16+

Өйдә эшләвең яхшырак

Күптән түгел «РБК» агентлыгы дөнья илләрендә хезмәт күрсәтүче персонал арасында иң югары эш хакы алучы 5 вазифаны атады. Кешенең акчасын тикшергәнче, үзеңне белү яхшырак, дисәләр дә, бу мәгълүматны белеп тору зыян итмәс дип уйлыйбыз.

Өйдә эшләвең яхшырак

Күптән түгел «РБК» агентлыгы дөнья илләрендә хезмәт күрсәтүче персонал арасында иң югары эш хакы алучы 5 вазифаны атады. Кешенең акчасын тикшергәнче, үзеңне белү яхшырак, дисәләр дә, бу мәгълүматны белеп тору зыян итмәс дип уйлыйбыз.

Исемлектә урын алган вазифаларның берсе - бала караучы. Замана «Мэри поппинс»ларының хезмәте өчен АКШта, мәсәлән, сәгатенә уртача 16 доллар түлиләр (безнеңчә 528 сум тирәсе). Әгәр дә няня югары белемле булса, өстәвенә яхшы эш тәҗрибәсе дә тупласа, ул елына якынча 100 мең долларлык хезмәт хакына дәгъва итә ала. Океан артында шушындый ук еллык хезмәт хакын финанслар өлкәсендә уңышлы гына эшләүче офис хезмәткәре дә ала.
Казанда, мәсәлән, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе булган, мәктәпкәчә тәрбия педагогы белгечлеген алган няня хезмәте сәгатенә 100-400 сум тирәсе тора. Әгәр дә ул озак вакытка яллана һәм гаиләдә торып эшли икән, аның уртача хезмәт хакы аена 25 мең сумнан башлана. Мәскәүдә исә шундый ук няняларның кереме 40 мең сумнан башлана.
Зур хезмәт хакы алучылар исемлегендә шулай ук дворецкийлар да бар. Борынгыдан килә торган дәрәҗәле әлеге һөнәр ияләренә аеруча гарәп илләрендә сорау зур. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хәлле гаиләдә хезмәт итүче дворецкийның еллык хезмәт хакы уртача 150 мең доллар. Моннан тыш, аларга еш кына бонуслар рәвешендә премияләр дә карала, фатирлар бирелә, ике ай ял итү мөмкинлеге дә бар. Дөрес, эше дә җиңелләрдән түгел. Ул эш бирүчесен атнага ике тапкыр поездга озата, тәүлек дәвамында телефон элемтәсендә булырга тиеш, кибеттән продукция ташу, хуҗасы өчен билетлар һәм отельләр броньлау өчен җаваплы, хуҗасының киенү рәвешен һәм аның эсседә кирәгенчә су эчүен кайгыртып тору да аның өстендә.
Исемлектәге чираттагы вазифа - шәхси шеф-повар. АКШта шундый белгечнең еллык уртача хезмәт хакы 70 мең доллар. Бу чик сан түгел, билгеле. Мәсәлән, төрле турлар вакытында профессиональ спортчылар һәм танылган шәхесләр өчен тәгам әзерләүче пешекчеләр атнасына уртача 5 мең доллар (165 мең сум тирәсе) акча эшләргә мөмкин.
Шопинг буенча консультант - мода артыннан куучылар, югары зәвыкка ия булучылар, акча яратучылар өчен менә дигән һөнәр. Ул елына 100 мең долларга кадәр, хәтта күбрәк тә керем алырга мөмкин. Аның төп вазифасына кайдан һәм нәрсәне аласы, клиентын дөньяның иң стильле кешеләре исемлегенә кертерлек итеп киендерү керә.
Репетиторлык да шактый саллы керемнәр китерә. Нью-Йорктагы кайбер ата-аналар балаларын шөгыльләндергән репетиторга сәгатенә 400 доллар түләргә әзер икән. Казанда аның бәясе сәгатенә 400 сумнан алып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading