16+

Татарлар кайда да матур итеп тормыш кора белә

Узган атнада Татарстанда бишенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды, анда татар авылларыннан килгән 670 эшмәкәр катнашты. Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Курган, Бурятия, Красноярск кебек ерак тарафлардан да вәкилләр бар иде. Тамбов, Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре исә җыенда тәүге тапкыр катнашты. Иң зур төркемнәр Башкортстаннан, Ульяновск, Чуашстан, Киров, Мари Эл,...

Татарлар кайда да матур итеп тормыш кора белә

Узган атнада Татарстанда бишенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды, анда татар авылларыннан килгән 670 эшмәкәр катнашты. Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Курган, Бурятия, Красноярск кебек ерак тарафлардан да вәкилләр бар иде. Тамбов, Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре исә җыенда тәүге тапкыр катнашты. Иң зур төркемнәр Башкортстаннан, Ульяновск, Чуашстан, Киров, Мари Эл,...

Быелгы җыен үзенең эшлеклелеге белән аерылып торды. Җыенның беренче көнендә семинар укулар булса, икенче көнне килгән кунакларны Теләче районына алып бардылар. Бүгенге көндә авылда яшәүчеләр терлек үстереп, иген игеп кенә калмыйча, төрле юнәлештә эшләргә тырышалар. Моның иң яхшы үрнәкләренең берсе, әлбәттә, Теләче районы - гаилә фермалары, ат үрчетү, агач эшкәртү, сәнәгать паркы эшчәнлеге, эко туризм... Теләче районы буенча төзелгән маршрутта һәркем үзе өчен кызыклы юнәлешне тапкандыр. Теләчелеләр кунакларга татар авылларының борынгыдан килгән яшәү рәвешен дә күрсәтә алдылар. Борынгыча, милли киемнәр киенгән апалар, кул сепаратыннан, аның да бик борынгысыннан кунаклар алдында сөт аертып, каймак белән сыйладылар, шунда ук май да язалар, мәтрүшкәле чәй дә кайный, мичтә чыжлап коймак та пешә. Ниндидер эчкерсез, рәхәт кунакчыллык үрнәге булды бу.

Гөлсинә Мостафина: «Киров өлкәсендәге Малмыж пекарнясында бүген 100 төрдән артык камыр ризыгы пешерәләр», - ди

Читтә яшәүче татарлар үзләре дә сынатмыйлар. Беренче елларда Россия буенча чәчелгән татар авылларында яшәүче милләттәшләребез үзләренең нык хуҗалыклары, зур булмаган гаилә фермалары турында сөйләгән булсалар, бүген алар йөзләгән кешеләрне эшле итәләр, меңләгән гектар җир эшкәртәләр, авылларына юллар салалар, мәктәпләр төзиләр. Ел саен менә шулай итеп Казанда, Татарстанда җыйналу, тәҗрибә уртаклашу, аралашу һәрвакыт үз нәтиҗәсен бирә. Сүз дә юк, бу җыен чит төбәкләрдә яшәүче эшлекле, булдыклы татар­ларны яңа эшләргә канат­ландыра, аларны берләш­терә.

Татарлар - тырыш, һө­нәрле, булдыклы халык. Кайда гына гомер итсәләр дә, алар матур итеп тормыш кора белә. Замана шаукымында телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, динне, милли асылыбызны югалтмас өчен, беренче чиратта, татар авылларын сакларга кирәк. Казанга җыенга килергә вакыт тапкан, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткергән эшмәкәрләрнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез, безгә берләшү, ярдәмләшеп яшәү мөһим. Татарстан чит төбәкләрдәге татарларның тормышы белән кызыксынып тора, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга без һәрвакыт әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов җыенның пленар утырышында.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җитештергән продукцияләр күргәзмәсе дә эшләде җыен кысаларында. Россиядә татар авылларында 6 меңләп эшмәкәр исәпләнә, чарада исә шуларның иң булдыклы, уңган 700е үзен тәкъдим итте.

Фәнир Галимов - Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, Төмәнәк авылыннан. Төмәнәк авы­лы элек-электән ат үрчетүчеләре белән дан казанган, шуңа да Фәнир аганың атларга тартылуы гаҗәп түгел. 2013 елда бия сөтеннән кымыз җитештерү белән шөгыльләнә башлый ул.

Фәнир Галимов (сулдан беренче) Башкортстанның Туймазы районында атлар үрчетә, кымыз җитештерә.

- 200 баш атыбыз бар. Шуларның 100е - бия. Җәйләрен көненә 100 литрга кадәр кымыз җитештерәбез, хәзер ел әйләнәсендә эшли башладык. Кымызыбыз күбесенчә Башкортстан районнарында тарала, күчтәнәч итеп чит төбәкләргә, Себер якларына алып китүчеләр дә бар. Бияләрдән тыш, йөк атлары да асрыйбыз. Атның итен эшкәртү белән дә шөгыльләнәбез. Казылык һәрчак өстәлебездә булса да, аны сатуга чыгарганыбыз юк иде әле. Тиздән тәвәккәлләп, казылык, ысланган ат итен дә күпләп җитештерә башларга исәп, - ди кымыз ясау буенча технолог Илдус Борһанов.

Фәнис Газизов, - Киров өлкәсе Малмыж шә­һәреннән. Камыр ризыклары, ипи пешерү белән шөгыльләнә. Пекарня җи­тәкчесе Гөлсинә апа Мостафина, белгечлеге буенча, технолог. Шуңа да, эшне башлап җибәргәндә, тәҗрибәсе җитәрлек булган аның. Ипи пешерүдән генә башласалар, хәзер ун ел эчендә Газизовлар җитештергән ризык төре 100дән артып китә. Рецептларны үзләре дә уйлап чыгаралар. Әйтик, эремчек белән караҗимеш кушылган яки корт белән күрәгәле пирог бары аларда гына. Киров өлкәсендә эшмәкәрнең үз кибетләре дә бар. Газизовларга туй үткәрүчеләр дә еш мөрәҗәгать итә. Аккошлар төшерелгән бәлешләр булганда, тортың бер якта торсын.

Ленар Габдуллов - Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылыннан килгән. Мәктәптә укыган чагында ук агач эшенә хирыс була егет. Белгечлеге буенча икътисадчы булса да, яраткан шөгыле тынгылык бирми аңа. Тәвәккәлләп, Ленар бу эш белән җитди шөгыльләнергә уйлый. Күп нәрсәне үзлектән, интернеттагы сайтлардан өйрәнә. Соңрак аңа сыйныфташлары Нияз Абдрахманов белән Рифат Дияров та кушыла. Егетләр агачтан төрле могҗизалар тудыра: имәннән җиһазлар, бишек, сандыклар да ясый, юкә агачыннан төрле картиналар уеп эшли. (Сүз уңаеннан, рәсем уя торган өтергене дә үзләре ясый осталар.) Күргәзмәгә хәтта агачтан эшләнгән чәчәк тә алып килгәннәр иде. Ленар киләчәктә мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә уйлый.

Чувашиядән Ленар Габдуллов (уңда) агачтан төрле могҗизалар тудыра.

- Балалар хезмәт дәрес­ләрендә агач эшкәртергә өйрәнми. Күбесе кадак та суга белми бит. Агач эше белән укучыларны кызыксындыру, агач эшләнмәләр белән таныштыру, бу юнәлештә дәресләр бирү кирәк дип саныйм, - ди Ленар.

Марат Кәлимуллин - Себер якларыннан, Кемерово өлкәсеннән. Марат әфәнденең татар бренды белән чыга торган «Казан», «Сөембикә», «Сабантуй» чәйләрен бөтен Россия күләмендә беләләр. Чәйләр гади генә түгел, Себер урманнарыннан җыелган махсус дару үләннәреннән ясалган. Һәр­бер рецепт медицина белгечләре белән килештерелгән, сәламәтлек өчен файдалы. Марат әфәнде профессор, галимнәр белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Марат Кәлимуллин Татарстанда да татар чәе җитештерергә уйлый.

- Чәйләр белән мин инде сигез еллап шөгыльләнәм, башта минем өчен хобби гына иде бу, аннары соңгы бер елда бу эшкә ныклап алындым. Чәйләребез борынгы рецептлар буенча әзерләнә. Тарихи чыганакларга караганда, кырдагы үләннәрдән җыелган чәйне «кырлыган чәе» дип атаганнар. Безнең дә бу үлән чәйләрен «кырлыган» исеме белән чыгару уе бар иде. Әмма, бу сүзнең мәгънәсен халык аңламас дип, чәйләребезне «татар чәе» бренды белән чыгара башладык. Татарстанда да киләчәктә чәй ясау оешмабызны ачарга ниятлибез, - ди Марат Кәлимуллин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading