16+

Ташламалар бетсә, керем арта

Коммуналь комплекс, электр транспорты предприятиеләре, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм автомобильләр җитештерүчеләр, социаль-көнкүреш, фәнни-тикшеренү оешмалары, технопарклар, нефть компанияләре киләсе елдан милек салымы ташламаларыннан мәхрүм калырга мөмкин.

Ташламалар бетсә, керем арта

Коммуналь комплекс, электр транспорты предприятиеләре, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм автомобильләр җитештерүчеләр, социаль-көнкүреш, фәнни-тикшеренү оешмалары, технопарклар, нефть компанияләре киләсе елдан милек салымы ташламаларыннан мәхрүм калырга мөмкин.

Татарстан Министрлар Кабинеты гыйнвар ахырында гына 2014-2016 елларда бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген ктәрүгә кагылышлы төбәк программасын раслаган иде. Документта югарыда санап үтелгән өлкәләрдә милек салымы ташламаларын киметү яки бөтенләй бетерү турында сүз бара. Башка юридик затлар өчен салым ставкасы 2,2 процент күләмендә расланган булса, әлеге предприятиеләр шуның яртысын гына түли иде.
Салым ташламалары бетереләчәк предприятиеләр исемлеген төзү белән ТР Финанс министрлыгы шөгыльләнә. Ул бу эшне майга кадәр тәмамларга тиеш. Министрлык шулай ук «Оешмалар милкенә салым турында»гы республика канунына төзәтмәләр әзерләп, Дәүләт Советына юлларга тиеш була. Әлеге канунга узган ел бер тапкыр төзәтмәләр кертелгән иде инде. Нәтиҗәдә, мотор ягулыгын җитештерүче кайбер предприятиеләр өчен милек салымына ташламалар бетерелде.
Республика Хөкүмәте бу адымга чарасызлыктан бара, чөнки алдагы өч елда бюджет кытлыгы шартларында яшәргә туры киләчәк. Өстәвенә, узган ел икътисадта үсеш темплары да кимеде. Бүген һәр дәрәҗәдә бюджет үтәлешен тәэмин итү өстенлекле бурыч итеп куелган. Татарстанның төп финанс документында бюджет кытлыгы быел 9,6 млрд сум күләмендә расланса, 2016 елга 12,5 млрд сумга җитәр дип фаразлана. Шушы вазгыять шартларында социаль йөкләмәләрне үтәү өчен, казна керемнәрен арттыру юлларын эзләргә кирәк. Ә салым ташламалары нәтиҗәсендә, республика казнасына ел саен 6-7 млрд сумлык керем килми кала. Белгәнебезчә, предприятие-оешмалар түли торган милек салымы тулысы белән республика казнасын тулыландыруга китә. Аны тулы күләмдә җыя башлау иш янына куш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading