16+

Татарстанның финанс хәлләре тотрыклымы?

Быелның биш аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 205,1 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 173,2 миллиард сумы – республика бюджетына, ә 31,9 миллиард сумы җирле бюджетларга кергән.

Быелның биш аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 205,1 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 173,2 миллиард сумы – республика бюджетына, ә 31,9 миллиард сумы җирле бюджетларга кергән.

Бармас тормыш салымнарсыз
– Татарстан салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан соң бишенче баскычта тора. Идел буе федераль округы яссылыгында караганда, бу – беренче күрсәткеч, – диде республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Республика бюджеты – 13,9 миллиард сум, ә җирле бюджетлар 3,9 миллиард сум салым булмаган керемнәр белән тулыланган. Салым булмаган керемнәр – милектән файдалану, милек сату, административ штрафлар, хезмәт күрсәтүләр, үзара салым, аукционнар үткәрү һәм башка чаралардан алынган акчалардан гыйбарәт.

Салымнарның иң зур күләмнәре нефтьгаз, нефтьхимия һәм химия, сәүдә, кредит оешмалары, машина төзелеше, төзелеш, энергетика, транспорт һәм элемтә тармакларына туры килә. Физик затларның керемнәренә салым күрсәткечләренә караганда, татарстанлылар быелның биш аенда республиканың берләштерелгән бюджетын 58,5 миллиард сумга баеткан. Берләштерелгән бюджет федераль, республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан хасил була.
– Татарстан җирлегендәге федераль предприятиеләр үзләренең салымнарын республика бюджетына турыдан-туры күчерә. Бу финанс кагыйдәләрендә тәгаенләнгән, – диде Алла Анфимова, “Шәһри Казан” газетасы журналисты соравына җавап биреп.

Россия Президенты башлангычы
Татарстанның берләштерелгән бюджетыннан гыйнвар-май айларында 193,2 миллиард сум тотылган. Быелга исәпләнелгән чыгымнарның 37 проценты бу. Республика бюджетыннан җирле бюджетларга 40,7 миллиард сум күчерелгән.

Илкүләм 14 проектны гамәлгә ашыруга быел Татарстанда 33,6 миллиард сум тәгаенләнгән. Шуның 25 проценты “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектына юнәлтеләчәк. Быел әлеге проект кысаларында юл төзү-төзекләндерү эшләренең 60 проценты – федераль, ә 40 проценты республика бюджетлардан финанслана.
– Республикада ел башыннан юл төзелеше, экология, сәламәтлек саклау, мәгариф, демография, торак төзелеше һәм шәһәр мохите илкүләм проектлары буенча 9,3 миллиард сумлык эшләр башкарылды инде. Россия Президенты Владимир Путин башлангычында тагын “Гаилә”, Озын актив гомер”, “Кадрлар”, “Россия яшьләре”, “Мәгълүмат икътисады” илкүләм проектлар старт алачак. Россия Хөкүмәтенә әлеге проектларны гамәлгә ашыру механизмын быелның 1 сентябренә кадәр эшләп чыгу бурычы куелды. Татарстанда финанс хәлләр тотрыклы, керемнәр хезмәт хакларын вакытында түләп барырга, планлаштырылган эшләрне финансларга мөмкинлек бирә, – диде республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading