Шәһри Казан

Татарстан сабынын Кытайда да яраталар

«Нәфис Косметикс»ның сабыннарын Кытайда да үз иткәннәр. Оешма быелдан Кытайдагы ике зур компания белән килешү төзегән. Чит ил дистрибьюторларына продукциянең беренче партиясе - 8,5 тонна товар инде озатылган. Тиздән Татарстанда җитештерелгән товарны Шанхай, Гуанчжоу, Шэньчжэньдә яшәүчеләр дә куллана алачак. Киләчәктә «Нәфис Косметикс» миллионлаган кеше яшәгән Кытай шәһәре халкын ай саен...

«Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте - Кытай сәүдә челтәрендә үз көнкүреш химиясе товарларын тәкъдим итә торган Россиядә беренче һәм әлегә бердәнбер оешма. Җәмгыятьнең сәүдә буенча директоры Дина Лаврикова әйтүенчә, Кытай белән хезмәттәшлек турында 2016 елның азагыннан бирле сөйләшүләр бара. «Чит ил базарын тикшереп анализлаганнан соң, классик брендларга ихтыяҗ барлыгы ачыкланды. Пекин, Гонконг кебек зур шәһәрләрдә, әйберне сатып алганда, иң беренче чиратта аның сыйфатына игътибар бирәләр. Аларда үзләрендә җитештерелгән товарга караганда, импорттан кергәнне сайлаучылар күбрәк», - ди Дина Лаврикова.

Реклама

«Нәфис Косметикс» җитештергән товар исә Кытайның сәүдә киштәләренә эләккәнче махсус комитетларда тикшерү уза, сыйфатына бәя бирелә. Баксаң, кытайлыларны бездә җитештерелгән «Завод Братьевъ Крестовниковыхъ» брендлы сабын һәм балалар өчен «Я родился» исеме белән чыга торган көнкүреш химиясе продуктлары аеруча кызыксындыра икән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: