16+

Тамыры корымаса да, көрәш чаралары бар

Заман афәтенә әйләнгән коррупцияне җәмгыятьне эчтән «ашаучы» коррозия белән тиңлиләр. Ул инде дәүләт иминлегенә куркыныч тудырырлык масштабларга җитте. Шулай булуга карамастан, коррупциягә панацея табылганы юк әле. Дөнья илләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аның тамырын ахырынача корытып та булмый. Юкса, мондый җинаятьләр өчен үлем җәзасы каралган Кытайда коррупционерлар инде күптән беткән булыр иде.

Тамыры корымаса да, көрәш чаралары бар

Заман афәтенә әйләнгән коррупцияне җәмгыятьне эчтән «ашаучы» коррозия белән тиңлиләр. Ул инде дәүләт иминлегенә куркыныч тудырырлык масштабларга җитте. Шулай булуга карамастан, коррупциягә панацея табылганы юк әле. Дөнья илләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аның тамырын ахырынача корытып та булмый. Юкса, мондый җинаятьләр өчен үлем җәзасы каралган Кытайда коррупционерлар инде күптән беткән булыр иде.

Экспертлар бәяләвенчә, кешелек яшәгәндә, коррупция күренешләре яшәячәк. Әмма барыбер бетми, дип кул кушырып утыру да ярамый, югыйсә, зур афәтләр китерәсен көт тә тор. Бүген төп максат - бу чирнең йогынтысын мөмкин кадәр киметү, нәтиҗәле көрәш юлларын эзләү. ТР прокуроры урынбасары Фәрит Заһидул­лин белдергәнчә, әлеге җинаятьләр еш кына ике як мәнфәгатьләрен күздә тотып кылына. Шуңа күрә, ди ул, коррупцияле хокук бозуларны ачу белән бер үк вакытта, җәмгыятьтә коррупция чагылышларына нәфрәт формалаштыру, профилактика чараларын көчәйтү мөһим. ММЧ ярдәмендә халыкның мәгълүматлылыгын һәм грамоталыгын күтәрү бу көрәштә үтемле чараларның берсе санала. «Татмедиа» агентлыгында шушы көннәрдә узган семинарда да сүз шул хакта барды.
ТР Президентының Кор­­рупциягә каршы сәясәт идарәсенең баш киңәшчесе Иван Гущин белдергәнчә, бүген коррупция кайсы өлкәдә күбрәк, дигән сорауга бердәм җавап юк. Моңа азмы-күпме ачыклыкны хокук саклау органнары статистикасы һәм халык арасында уздырылган сораштырулар кертә. Ел саен әлеге тема буенча 4600 кеше сораштырыла. Әмма аларда берүк категория катнашканга, объектив картина тумый, бертөрле җаваплар кабатлана. Аннан аңлашылганча, бүген республикада иң күп ришвәтчеләр ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре һәм вуз мөгаллимнәре арасында икән. Урамда уздырыла торган бу сораштыруларда халык көнкүрештә үзе иң еш очраша торган хокук бозуларны гына атый. Ә шул ук вакытта бизнес вәкилләре, җитәкчеләр үз позициясен белдерүдән чит­тә кала. «Проблемага объектив бәя бирү өчен, сораштыруларны барлык социаль төркемнәр эчендә дә уздырырга кирәк», - дигән бердәм фикер яңгырады семинарда.
Экспертлар проблеманы мәгълүмат чараларында яктыртуның нәтиҗәлелеген күтәрү турында да сүз кузгатты. Алар белдергәнчә, журналист коррупция кү­ренешенең үзе очраткан конкрет факты турында бәян итсә, ул күпкә үтемлерәк, нәтиҗәлерәк һәм хәл итү юллары да җиңелрәк булачак.
Бүген әлеге заман афәте белән көрәштә ике төп юнәлешкә басым ясала. Аның берсе - коррупционерларга каршы эш алып бару, икенчесе - коррупция белән күренеш буларак көрәшү. ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов сүзләренә караганда, Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алдагы алты елга исәпләнгән яңа программа әзерләнә. Анда нәкъ менә күренеш белән көрәшкә төп басым ясалачак. Шуңа күрә, җәмәгатьчелекнең аны эшләүдә тәкъдимнәре белән актив катнашуын көтәләр. Яңа программадан тыш, Татарстанда коррупциягә каршы яңа Стратегия дә эшләнә башлаган. Дистә елга якын гамәлдә булган Стратегия хәзер мораль яктан искерде дигән бәя алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading