16+

“Аяз белән яшәү җиңел булмады. Ул гадәти кеше түгел иде.” (Гамьле әңгәмә)

Язучының мирасын барлау, аның архивларын тәртипкә китерү, үзе исән чакта бастырып өлгерә алмаган язмаларын китап итеп әзерләү өчен үзе бер гомер кирәк кебек. Яраткан язучыбыз Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева ире өчен өч гомер яшәгән кебек. Башта ул аның тоткынлыктан кайтуын көтеп ала, мәхәббәт хатларына уралган яшьлек еллары уза. Аннан бергәләп тормыш көтү һәм берсеннән-берсе сәләтле балалар үстергән еллар.

“Аяз белән яшәү җиңел булмады. Ул гадәти кеше түгел иде.” (Гамьле әңгәмә)

Язучының мирасын барлау, аның архивларын тәртипкә китерү, үзе исән чакта бастырып өлгерә алмаган язмаларын китап итеп әзерләү өчен үзе бер гомер кирәк кебек. Яраткан язучыбыз Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева ире өчен өч гомер яшәгән кебек. Башта ул аның тоткынлыктан кайтуын көтеп ала, мәхәббәт хатларына уралган яшьлек еллары уза. Аннан бергәләп тормыш көтү һәм берсеннән-берсе сәләтле балалар үстергән еллар.

Бүген исә Нәкыя апа Аяз Гыйләҗев мирасы сагында торучы гына түгел, ә аны кадерләп-бөртекләп халыкка ирештерүче дә.

“Гадәти язучы түгел иде”
Нәкыя апа белән очрашып, аның хәлләрен белештек. Кайбер серләрне газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
– Нәкыя апа, хәлләрегез ничек?
– Хәлләр яхшы, гадәттәгечә тик тора алмый торган бер хатын-кыз инде мин. Һаман шулай яшәвемне дәвам итәм. Эшлим. Аязымның иҗатын барлап яшим.

– Без сезнең бик актив кеше булуыгызны беләбез. Соңгы вакытта Аяз абый Гыйләҗевның 6 томлыгын туплап чыгардыгыз. Бу эш ничек башланып китте? Аяз абыйның әле бер дә бастырылмаган иҗаты бармы?
– Моны сөйләр өчен ике-өч көн дә җитмәс. Кыскача гына ничек итеп җавап бирим икән?! Аяз исән вакытта ук аның иҗатын компьютерда җыя башладым. Баштарак машинкада мин дә бастым, Аяз үзе дә машинкада язды. Аннан редакцияләп, үзе кабат яңадан баса иде. Компьютерда хәзер җиңелрәк.
Аяз бик таләпчән булды. “Миннән хата калырга тиеш түгел”, – дип әйтә иде. Аның архивының тулысынча электрон вариантын булдырасым килде. Искәндәр компьютерны өйрәтеп торды, Рашат улым компьютерны алып килде. Аяз барында ук бик күп басылды. Аның аралашкан кешеләре белән хатларын тематик яктан тәртипкә китердем. Ибраһим Сәлахов, Вахит Юныс, Миргазиян Юныслар белән язышкан хатларны барладым. Аязның машинкада басылган әсәрләре аерым төпләмдә, еллар сугылып сакланалар. Әлегә ул архивны чыгармыйм. Бүгенгә аларның шактыен басып бетердем. Ә аңа язылган хатларга кагылмадым әле.

– Нәкыя апа, язучының беренче әсәрләрен укучы сез булгансыз, димәк?..
– Аязның үз фикере бар иде. Кайбер язучы хатыннары ирем миңа беренче укыта иде, дип әйтәләр. Юк, Аяз үзенчә язды, үзенчә редакцияләде. Ул минем фикергә беркайчан да мохтаҗ булмады. Аяз ул гадәти язучы түгел иде. Ул миңа гомер буе: “Әнисе, син миннән гадәти кеше ясама, мин гадәти кеше түгел”, – дип әйтә иде. Базарга җитәкләшеп чыкканда да, кайтышлый: “Нәрсә күрдең”, –дип сорый миннән. Бәрәңге, ит, фәлән-төгән, дип санап китәм. “Ай-яй тирән фикерләвең юк. Ә мин монда бер романлык нәрсәләр күрдем, тормышны аңладым. Ә син өстән-өстән генә күрәсең”, – дия торган иде. Кызык кеше иде. Әле менә Мансур улымның кызы Зифа язган сүзләрне искә төшерәм: “Бабай белән урманнарга керсәк, әй кызык иде”. Чыннан да, ул оныкларны барысын бергә алып үзе белән йөртте. “Тезелешеп кереп киттек урманга. Бабай кычкыра: “Балалар, балалар, таягым сызгыра”, – дип чакыра. Бөтенебез җыелышып килдек. Кая дибез? Таяк сызгырмый, бабай аска карарга куша, анда гөмбә тапкан икән ул”, – дип язган Зифа.

Төрмәдән хат килсә...
– Аяз абый белән очрашып танышкан көннәр истәме?
– Безнең очрашып танышулар да гадәти генә түгел бит. Мин беренче сыйныфта укыганда Аяз Сарман мәктәбендә унынчы сыйныфта иде. Әнинең сеңлесе Наҗия апа Аязның әнисенең энесе Мирзаһит абыйның хатыны. Наҗия апамның да йорты булгач, мин анда еш барып йөрдем. Аяз шунда килеп йөрде. Шулай итеп, без-беребезне шул вакытта ук табыштык. Чын мәгънәсендә мин аны күреп яратып калганмын. Аннан Аяз унынчыны тәмамлагач, Казанга китеп барган. 1945 елның сентябрендә университетка керде. Ачлыкка түзә алмыйча укуын ташлап кайтты. Багражга әйләнеп кайткач, комсомол эшендә катнаша. Зәй районы буйлап капчыгын асып, кирза күн итекләре белән саз ерып, авылларда эшләп йөри. Шунда ялган комсомол оешмалары хакында, авыл халкының фәкыйрьлеген күреп, СССРның бөтен халыкның икмәген Аурупага җибәрүен белеп (1947 елда халыкның соңгы икмәкләрен илтелгән), күреп яшәгән, шуны гел сөйли иде. Ул шул чакта ук язучы булып камилләшкән булган инде. Мөгаттәрә әни әйтә иде, тумыштан ук язучы иде ул дип. Аларның 4 малае бар. Азат абый, Аяз, Алмаз, Альберт. Аяз шул елларда ук хикәяләр яза. Бу вакытны Аяз соңрак бетле-хәерче чагымда дип искә ала иде. Ул чакта мине күрми инде. Ул безнең Әхмәт авылыннан 34 чакрым ераклыкта, Югары Баграҗда укый. 10нчы сыйныфны укырга Сарманга килә. Бер ел Сарманда укыган дәвердә безнең авылдагы Мирзаһит абый белән Наҗия апа йортында яши. Аяз 1948 елда кабат Казанга китә, татар бүлегенә укырга керә. Үзенең яшьтәшләре белән укый башлый. Ләкин ялган Совет системасын кабул итә алмый, шундый хикәяләрен дә яза ул. “Ана” дигән хикәясендә сугыш кырында үлеп калган малае өчен әнисенең бәргәләнгәнне сурәтли. Ә аның әлеге хикәясе турында Аяз чын дөреслекне күрми, дип мәкаләләр яза башлыйлар. Ул газеталар әле дә исән, авторын В.Сарманов дип куйган булалар. 2 курста укыганда, 1950 елның 21 мартында Аязны кулга алалар.

Сталин үлгәннән соң, лагерьда сәяси тоткыннар Аяз кебек бик сөенешә. Караганда лагерьларында ул зур галимнәр, зыялылар һәм бөтен чит илдән килгән башка әсирләр белән аралаша. Баштагы елларда аңа елына рус телендә 2 хат кына язарга рөхсәт ителә. Ул хатларны Мирзаһит абыйларга язды, Мирсәет карт (Аяз Гыйләҗевның әтисе – авт.) 34 чакрым араны җәяү үтеп, шул хатны укырга килә иде. Аннан 1954 елда эшләрен яңадан тикшерер өчен сентябрь аенда Аязны Казанга алып кайттылар. Эшләрен тикшергәннән соң этап белән үзен кире килгән җиренә җибәрделәр. Казанда чагында аның янына энесе Алмаз абый белән бергә бардык, ләкин очраша алмадык. Кире Сарманга кайтып киттем. Алмаз абый Казанда укый иде. Икенче көнне ул яңадан анда барган, күрешкәннәр. Минем турыда сүз булган. Аяз: “Нәкыя ниндиерәк кыз булып үсеп җитте”, – дип сораша. Алмаз абый минем хакта начар сөйләмәгәндер инде. Шуннан озак та үтмәде, ул миңа атап лагердан хатлар яза башлый. “Нәкыя сеңлем, син мине онытмадыңмы?” – дип башланган иде аның беренче хаты. Аптырап калдым, бу вакытта мәктәптә укытып йөрим. 18 яшьлек кызга төрмәдән хат килә. Авылда шау-гөр. Бик куркыныч кеше икән ул Аяз, дигән сүзләр колакка керә. Аннан хат килү бик дәрәҗә түгел иде инде. Минем тирәдә дә егетләр йөри торган чак. Тик Аяз мине берсе артыннан берсе язган хатлары белән “исертте”. Икенче хатына җавап яза башладым инде. Алга таба китеп булса да әйтәм, Аяз төрмәдән соң миңа көндә хат яза иде, бер дә арттырып әйтмим. Үзе дә миннән көн саен хат язуымны таләп итә иде. Ул хатлар төргәк-төргәк барысы да саклана. Шулай ипләп-ипләп миңа кармак салып, аның кармагына эләктем. Кайбер көнне өчәр хат килә. Әле килмәсә, борчыла ук башлыйм. Соңрак Аяз кайткач, үзебезнең Бузат чишмәсе янында беренче тапкыр сөйләштек. Илзира Юзаева эшләгән “Ватандашлар” киносында шул мизгелләрне төшерделәр. Миңа шунда Аяз су эчертә. “Нәкыя, без өйләнешсәк, монда агач утыртабыз, яме?”, – ди. Бу чыннан да шулай булды. Аяз тоткынлыктан кайтуга укырга керү өчен Казан белән ике арада йөри башлады. Багражда берәр атна була да, Әхмәткә чабып килә минем янга. Шунда ул елны Казанга укырга бармавымны сорады, дөрестән дә, укырга китмәдем. Аннан 1956 елны татар бүлегенә укырга кердем, ул чакта Аяз өченче курста иде. Аның университетка кире кайтуы үзе бер вакыйга. Ул чактагы ректор Нужинга бик рәхмәтле булды.

“Проходнойга килен булып төштем”
– Очрашасыз, укыйсыз, Казанда яшисез…
– Беренче курста укыган чакта безне Алексеевск районына эшкә алып киттеләр. Рәфыйк Исмаилович Нәфыйков җитәкчелегендә эшләдек. Шулай шау-гөр килеп, анда 20 көн чамасы эшләп кайттык. Казанда вакытлыча Гыйлемсорур апаларга фатирга төшкән идем. Аяз шунда көн саен иртә дә, кич тә килә икән. Мин авылда эштә чакта бөтенләй хәбәр салырга уйламадым да. Телефон да юк бит. Кайту белән, Гыйлемсорур апа өйгә дә кертмичә, Аяз янына җибәрде. Аяз мине: “Синең бер дә җаның юкмыни?!” дип ачуланып каршы алды. Аннан ул миңа Володарский урамыннан (хәзерге Колхоз базары тирәсе) фатир тапкан. Тулай торакта урнаштырмыйм, анда егетләр белән йөрисең, диде. Үзе Островский урамында тора. Аяз мәкаләләр язса, аны бастырырга куркалар. Өченче курста укыган Мөкаддәс Йосыпов белән (бик озак еллар телевидениедә эшләде) “Яшь Сталинчы”га мәкаләләр бирәләр. Аяз язып тора, акчасын бүлешәләр. Ул чакта гонарарлар күп иде. Бик күп эшли иде. Шуны күреп “Чаян” журналында Шәүкәт Галиев аны эшкә чакырып ала. 1957 елның 3 мартында ул журналда эшли башлады. Шунда Аяз өйләнешәбез, дип минем янга килде, Фәрваз Миңнуллин безнең шаһит егете булды. Мин такта чемоданым белән 1957 елның 4 мартында тетя Шураның проходной бүлмәсенә килен булып төштем. 27 апрельдә туй ясарга булдык. Шулай яши башладык. Туйлар үтте, бер-бер артлы уллар алып кайттым. Беренче улым Искәндәрем тугач үз әнием безнең белән яши башлады. Әнкәй безнең белән 33 ел гомер кичерде. Ул булмаса, мин балалар да үстерә, укый да алмый идем.
– Нәкыя апа, улларыгыз бүген ил-көн алдында йөзләре чиста, акыллы, гыйлемле балалар. Шундый балалар үстерер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Балалар үстерер өчен иң беренче ир белән хатынның әти-әниләре дә балаларны яратып үз итеп, бер гаилә итеп яшәргә тиеш. Минем яктан да, Аяз ягыннан да безгә ярдәм иттеләр. Кайнатам Мирсәет карт: “Сез икегез дә холыксыз, сезнең белән Нәүбаһар интекмиме икән?” – дия торган иде. Алар да бер тавыштан булышып яшәделәр. Искәндәрне дә, Мансурны да студент чагымда алып кайттым бит. Аязның да бу вакытта бер-бер артлы пьесалары куела башлады. Аннан без үзебез дә әткәйләргә булыша алдык. Без тернәкләнеп киттек. Аязны озак та тормый 1961 елның апрель аенда Язучылар берлегенә алдылар. Шунда ук аның бөек язучы булуына бернинди икеләнү булмады. Аны зурладылар, 1961 елны ике бүлмәле фатир бирделәр. Андый шатланганымны гомеремдә дә хәтерләмим, бик күп җәфаланып йөргәннән соң, беренче үзебезнең куышыбыз гына түгел, хан сарае булды ул. Аннан Аязны Мәскәүгә укырга җибәрделәр. Шунда ул “Өч аршин җир”не язды. Аңа кадәр дә чыгарган китаплары бар иде.

– Нәкыя апа, Аяз абый көчле кеше иде дисез. Аның белән яшәве авыр идеме?
– Аяз белән яшәү җиңел булмады. Ул гадәти кеше түгел иде. Аның өчен үзенчәлекле игътибар кирәк. Ничектер мин аның көен тапканмын инде. Ул миңа: “Әнисе, син булмасаң, мин бер көн дә яши алмас идем,” – дип әйтә торган иде. Кычкырышкан чаклар да булды. Холкына түзәрлек түгел иде кайчак. Сабырлык кына түгел, мин дә дулый идем. Ул вакытларда миңа: “Мин үземә урын таба алмыйм, кая барсам да эзәрлеклиләр. Фикеремне берәү дә уртаклашмыйм. Сине сүгеп, үземне тынычландырам”, – дия иде.

“Язам һәм бушанам”
– Аяз абыйның иҗатын өйрәнүчеләр күп. Бүген кемнәр белән аралашасыз? Хәлегезне белүчеләр бармы?
– Яшьтәшләр, Аязның чордашлары китеп-бетеп баралар инде. Хәлебезне белүчеләр күп. Аяз 2002 елның 13 мартында вафат булды. Шуннан башлап, без Галиәсгар Камал тееатрының һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шамил Зиннурович Аяз чирләгән вакытларында гел килеп торды, җирләү эшләренең бөтенесен үз өстенә алды. Театр кешеләре хәзерге вакытта да безнең хәлне белеп торалар. Аязның әсәрләре еш сәхнәләштерелә. Әле яңарак яшь режиссер Илгиз Зәйниев “Өч аршин җир”не К.Тинчурин театрында куя башлады. Тамашачы бик җылы кабул итте. Илгиз Зәйниев “Язгы кәрваннар”ны да куярга теләвен белдерә, аның белән күрешеп торабыз. Хәлне белүчеләр, шул ук вакытта Аязның иҗатын өйрәнүчеләр өстәлеп кенә тора. Моннан 13 ел элек Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе язарга дип килгән Миләүшә Хәбетдинова белән даими аралашып яшибез. Аяз Гыйләҗев драматургиясен Уфадан ук өйрәнергә килгән, аннан кандидатлык диссертациясен яклаган (2005 елда Аязның туган көнендә) Гүзәл Сәгыйтова белән якыннан аралашып яшибез. Аннан Аязым белән ул исән чагында ук танышып аралашып калган, аның дүрт повестын төрек теленә тәрҗемә итеп Төркиядә бастырган (“Өч аршин җир”, “Җомга көн, кич белән”, “Яра”, “Язгы кәрваннар”) төрек кешесе тәрҗемәче, язучы Фатиһ Кутлу бар. Үткән айларда Төркиядә чыгып килә торган бер әдәби журнал татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗевка багышланган махсус сан чыгарырга теләкләре булуын белдереп, бу эштә Фатиһ Кутлудан ярдәм сораганнар. (Әлеге журнал үткән бер санын Чыңгыз Айтматовка багышлап чыгарган булган.) Фатиһ әлеге санны ике ай буена энәсеннән җебенә хәтле әзерләп тапшырды. Анда Аяз Гыйләҗев иҗатына карата төпле фикер әйтүчеләрнең – замандашларының, язучы һәм галимнәрнең фикерләре тупланды.

Рәсимә Галиева, 2019

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading