16+

Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.

Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.

– Айгөл, әти-әниегезнең гомере кыска булган. Их, бүген алар исән булса иде, дип өзгәләнгән чакларыгыз еш буламы?
– Бик еш. Әти белән әнине югалткач, күпләр мине: «Вакыт барысын да дәвалый. Еллар узган саен, син дә күнегерсең», – дип юатты. Әмма вакытның югалту ачысын дәваламаганлыгына инандым, чөнки аларның юклыгы көн саен сизелә. Әти-әнине сагыну, юксыну хисе гомерем буена сузылачак икәнен дә тәгаен беләм. Шулай да минем өчен иң кызганычы – балаларымның алар белән аралаша алмавы, күрмәүләре, чөнки оныкларына дәү әти-дәү әниләре бик күп әйбер биргән булырлар иде. Алар бөтенләй башка иде шул. Мин гаиләдә бердәнбер бала, әтинең сөекле кызы идем. Мәктәптә укыганда исә бик тыйнак булдым. Хәзер кызыма карыйм да, ул гел минем төсле. Дөрес, әти-әнинең үлеме минем үземне дә үзгәртте. Сыйныфташларым белән очрашкач та, алар: «Айгөл, синең холкың җир белән күк арасы», – диләр. Ниндидер бер тормыш этабын узган саен, кеше үзгәрә, диләр. Чынлап та шулай. Кеше ныгый, җитдиләнә, «ал күзлек»ләрен кырыйга алып куя... Әни бик тыйнак, сабыр кеше иде. Ул әти һәм мин дип яшәде. Ә ялгыз калгач, бөтенләй коелып төште. Шуңа күрә күп җаваплылык миңа – 19 яшьлек кыз бала җилкәсенә төште. Ул вакытларда миңа кайгырып, елап утырырга вакыт булмады шикелле. Институтның беренче курсында укыганда, ике эштә эшләргә туры килде. Гаиләбез өчен авыр чакларда минем өчен иң мөһиме – әнине тормышка кайтару иде. Әти киткәннән соң, әни үз эченә бикләнде. Бер кеше белән дә аралашмады. Дөресен генә әйткәндә, хатын-кыз буларак, мин аны парлы итеп күрергә тели идем. Ләкин әни: «Әгәр ул кеше тулысы белән әтиеңә охшаса, мин риза», – дип әйтә иде. Кызганыч, әнинең әтидән башка яшәлгән дүрт елы яшәү булмады инде.


 

– Исән чакларында сез аларның хәер-фатихасын ала алдыгызмы соң? Сәхнәдәге беренче уңышларыгызны күреп киттеләрме?
– Юк, алар һәрвакыт каршы булды. Әнинең бар хыялы – мине гаиләдә бәхетле итеп күрү иде. Ул кечкенә чагымнан ук гел шул бер теләкне теләде. Мин аны хәзер генә аңлыйм, чөнки хатын-кыз ирдән уңса, гаиләсендә тәртип булса, бар җирдә дә бәхетле була. Ә инде бәхетсез хатынның бәхетсезлеге бөтен тирә-юньгә тарала. Ул башкалар белән мөнәсәбәтләрендә дә, эшендә дә чагыла. Аллага шөкер, әнинең теләкләре Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән чагына туры килгәндер. Әти дә минем театр артисты буларак сәхнәгә чыгуыма каршы иде. Мин аны да бик яхшы аңлыйм, чөнки үзем дә балаларымның бу юлдан китүләрен теләми идем. Ләкин барысы да бездән генә дә тормый. Әти ничек кенә каршы килсә дә, мин барыбер артист булдым. Дөрес, хыялымдагыча, киноактриса түгел, ә җырчы буларак танылдым. Ул чакларда бу һөнәргә Мәскәүдә укыталар иде бит. Ә бердәнбер кызларын башкалага укырга җибәрү әти белән әни өчен башка сыймаслык хәл иде.

– Чынга ашмаган хыялыгыз калган икән алайса, Айгөл.
– Әйе, ләкин миңа үземне барыбер кинода сынап карау бәхете тәтеде. (Көлешәбез. Исегезгә төшерәбез, Айгөл «Бичаракай» фильмында Гүзәл ролен башкарды. – Авт.) Әгәр чынлап торып сөйләшсәк, бу хыялга күңел түрендә әле дә булса урын бар. Кинопленканы кирегә әйләндерсәк, мин барыбер киноактриса булган булыр идем. Нинди роль бирүләренә дә игътибар итмәс идем шикелле, чөнки миңа кинога төшү процессы бик ошый.

– Сезнең теләк-хыялларыгызны улыгыз Камил чынга ашырып килә дип беләм.
– Әйе. Узган ел ул «Хәлимә» фильмында төп рольләрнең берсен башкарып, барыбызны шаккатырды (көлә). Югыйсә мин аны сәнгатьтән гел ераграк йөртергә тырыштым. Һәм менә сиңа мә! Геннар үзенекен итә шул! X сыйныфта ул үзе Гөлнара Качалова театр студиясенә барып язылып кайткан. Алар диплом эше итеп «Евгений Онегин» әсәрен алганнар иде. Аны карагач, мин улымның сәләте һәм теләге барлыгына инандым. Әгәр сәләте булмаса, иҗат юлыннан алып китәр өчен барын да эшләр идем. Мәктәбендә дә театр түгәрәге бар. Анда да бик актив шөгыльләнәләр. Шунысы мөһим: минем фамилия бервакытта да алдан йөрми. Улыбызны да Камил Юсипов дип беләләр. Үзем дә, балаларым да танылган фамилиягә аркаланырга теләмәдек. «Шамил Бариевның кызы булгач...» дигән сүзләрне ишетү минем ачуымны чыгара иде. Минем һәрвакыт үз тырышлыгым белән уңышка ирешәсем килде. Балалар да шушы фикердә торалар.


– Әлеге фильмны нинди хис-кичерешләр белән тамаша кылдыгыз?
– Бик дулкынландым һәм, әни кеше буларак, горурландым. Ләкин шул ук вакытта балам өчен борчу хисе дә бар, чөнки артист уза торган юл – бик катлаулы. Анда дан-шөһрәттән баш әйләнеп, башка юлдан да кереп китәргә мөмкин. Аннан соң, бу өлкәдә көнчелек бик зур. Шуңа күрә мораль яктан бик көчле, какшамас булырга кирәк. Дан-шөһрәт булган җирдә көнчелек, аяк чалу, кызганыч, гадәти күренеш. Мине, әни кеше буларак, менә шунысы аеруча борчый.

– Кызыгыз Айлинә нәрсә белән шөгыльләнә?
– Кызым, Аллага шөкер, нормаль эш белән шөгыльләнә (Рәхәтләнеп көлешәбез. – Авт.). Алай да аның сайлаган юлы безнең өчен шулай ук гаҗәеп булды. Ул КАИның самолет төзү факультетының беренче курсында укый. Бу – бары тик үзенең теләге иде. Шуңа да бик нык кызыксынып, яратып укый. Хыялы – киләчәктә үзенең самолетын төзү.

– Айгөл, ирегез Ленар гел янәшәгездә. Сезнең бәхет һәм бәхетле гаилә формулагыз нидән гыйбарәт?
– Бу бик авыр сорау, чөнки ул – һәр гаиләнең үзенеке. Минем өчен бәхет – күңел тынычлыгы, өемә кайтып кергәч, мине аңлый, ярдәм итә торган якын кеше булуына ныклы ышаныч. Ленар белән 20 ел яшибез. Безнең дә төрле чакларыбыз булды. Эшсез утырган вакытлар да шактый иде. Иҗат кешесе өчен эшсез өйдә утыру ул – мораль яктан бетерә торган бик зур сынау. Шул чакта ирем һәм балаларым бик зур терәк-таяныч булды. Аннан соң, безнең гаиләдә бер-беребезнең уңышлары һәрвакыт чиратлашып бара. Мәсәлән, әлеге вакытта иҗатымда актив чор, иремнең эшендә, киресенчә, тынычрак. Андый чакларда бер-беребезнең күңелен күтәрәбез. Безнең һәрчак барысы да ал да гөл, без – идеаль гаилә дип әйтмим. Ызгышкан, әйткәләшкән вакытларыбыз да була.


 

-  Андый чакларда кайсыгыз юл куя?
– Мин инде, әлбәттә! Гомумән, мин бит сөйләшмичә булдыра алмыйм. Эчемдәгесе – тышымда. Ә ирем хәрби кеше буларак сабыр, тәртип ярата торган җитди кеше. Соңгы сүзне дә һәрчак ул әйтә. Аннан соң безне якынайта торган тагын бер шөгыль – сәяхәт итү. Матди яктан мөмкинчелек булмаганда да, бурычка акча алып булса да, чит илләргә барып кайтабыз. Аның каравы сәяхәттән илһамланып, яңа идеяләр белән кайтабыз. Ирем дә иҗаттан бөтенләй үк ерак кеше түгел. Рәсем ясарга, фотога төшерергә ярата.

– Айгөл, эстрада сезне бәхетле итәме?
– Итә. Мин һәрвакыт: «Хатын-кыз гаиләгә генә бәйләнергә тиеш түгел», – дип әйтә киләм. Күп акча китермәсә дә, хатын-кызның яраткан эше булырга тиеш. Бер-ике көн өйдә утырсам, күңелем төшә, ә һәр аралашу миңа энергия бирә.

– Аралашу дигәннән, сез интернет, социаль челтәрләрдән иң актив кулланучы артистларның берсе. Анда язган фикерләрне, сүзләрне дә йөрәгегезгә якын алып, кайвакыт артык борчыласыз кебек тоела...
– Мин Инстаграмга иң беренче теркәлүчеләрнең берсе булганмындыр, ләкин узган елның декабренә кадәр «кеше ни әйтер?» дигән уй белән, аны ябык тоттым. Юләр булганмын инде (көлә). Нишләтәсең, Совет заманындагы тәрбия безне әле дә булса билгеле бер кысаларга куярга мәҗбүр итә шул. Аннан котылырга кирәк инде. Булды, җитте, без ХХI гасырда яшибез! Шуңа күрә анда аралашу да миңа позитив энергия бирә. Тамашачылар да, күп әйберләргә күзләребезне ачтыгыз, ди. Дөрес, күңелем нечкә, еларга да күп сорамыйм, чөнки минем хәтеремне калдырырга күп кирәкми. Кайвакыт якыннарым: «Нигә барысын да язасың?» – дип тә шелтәли. Ә миңа эмоцияләрне чыгарырга кирәк, чөнки шулай җиңелрәк. Безнең, җырчыларның да, шундый ук кешеләр икәнлеген күрсеннәр, белсеннәр. Әти барысын да күңеленә җыеп, инсульт белән китеп барды әнә. Аның театрдагы гаделсезлекләргә күңеле әрни иде. Шуңа күрә хәзер мин Инстаграм булуына сөенеп бетә алмыйм.

– Андагы постлардан аңлашылганча, сез үзегез белән гармониядә яшисез кебек.
– Юк. Төрле чак була. Мин йолдызнамә буенча – Арыслан. Алар позитив кешеләр, тик мин бик нык хисчән. Һәм бу сыйфатым миңа еш кына кайбер нәрсәләргә реаль күзлектән карарга комачаулый. Хискә бирелеп, чынбарлыкны күрмим, ләкин тормышымнан кешене сызып атам икән, аны кабат кертмәячәкмен. Шулай да мине андый халәткә китереп җиткерер өчен бик нык тырышырга кирәк, чөнки мин кешенең яхшы якларын күбрәк күрәм. (Көлешәбез. – Авт.)

– Кабат иҗат юлыгыз турында сөйләшүгә әйләнеп кайтсак, үзегезнең мөмкинчелекләрегезне тулысынча файдаландым дип әйтә аласызмы?
– Юк. Миңа калса, аны соңгы сулышыма кадәр файдаланмамдыр. Әйтеп, эшләп бетермәгән эшләрем бик күп шикелле. Миңа калса, эстрада хәзер акрынлап кына булса да уңай якка үзгәреш кичерә. Мин аны сизәм. Күптән түгел генә Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсе узды. Шуннан соң күп кеше: «Без мондый кичәне күптән көттек», – дип яздылар. Димәк, халык шуны бик көтә. Димәк, без, җырчылар, үзебез дөрес юлда түгел. Халык белән алга таба да шулай аралашып, бер-беребезне ишетеп кенә без уртак, дөрес фикергә килә алырбыз дип уйлыйм.

– 10 апрельдә филармониядә узачак концертыгыз да узганнарыннан үзгәрәк булыр төсле.
– Чыннан да шулай! Алдан ук кисәтәм: тамашачы миннән сәхнә буйлап сикерү, биюләр, шоу көтмәсен. Монда иләктән иләнгән, тормышымдагы вакыйгаларга бәйле җырларым, шигъри монологлар керәчәк. Программаның исемен бер сүз белән атап та булмый. Шулай да аны «Яратучы хатын-кыз тәүбәсе» дип куеп булыр иде. Җырларым, шигырьләр аша соңгы елларда кичергән бөтен хисләремне халыкка җиткерергә тырышачакмын. Дөрес, күңелдә, кеше ничек кабул итәр икән, дигән икеләнү дә бар, әмма мин моны үзем өчен эшләргә тиеш, чөнки күңелем шуның белән тынычлык табар төсле. Әйтәсе хис-кичерешләремне исән чагымда әйтеп калдырасым килә... 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар сина Айгэл!!!

    Мөһим

    loading