыйсә, законны урап узам, дип, үзеңнең төп башына утырып калуың бар. Чит илләргә сәфәр чыгучылар саны арткан җәйге чорда бу тема гаять актуаль. Шуны күздә тотып, Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Чмора «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган очрашуда пассажирлар өчен таможня кагыйдәләрен янә бер кат искә төшереп үтте.
Сәфәргә җыенган авиапассажирларга берничә мөһим пунктны белеп тору зыян итмәс. Россиягә самолет бортында алып кайта торган шәхси куллану товарларының таможня бәясе 10 мең евродан, ә гомуми авырлыгы 50 кг нан артмаска тиеш. Мондый товардан өстәмә пошлина алынмый. Алып кайта торган кайбер товарларга сан буенча да чикләүләр каралган. Мәсәлән, Россия туристлары чит илләрдән алкогольле эчемлекләрне (шул исәптән сыраны да) бер кешегә 3 литр исәбеннән генә алып кайта ала. Моның өчен аңа 18 яшь тулган булуы да шарт әле. Өстәп, тагын ике литр эчемлек алып кайтырга рөхсәт ителә. Тик анысы өчен инде документ рәсмиләштереп, таможня пошлинасы түләргә кирәк. Сигаретны пошлина түләүләреннән башка 200 данә генә алып кайтырга рөхсәт ителә. Чит илдәге дусларына мәрсин балыгы уылдыгы, балык, диңгез продуктлары алып барырга ниятләүчеләр исә, уылдыкны Россиядән декларациясез күп дигәндә 250 грамм, балык һәм диңгез продуктларын 5 кг гына алып чыгып булуын онытмасыннар. Кулындагы акчасы 10000 доллардан артмаганда, пассажирга декларация тутырырга кирәкми. Аннан артканда, махсус документ булуы кирәк. Үзең белән алып чыга торган банк картасындагы акчага килгәндә, таможня органнары аңа контрольлек итми.
Пассажирлар өчен таможня кагыйдәләре инде берничә елдан бирле үзгәрмәүгә карамастан, аны белмәүчеләр дә, үтәмәүчеләр дә җитәрлек. «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының таможня постларында иң күп проблемалар алкоголь продукциясен алып кайтучылар белән чыга икән. Безнең туристлар үзләре барган илдәге Duty Free (пошлинасыз сәүдә) кибетләреннән эчемлекләрне чикләнмәгән күләмдә сатып алып кайтырга була дип ялгыша.
Сувенирлар сыйфатында күсәк, кастет һ.б. бәрмә предметлар алып кайтучылар да баш бәласе тудыра. Алар читтә ирекле сатуда булган бу предметларның бездә тыелуын яки алып кайту өчен махсус рөхсәт кәгазе кирәк булуын уйлап та карамый. Ә экспертизалар аларны салкын корал дип таный. Нәтиҗәдә, товар конфискацияләнә, хуҗасы исә административ җаваплылыкка тартыла.
Товарга декларация тутырырга тиеш булып та, үз ихтыярлары белән документ рәсмиләштерергә теләмәгән пассажирлар да штрафка тартыла. Мондый хәлдә калмас өчен, аларга аэропортка килүгә үк таможня хезмәткәрләреннән консультацияләр алу киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading