Шәһри Казан

Артист Нуриәхмәт Сафин: “Әнием кочагымда үлде”

Гомерен театр сәнгатенә багышланган Нуриәхмәт ага Сафинны кунак бүлмәсенә дәштек. Адәм баласы ни генә күрми дә, нинди генә авырлыкларга чыдамый. Кара полосадан соң агы килә дип өметләнеп яшәсә дә, ул ак көннәр тиз генә килеп җитмәгән чаклар да була.

20 еллап күчмә театрда, аннан Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында эшләгән Нуриәхмәт ага Сафинга бүгенге тыныч, матур картлыгына җитәр өчен бала вакыттан кыенлыклар күрергә туры килә.

– Нуриәхмәт абый, сез әтисез үскән бала. Балачагыгыз авыр булгандыр?
– Әти була торып әтисез үстем мин. Законлы үлеп китсә икенче төрле әле. Мин отчествомны 50 яшьтә генә сатып алдым. Чоры шундый булган. Әнинең ире сугышка китеп һәлак булган. Ул вакытта авылда ирләр бармак белән генә санарлык. Шуңа да үзләрен бик иркен тотканнар күрәсең. Мин әтисез туган. Авылда минем кебекләр тагын бар иде...

– Отчествоны сатып алдым дисез. Ничек итеп?
– Яшь бара, пенсиягә чыгарга, документлар җыярга кирәк. Училищедагы дипломымда әтинең исеме мин әйткәннән генә язып куелган. Паспорт, хәрби билетта әтинең исеме язылмаган. Районда 20 сум түләп, документларга әти исемен яздырып була дигәнне ишеттем дә, шулай эшләдем.

– 50 яшькә җиткәнче бу кыенлыклар тудыргандыр бит? Партиягә керүләр дә җиңел булмагандыр?
– Комсомолга кергәндә елатып бетергәннәр иде. Сафин Нуриәхмәт. Әтиегезнең исеме ник юк? Алай була алмый, дип җанымны ашадылар.

– Андый мизгелләрне ничек үткәреп җибәрергә өйрәндегез?
– Үткәреп җибәрү булмагандыр инде. Ул йөрәгемдә калгандыр. Бәгыремә тагын кайчан кагылырлар икән дип яшәдем.

– Шундый балачагыгыз өчен әниегезгә үпкә булмадымы?
– Юк, әлбәттә. Чөнки әнинең үз-үзен тотышы юлдан язган хатыннарныкы кебек түгел иде. Шулай туры килгән инде аңа. Әнием 90 яшендә вафат булды. Әнидән башка апам булса да, әнидән бүтән кешене якын күрмәдем. Ул әтием дә, ярдәмчем дә, дустым да булды. Бернәрсәгә дә каршы килмәде. Икенче төркем инвалид булса да. Минем авылдан китүемә дә каршы булмады. Миңа ышангандыр. Эчмәдем, тартмадым, бозык юлда йөрмәдем. Ул мине төрле юллар белән укытты.

– Шундый шартларда үсеп тә, ник театр дөньясын сайларга булдыгыз? Иҗади һөнәр дә бер дә җиңел түгел бит...
– Мәктәптә укыганда мәдәни чараларда бик актив идем. Авылыбызда көчле иде мәдәни тормыш. Бөтенесендә катнашып, үсеп, шул юлдан киттем. Башка һөнәр сайлау башыма да килмәде. Артист булу хыялы 7нче сыйныфта укыганда тугандыр. Тик ул хыялны берәүгә дә ачмадым. Казаннан математика укытырга практикант җибәргәннәр иде. Шуңа ачылып китеп, артист буласы килүемне сөйләдем. Ул Казанга килгәч училищеда артистлар әзерли торган төркем җыячакларын белеп, миңа хәбәр итте. Әзерләнеп килеп, шулай укырга кердем.
Мин “Тасма” клубында да эшләдем. Анда безнең бию түгәрәге генә дә 5-6 иде. Хәзерге заманда бөтенесе акчага корылган. Ул вакытта бөтенесе бушлай иде. Бөтенесе дә профессиональ булмагандыр, тик үзләрен укытучылыкка багышлаган кешеләр эшләрен бик яратып башкарды. Хәзер дәресен генә укытырга тырышалар.

– Ә ришвәтчелек дигән әйбер бар идеме?
– Юк, бүләк, күчтәнәч бирү дигән әйбер бездә булмады.

– Училищедан соң авылга кайткансыз. Күчмә театрга ничек килеп эләктегез?
– Мин авылда эшләгәндә безгә Күчмә театр гастрольләр белән килә иде. Анда төркемдәшләрем дә эшли иде. Алар чакырып китерде Казанга.

– Авылдан чыгып киткәнгә үкенмәдегезме?
– Юк, әлбәттә. Укытучы булу хыялым да бар иде. Театр училищесына алмасалар, укытучылыкка киткән булыр идем.

Реклама

– Күчмә театр ул бит гел юлда, гел гастрольләрдә...
–25әр көн йөри идек. Кайтып өйдә өч-дүрт көн торасың да, тагын чыгып китәсең. Хатын мине: “Трусигыңны юдырасың да, китеп барасың”, – дип сүгә иде. 20 ел шулай йөрелде. Бик матур рольләрем калды. Репертуарда 8 ролем бар иде. Ул чорда урам белән – урам, квартал белән квартал сугыша башлады. Балалар өчен курыктым. Начар юлдан китәрләр дә, мин гаепле булырмын, үземне гафу итә алмам, дидем.

– Режиссерлар белән каршылыклар еш буламы?
– Еш була. Мин бераз кирерәк кеше. Чөнки мине син образның авторы булырга тиеш дип өйрәттеләр. Аны сизәм, аның хәрәкәт тасмасын күрәм. Ә режиссер керә дә, үзгәртә башлый. Әлбәттә бу миңа ошамый.

– Шул кирелегегез өчен тормышта да зыян күргәнегез бармы?
— Бардыр инде ул. Үз фикеремне һәрвакыт кешенең йөзенә карап әйтәм. Бигрәк тә җитәкчеләргә. Ни өчен туры әйтәм? Чөнки үзем тәртип бозмыйм. Берәү дә Нури абый сәхнәгә эчеп чыкты, тегеләй эшләде, болай итте дия алмый. Мин намусым чиста икәнне беләм. Заманында бер директорыбыз: “Мин аны куа алмыйм инде, ул үзе китәргә мәҗбүр булачак”, – дигән. Үз гомеремдә ун директор алмаштырдым инде. Әлегә алар китеп тора, ә мин һаман эшлим. Кешегә нәрсәдер әйтер өчен иң башта үзең хаклы булырга, син шуны тоя алырга тиеш.

– Хатыныгыз белән мөнәсәбәтләрдә дә шундый кире кешеме сез?
– Икебез ике төрле кеше. Тора-бара барыбер җайлашасың инде. Өйгә нәрсәдер алу, өйдә матурлык, җылылык тудыру буенча аңа ышанам, кысылмыйм. Савыт болай тордымы, тегеләй торамы – анысында эшем юк. Иң мөһиме – минем өстәлгә тимәсен.

– Ничек танышып-кавыштыгыз?
– Апаска гастрольгә баргач, даруханәгә керергә туры килде. Аны шунда күрдем. Аннан ул Казанга килгәч, очраклы рәвештә мин спектакль карарга баргач, театрда очраштык. “Артистлар да спектакль карый мени?” – дип үзе сүз катты. Ул вакытта Казанга күченеп килеп, эшли башлаган иде инде. Бер ел очраштык та, өйләнештек.

– Кешене белү өчен бер ел бик аз түгелме?
– Юк. Ул вакытта яшем дә бар иде инде. 25 яшьтән узсам, өйләнә алмам дип курыктым. Ә менә улым ашыкмый. Инде яше кырыктан узды. Фатиры, машинасы, яхшы эше бар. Гаиләсе генә юк.

– Әниегез озак еллар сезнең белән яшәгән. Хатыныгыз моңа каршы булмадымы?
– Башта бу адымны хуплады димәс идем. Үзебез дә кечкенә бала белән, кысан фатирда яшәдек. Ялларыңда кайтып булышырсың, дигән иде. Җәй көне мин нәрсә булыша алам соң? Гаилә белән торыйммы? Сезнең якка кайтып булышыйммы? Әллә әни янына кайтыйммы, дигәч, ризалашты.

– Гадәттә әбиләр туган йортларын, авылларын бик сагына бит. Әниегез дә сагынгандыр инде...
– Кайда малай – мин шунда, диде. Үкенмәде. Авылны сагынам дип теңкәгә тимәде. Хәзер дә бик сагынам әнине. Искә алмый калган бер көнем дә юк. Әнием кочагымда үлде. Мин гастрольләрдә вакытта гына китмәсен иде дип Ходайдан сорый идем. Ул мине ишетте. Әнине авылга җирләмәдем, шуның өчен генә бераз үкенәм. Аның каравы, мин аның каберенә теләсә кайсы вакытта бара алам.
Әнигә кадәр берәүне дә җирләгәнем булмады. Якыннарым үлсә нишләрмен, кая барып бәрелермен икән дип уйлый идем. Әнидән соң апа, җизни дә китте. Ә башка туганнарым юк.

– Үзегезнең 4-5 бала тәрбияләү теләге булмадымы?
– Юк. Аларны бит үстерәсе, тәрбиялисе дә бар. Хатынга да, миңа да мирас булып йортлар, дачалар калмады. Без тормышыбызны аллюминий кашыклардан башлаган гаилә. Шул яшемә җитеп, зур бурычлар алып яшәгән кеше түгел. Булганына шөкер итеп яшим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 гыйнвар 2022 - 17:04
    Без имени
    Шундый ирларда бар икан эле афарииин узегезгада балаларыгыздан шундый хормат курерга язсын Аллакаем!!!!