16+

Айзирәк Гәрәева-Акчура: "Ашыйсы ризыгың  тешеңне ватып керә..."

Айзирәк Гәрәева-Акчура белән студент елларыннан ук таныш булсам да, бу юлы аны башка яктан ачтым. Төркиягә күченеп киткәч, ул безне анда яшәүче татарлар турында язырга алынуы белән сөендереп, бер-бер артлы әсәрләрен бастыра башлады. Мөһаҗирлектәге татарлар язмышын язучылар бик сирәк. Төркиядәге үзебезнең кояшыбыз белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Айзирәк Гәрәева-Акчура: "Ашыйсы ризыгың  тешеңне ватып керә..."

Айзирәк Гәрәева-Акчура белән студент елларыннан ук таныш булсам да, бу юлы аны башка яктан ачтым. Төркиягә күченеп киткәч, ул безне анда яшәүче татарлар турында язырга алынуы белән сөендереп, бер-бер артлы әсәрләрен бастыра башлады. Мөһаҗирлектәге татарлар язмышын язучылар бик сирәк. Төркиядәге үзебезнең кояшыбыз белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Айзирәк, яңа басылып чыккан “Истанбул малае” повесте Истанбулда яшәүче татарларга багышлана. Нинди татарлар алар?
– Төркия татарлары  күп төрле. Моннан йөз ел элегрәк килгәннәре, яңарак күченгәннәре бар. Бу әсәремә нигездә Истанбулда яшәүче татарларны алдым. Бер гасыр элек әби-бабалары динебезне, милләтебезне саклыйбыз дип бирегә килгәннәр. Бу әсәр мөһәҗирлектәге шул татарларның оныклары турында. Аларның бабалары Төркиядәге татар авылларына нигез салганнар. Бүгенге көндә 6-7 татар авылы исән. Заманында шул татар авылында үскән балалар Төркиянең Истанбул кебек шәһәрләрендә эшкә урнашып яши башлаган. Шулай итеп Төркиядә шәһәрдә яшәүче татарлар да барлыкка килгән. Истанбул шәһәрендә алар үзләренең татар икәнлекләрен саклап, туган авылларына, без ничек башка шәһәрдән кайтып йөрибез, алар да нәкъ шулай кайтып йөри,  элемтәләрне югалтмыйча яшиләр.

–    Төркиядә татар авыллары ничек сакланган?
–    Тарих буенча мөһәҗирләрне төрек авылларына да урнаштырганнар. Шуңа күрә кайбер төрек авыллары да яртылаш татар авылы, яртылаш башка мөһәҗирләр белән катнаш та булган. Мәсәлән, Ике Пынар авылы шундый. Ә бар мөстәкыйль татар авыллары: Әфәнде күпере, Корыһөек. Әйтик, Әфәнде күпере “Мөһаҗирләр” әсәрендәге сурәтләнгән татарлар салган авыл ул. Анда яшәүчеләр җир кимегәннән соң 1950-1960 елларда икенче татар авылына – Гөрсуга нигез салган. Бүгенге көндә Гөрсу йөзем җитештерү буенча махсуслашкан авыл. Аны мин дөньядагы бердәнбер йөзем үстерә торган татар авылы дип тә әйтә алам. Аннары Искешәһәргә якын Корыһөек авылы, Фәүзия апа Бәйрәмова иҗатында зур урын алган Бөгредәлек себер татар авылы бар. Юзгат шәһәре тарафында Чампынар, Самсун шәһәре янында, Хилмия авылларында татарлар яшәгән. Быел насыйп булса, бу урыннарны да барып күрергә ният бар.

–    Аларда  сөйләм теле сакланганмы, зур авыллармы алар? Тормыш ничегрәк анда?
–    Күбесен ул хәтле зур авыллар дип әйтеп булмый. Заманында алар төрекләр белән дә, башка мөһәҗир авыллары белән дә катнашып яшәмәгән. Үзләренең нәселләрен, диннәрен саклау өчен, без авыл белән авыл булып урнашыйк дигәннәр. Бабайлар үзләрен бары авыл саклый дип санаган. Шуңа күрә ул авыллар заманында гөрләп торган, зур булган. Авыл җирлегендә эш мәсьәләсе дә мөһим. Мәсәлән, Корыһөек авылында элек мәктәп булган. 

– Татар мәктәбеме?
– Юк, төрек мәктәбе. Әмма шул авылдан беренче татар укытучылары чыкканнар, Төркиянең  беренче укытучыларыннан булган кешеләр бар. Гыйлем биргәннәр. Мәчетләрен үзләре салганнар.

– Айзирәк, “Истанбул малае” әсәрендә  Төркиядә яшәүче татарларның тулы бер язмышы чагыла. Син аларны тарихи вакыйгалар аша хикәятләргә бүлеп бирергә тырышасың. Әсәрең Төркия татарларына багышланган тарихи ядкәр кебек. Мондый зур әсәргә алыну куркытмадымы?
– Килүгә мәгълүматлар җыя башладым. Дүрт ел эчендә без Бөгредәлек, Әфәнде Күпере, Ике Пынар һәм тагы берничә авылда булдык. Шушы татар авылларының сулышын тоймыйча барыбер бу әсәрләр язылмас иде. Аннары Истанбулның үзендә татарлар күмәкләшеп яшәгән районнарны, аларның сату эшләре барган ательеларын карап, күреп яздым. Һәм, өченчедән,  элеккеге татарларның әби-бабалары турында хәтирәләрен уртаклашуын колакларымны торгызып тыңлап-тыңлап утырдым. Язып барырга тырышам, чөнки кайчан әле Татарстаннан килеп махсус китап язып йөрерләр дим. Заманында Тәүфыйк Әйди язган. Ул татарлар яшәгән һәрбер авылда булган диярлек. Элек яшәгән кешеләр белән 1990 елларда аралашкан. Мин Тәүфыйк абыйның китапларындагы татарларының балалары – яңа буын белән аралашам. Шушы әсәргә тотынганда бераз кыенрак та булды. Шул җирлек кешесе түгел, Төркиянең тарихын-вәзгыятен дә белү, төрле чолганышлы вакытны аңларга кирәк. Ул вакытта, мәсәлән,  татарлар күчеп килгәннәр дә, үз авылларын корганнар да, шунда гына яшәмәгән бит. Дәүләтнең кануннарына буйсынып, табигатенә, климатына, кешеләренә ияләшеп, башка төрки халыклар белән аралашып гомер иткәннәр. 

– Язмадагы төп геройның һәм әнисе Сәрбиназның прототиплары бармы? Язмышлар ничегрәк язылды?
– Алар  гомумиләштерелгән образлар. Геройлардан бер кешене күбрәк күз алдында тотасың инде. Бер яктан  караганда прототип итеп билгеле бер кешеләрне күрсәтер идем, әмма  барыбер җыелма образлар туды. Татарларның  барысын да кертергә тырышканга күрә, бер кешенең генә язмышы белән чиклисе килмәде. Киңрәк итеп күрсәтәсем килде. Сәрбиназны күбрәк кайнанам Әминәдән дә алынды дип уйлыйм. Татарларга  кагылышлы  вакыйгалар-хатирәләре белән күп уртаклашты. Татарча рәхәтләнеп сөйләшә торган иде. Ап-ак йөзле татар апае иде, мәрхүмә булды. Төркиядәге татарлар да шундый, ак йөзле җыйнак кына апайлар. Сәрбиназ да кайнанам гына түгелдер әле. Корыһөек авылы апайлары белән еш аралашам. Алар күңелгә якын, җырлап та җибәрәләр, шаярып кызык хәлләрне дә сөйлиләр, бала вакытларын искә төшерәләр. Шул кадәр тәмле итеп пәрәмәч, кош теле пешерәләр.

– Әминә әнкәң сөйләгән хәлләрдән нәрсә истә калды? Ул бит сезнең нәселгә бәйле вакыйгалар булырга мөмкин
– Күбесе китапка керде. Әни татар авылыннан Истанбулга чыгып киткәннәрен сөйли иде. Юктан гына чыгып китмәгән. Истанбулга Кәбир Канбир исемле татар кешесе килгән. Сәнәгать буенча  эш башлап җибәрә, авылга кайтып гармуннар уйнап йөри торган бер абзый була. Шулай итеп, ул авыл яшьләренә Истанбулда эш булдыра, татарларны җәлеп итә. Кайчандыр әби-бабалары Россиядән шулай килгән бу балалар авылда гына бикләнеп ята алмыйлар. Шәһәргә күченә башлыйлар. Анда да аларны кардәшләре көтеп тормаган. Кечкенә генә йортка кирага  (арендага) урнашканнарын, аның бер очсызлы бүлмә булуын, кумаклар чабышып йөргәнен искә ала иде әни. Шунда тормыш башлап, татарлыкларын саклаганнар, җыеннар үткәргәннәр. Шимбә-якшәмбе көннәрендә татарлар җыелып, пәрәмәчләр пешереп, җырлап биеп диңгез буйларына барганнар. Матди тормышлары никадәр кыен  булса да, татар икәнлекләрен бер-берсенә тойдырып та яшәгәннәр. Ул шуларны  аңлата иде.

– Истанбулда җыеннар дигәннән, Сабантуйны халык ничек кабул итә? 
– Мин хәтта Төркиягә киткәч Сабантуйның никадәр кадерле әйбер икәнен аңладым кебек. Без монда Татарстанның һәр авылда Сабантуй күрәбез дә, шәһәрдәгесен гүләнке кебек кабул итә башладык. Ә менә читтә ул көтеп алынган зур бер бәйрәм. Дөрес, элеккеге татарлар белмәгән аны. 1990 еллардан соң гына башланып китә ул. Бүгенге татарлар да, татар телен белмәүчеләр дә, төрекләшкән татарлар да Сабантуй дигәчтен, Истанбулдагы паркка үзләренең туганнарын-оныкларын ияртеп килә Казаннан килгән артистларны алкышлыйлар. Милли бизәкләрне күрәләр. Казанга кайтсаң миңа да алып кил, диләр. Сабантуй үзенә күрә аралашу өчен бик күңелле бер чарага әйләнеп бара. Төркиядә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бәйрәмләшү дигән әйбер дә көчле. Туганнар, кардәшләр, дуслар кунакка йөри. Татарлар төрекләрдән аермалы буларак электән дә бик яхшы  итеп өстәлләр әзерләгән. Милли ашлар да шулай сакланган. 

– Аралашу дигәннән, читтә яшәүче татарлар җәмгыятьләрдә туплана. Сездә очрашулар буламы?
– Татар җәмгыятьләре бар. Истанбулныкы да, Искешәһәрнеке, Әнкараныкы бар, хәтта Анталиядә яңа килгән татарлар оештырдылар. Мәсәлән, Әнкараныкы күптәннән эшли, ул туктап та тормаган. Истанбулныкы туктатылган булган. Без Искешәһәрдә яшибез, безнең шәһәр җәмгыяте интернетта да актив. Ул җәмгыятьләрнең эшчәнлегендә аерма күрмим. Шулай да Истанбул татарлары элеккедән килгән күченгән татарлар белән эшли. Пандемиягә хәтле Тукайга, Җәлилгә багышланган чараларны даими үткәрделәр. Пандемия вакытында, Идел-Урал җәмгыятенең атна саен зоом очрашуы  ясады. Татарлар белән бәйле бер темага, мәсәлән, бер көнне Корыһөек, икенче вакыт Әфәнде күпере авылы тарихы, яки билгеле бер шәхесләр турында сөйләшәләр. Татарстаннан үзләренең бабалары чыгып киткән район тарихын да өйрәнәләр. Менә шулай итеп онлайн очрашуларга күчтек. Пандемия бездә каты булды. Искешәһәр Казанның кардәш шәһәре, анда Казан татарлары музее бар. Анда татарларга кагылышлы экспонатлар күп. Аның ачылышында Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Хәзерге вакытта ремонт эшләре көтелә, пандемия сәбәпле ул кичектерелде. Музей Татарстан ярдәмендә яңартылачак.

– Айзирәк, Төркия тормышка чыгуың, чәчеңне татар кешесе белән бәйләвең Төркия татарлары өчен зур табыш булды дип саныйм.  Андагы татар тормышын берәмтекләп җыеп, әдәби әсәргә төреп бирүчеләр сирәк. Алга таба нинди планнар белән яшисең?
– Анда  киттем дә бардым булмады минем. Татарча язуымны дәвам итәм, хәтта Татарстан, Россиядәге татар укучылары өчен күбрәк язам кебек. Төркиядә яшәүче татарлар - безнең милләтебезнең бер өлеше. Аларга кагылышлы мәгълүматлар өйрәнелгән дә кебек, әмма өйрәнәсе әйберләр дә күп.  Язганнарымны төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия  татарларына таратуны да максат итеп куйган булыр идем. Әмма Төркия татарларын Казанга якынайтасым, Казандагыларга да Төркия татарлары барлыгын кабат белдертәсем  килде.  

– Бу тарихны да барлау бит әле...
– Әйе, бу безнең милләттәшләребез, аларның татарлыкларын югалтмаулары мөһим. Тел төрекчә белән катышкан инде хәзер. Бөтенесе дә татар телен белә дип әйтә алмыйм. Әмма үткәннәрен онытмаулары, Казанны сагынулары аларның канында бар. “Истанбул малае” Татарстандагы вәзгыятне дә күзаллап язылды. Ә бит андагы татарларга тагы да кыенрак булган. Мәктәп тә юк, гел бөтенләй чит дәүләт эчендә яшиләр. Шуңа карамастан алар татарлыкны югалтмаган. Туган телне өйрәнү өчен теләк кирәк. Татар булып яшәү, татар телен өйрәнү мин “Истанбул малае”н бөтен кешегә дә үрнәк булсын дип тә яздым.  Алга таба да Төркиядә санап үткән авыллар белән кызыксынуымны дәвам иттеререргә уйлыйм. Һәр авылда урнашкан татар гаиләсенең үзе бер тарих. Төпкә кереп өйрәнә башласаң, әллә нинди гыйбрәтле язмышлар-хәлләр бар. Аларны да ерым-аерым барларга кирәк.

– Мөһаҗирлектә калган татар гаиләләре 1990 елларда чикләр ачылгач, нәсел-нәсәбләрен барлаганнармы?
– Бик күбесе эзләгән-тапкан, шәҗәрәләрен дә ясаганнар, хәтта кайтып-китеп йөрүчеләр бар. Татарстанда туганнары булганнары да бар. Шул ук вакытта зур бер хыял белән яшәгәннәре дә бар. “Кайчан Казанга барып җитәрбез икән, кайчан әби-бабайлар авылына кайтырбыз икән” диючеләр күп. Мәсәлән, Лениногорскиның Әби авылыннан киткәннәр, 1990 елларда бирегә кайтып килгәннәр. Аннары Оренбургның Каргалысыннан да бирегә килгән булганнар. Кыскасы, бүгенге көндә ул татарларның торыннарының торыннары, 6-7  буын исән-сау. Алар хәзер үзләренең балаларына Россиядә калган балаларының элеккеге исемнәрне кушалар. “Юк, без онытмыйбыз, безнең балаларыбыз шуннан килгән. Аларның хәтерен саклыйбыз”, – дип эчке бер якынлык белән сөйләшәләр.

– Айзирәк, ирең Якуп Акчура турында да беләсебез килә
– Ул шушы “Идел-урал” җәмгыятендә эшли. Заманында әтисе дә шушы җәмгыятьтә актив кешеләрдән була.  Әлеге җәмгыятьне Гөлтан Ураллы җитәкли. Безне таныштырдылар. Ул дини темаларга язучы журналистны эзләгән. Ул чакта мин Татарстан Диния назәрәтендә эшли идем. Ашыйсы ризыгың  тешеңне ватып керә диләр, шул булды бу. Чын  дөресен әйткәндә, Төркиягә китермен дип һич уйламаган идем. Булдыра алган кадәр үземнең сәләтем-көчем белән татарларга булышам. Кайчак хәбәрләр язарга кирәк, кайчак Казанга бәйле очрашулар була. Элемтәләрне саклауга үземчә өлеш кертергә тырышам. “Казан утлары” соңгы елларда бик матур бәйгеләр үткәреп килә. Читтә яшәүче татарларны да әдәбиятка, Казанга тарту бу.  Төркиядәге беренче татар нефтьчесе турында язган бәян, ике әнине хакындагы очерк һәм  Бөек Ватан сугышына кагылышлы чит җирдә калган татарлар турындагы “Гаҗизлек” әсәре белән катнаштым. Кайда яшәсәк тә, Казан ул – татарларның бер үзәк шәһәре. Рухи бер үзәге. Без яңарак киткән татарларга бигрәк тә рухи көч бирә. Без шушында туып үскән татар балалары. Язмыш дип әйтимме, тәкъдир беләнме чит җирләрдә йөрсәк тә, күңелдә Татарстанны йөртәбез. Татарстанның чит илдә вәкилләре итеп тә тоябыз. Татарлыкка хезмәт итүне читтә дә тормышка ашырырга тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading