Россия Хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиядән кертергә ярамаган продуктлар исемлеген раслады. Безгә помидор, кыяр, суган, кәбестә, әфлисун, мандарин, алма, виноград, груша, абрикос, слива, шәфталу (персик), җиләк, тавык һәм күркә ите, тәмләткеч - канәфер, сагыз, хәтта тоз да кертелмәячәк. Пошаманга төшүчеләр дә бар: иткә, суганга, тозга кытлык булмаса да, яшелчә,...
Помидорсыз калмыйбыз
«Майский» теплица комбинаты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиев сүзләренә караганда, хәл мөшкел түгел. Комбинат халыкны кыяр, помидор, баклажан, төсле борыч, яшел тәмләткечләр белән тәэмин итәргә әзер. Сүз уңаеннан, безнең помидор төрләре буенча чит илнекеннән калышмый: слива формасындагы, биф төре, черри дигәне дә бар. Теплица комбинатында заманча югары технологияләр куллану уңышны шактыйга арттырырга ярдәм иткән. Хәзер «Майский»да квадрат метр мәйданнан 160,6 килограмм кыяр, 86 килограмм помидор җыеп алалар. Бу халыкара дәрәҗәдә иң югары күрсәткечләр булып санала. Быел «Майский» комбинаты Европа линиясе буенча 32 мең тонна теплица яшелчәсе җитештерергә планлаштыра. 2000 еллар белән чагыштырганда, бу - ике тапкырга артыграк.
- Төп максатыбыз - халыкны канәгатьләндерерлек продукт җитештерү. Бүген импортны алыштыру буенча бик актив эш алып барабыз, көндәлек җитештерү күләмен 150 тоннага кадәр җиткерү бурыч итеп куелган. Үз сәүдә нокталарыбызның санын арттырабыз, - ди Илшат Ганиев. - Санкция аркасында яшелчәләр кыйммәтләнер дип уйламыйм. Көзге ярминкәләрдә махсус «Майский» автофургоннарында яшелчәләр арзан бәяләрдән тәкъдим ителә. Беренче сортлы кыярның килосын - 85 сум, помидорныкын 90 сумнан алырга була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, автофургондагы 80 процент яшелчә генә сатылып бетә, димәк, безнең продукция халыкны тулысынча тәэмин итәргә җитә.
Төркиядән помидорлар кайтарылмый башласа, «Майский» теплица комбинаты өч көн эчендә Татарстан буенча халык соравын канәгатьләндерергә әзер. Помидор белән генә дә түгел, кыяр, салатны да кирәк күләмдә җитештерергә ниятли алар. Бүген продукцияләренең 50 проценты гына Татарстан территориясендә тарала икән, калган яртысы Россиянең чит төбәкләренә чыгарыла.
Авырткан җир
Үзебездә җитештерелгән алма, җиләк белән бераз кыенрак. «Ягодная долина» крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Илдар Ситдыйков әйтүенчә, Татарстанда җитештерелгән җиләк барлык халыкны тәэмин итәргә җитми, шулай да киләсе елларда уңышны арттырырга тырышачаклар. Әлегә җир мәсьәләсен хәл итәсе бар. Гадәттә, җиләк сәүдә үзәкләренә чыгарга өлгерми, кырдан җыеп алынуга ук сатылып бетә. Бакча җиләге - сезонлы товар. Кибет киштәләренә сатуга чыккан очракта да, Татарстан җиләкләрен май азагыннан алып, октябрьгә кадәр генә күреп булыр иде. «Ягодная долина» җиләкне кышка саклауны максат итеп куймый да. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кышын бакча җиләгенә сорау юк. Ә бик ашыйсы килгәннәргә Израильдән кайтартылган җиләкләр бар.
Җиләкне үстерүдә төп проблемаларның берсе - уңдырышлы җирнең җитеп бетмәве. Әйтик, элек бәрәңге үскән җиргә берничә елдан соң гына җиләк утыртып була. Туфракның составын ныклап тикшерергә туры килә.
- Яшел Үзән районындагы җиребездән гектарыннан 15 тонна тирәсе уңыш җыеп алдык, ул кибет челтәрләренә сатуга чыгарырга җитмәде, тиз бетте. Быел Әлмәттә 20 гектар җирдә җиләк утырттык, анда гектарыннан 25 тонна тирәсе уңыш булыр дип өметләнәбез. Быел беренчеләрдән булып кара бөрлегән (ежевика) үстерү нияте дә бар. Салкыннарга чыдам, тәмле сортны сайладык та инде, - ди Илдар Ситдыйков.
Казан базарларында күбесенчә Краснодар краеннан кайтартылган алма сатыла. Югары Ослан районының Ямбулат авылындагы «Заря» хуҗалыгындагылар исә көзге ярминкәләрдә алма сатуын дәвам итә әле. Алмаларны кышын да сатарлар иде дә, саклау складының әлегә нигезе генә салынган. Алма чери.
- Төркия белән бәйле хәлләрдән соң сорау артуы әлегә сизелми. Ә менә былтыргы санкцияләр игълан ителгәч, алма күпләп сатыла башлады. Быел җәй көн саен алты тонналап алма саттык. Бәяләргә килгәндә, һәрвакыттагыча, килосын 30‑35 сумнан тәкъдим итәбез. Әлбәттә инде, безнең уңыш ярты Татарстанны да тәэмин итәргә җитми. Киләчәктә бу өлкәдә тырышырга кирәк булачак, - ди «Заря» хуҗалыгының җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов.
«Үзебезнеке сыйфатлырак»
Халык күпләп йөри торган Казан агропаркында Төркия товарлары бөтенләй юк. Бер җирдә генә килосы 140 сумнан Төркия мандариннарын күрдем. Кибетчеләрнең, сатып алучыларның Төркиядән җиләк-җимеш, яшелчә кайтартылмавына әллә ни исе дә китми. Товарның кайда җитештерелгәнлеге турындагы мәгълүмат кәгазьләрдә «Төркия» сүзен башка илләр алыштырган. Әйтик, мандарин - Марокко, Кытай, Көньяк Американыкы. Помидор - Әзәрбайҗан, Волгоград, «Майский» комбинатыныкы. Виноград, лимон - Үзбәкстаннан. Кәбестә - «Бөреле» колхозыннан.
- Без болай да Төркиядән бары помидорны гына кайтарта идек. Хәзер менә буш киштәләрне «Майский» яшелчәсе белән тулыландырабыз. Бәяләрендә аерма зур түгел. Аның каравы, үзебездә җитештерелгән товарның сыйфатлы икәненә шик юк. Мандариннарның исә Мароккодан кайтартылганнары тәмлерәк тә әле, - ди сатучы Разия апа.
Сүзен-сүзгә
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры урынбасары Николай Титов:
- Төркиядән продуктлар кертелмәү азык‑төлек дефициты тудырмас дип уйлыйм. Әйе, бездә хөрмә, чикләвек үсми, әмма иткә кытлык юк. «Туңдырылган» продуктлар да җитәрлек. Төркиягә каршы санкцияләр игълан ителгәннән соң, экзотик продуктлар илебезгә азрак керә башлар, әлбәттә. Бәлки, кайбер җиләк-җимешнең бәясе дә күтәрелер, аларны Төркиядән ераграк илләрдән кайтартырга туры килер. Тик бу бары экзотикага гына кагыла. Алма запасын Кырым, Краснодар, Ставропольдән кертелгән продукт белән тулыландырырга уйлыйбыз. «Алабуга» икътисади зонасында, Төрек компанияләре белән берлектә, зур күләмдә теплицалар төзү каралган иде. Киләчәктә анда үстерелгән уңыш республиканы гына түгел, читтәге төбәкләрне дә тәэмин итәр дип ниятләдек. Әлегә бу проектның ничек хәл ителәчәге билгесез. Безнең «Майский» теплица комбинатына өметләр зурдан. Төркия помидорлары аркасында, алар үз яшелчәләрен тиешенчә тарата алмыйлар иде, хәзер үзебезнең продукциягә юл ачылыр кебек. Сыйфаты буенча безнең помидорлар чит илнекеннән һич кенә дә калышмый.
Ярминкәдә арзанрак
«Майский» үстергән беренче сортлы кыярны килосын - 85 сумнан, помидорны 90 сумнан Яңа елга кадәр дәвам итәчәк көзге ярминкәләрдә махсус автофургоннардан сатып алырга мөмкин.
Комментарийлар