Шәһри Казан

Заманы көлке булса, син төлке бул...

Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган Илсур хәрби училищены сайлаган була югыйсә. Тик, заманасына күрә манарасы дигәндәй, класс белән бер ел колхозда эшкә кала торган чор шул әле бу. Өйрәдән калсаң да, өмәдән калма, дип өйрәттеләр бит безне. Буа районының Яңа Тинчәле авылы егет-кызлары да аңлый бу сүзләрнең асылын. Шулай итеп,...

Армиядән дә язмышын авыл белән бәйләргә дигән ныклы карар белән кайта ул. Чөнки хәрби хезмәтнең, солдат шулпасының ике елы да би-и-к җитә егеткә. Аннан ни кыланып авылдан йөз чөерергә тиеш соң әле ул?! Кулыннан килгән кеше авылда да җир җимертеп яши. Берсе дә төшеп калганнардан түгел: эшлеклелек - каннарында. Сугышта үлеп калган бабасы Фәйзрахман да 30 нчы елларда ук колхоз рәисе булып эшләгән. Мәрхүм әтисе Равил дә гомер буе хуҗалыкта баш зоотехник була. Бер дә ким-хур яшәмиләр. Киресенчә, үрнәк гаилә, авылның тоткасы булып гомер итәләр. Равил абый белән Кәүсәрия апа гаиләсендә үскән малайлар юкка гына авылда иң кирәкле һөнәрләрне сайлагандыр дисезме?! Күрәсең, менә шул күпләргә өлге булган әти-әниләре барысын хәл иткәндер дә. Алты малайның икесе агроном, калганнары инженер-механик, икътисадчы, ветеринария табибы һөнәрләрен сайлый. Икътисадчы дигәнебез Илсур үзе. Институт тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында Авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәч, гаиләсе белән Азнакай якларына күченеп килә. Хатыны Лилия ханым шуннан. Әсәйнеке. Булачак парлар Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда таныша. Икесе дә биш ел буе Михаил Сергеев җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамблендә баянда уйнап йөриләр. Әле хәзер дә юк-юк та икәүләшеп баян алып утыра алар.

Реклама

Үткән эшкә салават, киләсенә - бәрәкәт
Стәрледә, аннан «Вахитов» совхозында хуҗалык рәисе булып эшләп, егерме елга якын гомер сизелми дә үтеп киткән. Шуңа да бөтен хатирәләре дә авыл белән бәйле аның.
- Гөрләгән, гөрләткән чаклар бар иде. Ел йомгаклары буенча бер дә Казанда бүләктән калган булмады. Республикада алдынгы урыннарны алып эшләдек. Ул вакыттагы хакимият башлыгы Ә.Исхаков безнең сыер савучыларны гына түгел, сыерларны да исеме белән белә иде. «Бу сыерыңның исеме ничек әле?» - ди торган иде ул. Син шунда белми кара! Аннан: «Карлыгач, Сәрия группасыннан. 18 литр сөт бирә, күрсәт әле шул сыерны...» - ди. Күрсәтәсең. Ярый, иртәгә килмәс инде дип озатасың. Иртәнге 4тә эшкә барып утыруга: «Илсур, хәлләр ничек?» - дип тагын килеп керә. Йа Хода, әле яңа гына киткән иде бит дип, эчтән уйлап куясың. Иртәнге сәгать белән бөтен районны урап кайта иде ул. Менә шулай эшләдек...
«Вахитов»ны инвесторларга бирмәскә дә юкка гына тарткалашмагандыр Илсур Равил улы. 5 ел эшләп кала ул анда. Нишлисең, дөнья син дигәнчә генә бармый. Инвесторлар килгәч, бер көн дә эшлисе килми - китә. Авылны калдырып, өр-яңа эш башларга - Азнакайда «Оста» ААҖ төзүгә сәбәп була ул. Монда да электән Стәрледә, «Вахитов»та иңгә-иң эшләгән егетләрне чакыра. Шулай итеп, яңа оешмада 48 кеше эшле була. Бер йодрык булып эш башлауларына да өч ел. Башта арендага алган биналар өчен дә әкренләп түләп бетергәннәр. Бөтенесе бер ихатада, бар да күз алдында. Берничә цехлары, техника гаражлары, запас частьлар сата торган кибетләре бар. Токарь-фрезер, эретеп-ябыштыру эшләрен башкаралар, пластик тәрәзәләр, ишекләр, нефтьчеләргә вагоннар ясыйлар. Соңгысы - субподрядчы булган «Нефтемаш» заводының заказы. Авыл хуҗалыгы техникасы - «КамАЗ», «К-700», «Беларусь» тракторлары, комбайннар белән авылга транспорт хезмәте күрсәтәләр. Нефтьчеләр заказларын үтәп, Россия буйлап - Красноярск, Мәскәү, Оренбург, Ижевск, Пермьгә кадәр йөриләр икән.
«Оста» егетләренең киләчәктә хезмәт күрсәтү төрләрен арттырып, киңәергә дә исәпләре юк түгел. Авыл тормышыннан да өзелмиләр. Бөтенесенең пай җирләрен кушкач, 200 гектарга якын җирләре бар. Шунда чәчәләр, җыялар.


- Авылда яшәгәч, мал-туар да тотасыздыр инде, - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
- Әйе, Стәрледә үзем салып кергән йортта яшим. Мал-туарга килгәндә, электән үк, председатель үзенә сенаж-силос ташый, дигән сүз чыкмасын, дип, кош-корттан артыгын асрамадым. Этем, песием бар. Бер генә ремонт эшен дә кешедән эшләткәнем юк анысы. Кирәкле бөтен эш коралларым бар. Такта эшләренә дә үзем тотынам. Кеше эшләгәнне ошатмыйм да. Дөрес, башка җирдә 100 баш умарта, үгезләр бар, әмма анда да хезмәт хакы алып үзебезнең егетләр эшли, - ди ул.
Бер үк вакытта Стәрле авылыннан район Советына депутат булып та тора Илсур Сабирҗанов. Депутат буларак та, ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр аңа. Сүз дә юк, күбрәк авыл җирлеге үзидарә рәисе килә. Хәленнән, кулыннан килгәнне эшләми калганы юк. Авыл халкы белән бергәләп уздыра торган бәйрәмнәр - Яңа ел, Сабан туйлары да аның ярдәменнән башка гына үтми. Ни дисәң дә, иң беренче чиратта, яшьлеге шунда үткән, маңгай тире тамган һәм дә ике баласы - 7 нчедә укый торган улы Ильяс, Казан медицина институтының педиатрия бүлегендә укучы кызы Алсуның (ул да, әтисенә охшап, мәктәпне медальгә тәмамлаган) туган авылы бит Стәрле. Туган-үскән җире Буага кайтып килгән чакларында да: «Менә ичмасам Стәрле үзебезнеке», - дип кайтып керә ул монда.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: