16+

“Балалар өйдәге проблемаларны мәктәпкә алып килә”

Бүгенге әңгәмәбез дә балаларны аңлау, аларга ярдәм итү, кеше итеп тәрбияләү турында

“Балалар өйдәге проблемаларны мәктәпкә алып килә”

Бүгенге әңгәмәбез дә балаларны аңлау, аларга ярдәм итү, кеше итеп тәрбияләү турында

Казан шәһәре 108нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Хаббанова балалар белән эшләүче оста психолог буларак та мәгълүм шәхес. Танылуына интернет челтәрләре “гаепле”.

– Күпчелек татар төркемнәрендә эшлим. Миңа күбрәк тулы гаиләләрдән киләләр. Аерылмаган, ислам дине кануннары белән яшәүче гаиләләр килә. Сыйныф алдан ук шулай җыела. Бәлки үзем дә яулыктан булганга шулай килеп чыга торгандыр. Минем өчен баланы шәхес итеп тәрбияләү, аларның фикерләрен ишетү, аларга сайлап алу мөмкинлеге тудыру мөһим. Гуманлы педагог Шалва Амонашвилида укыдым. Ул укытучы кеше сыйныф алдында гафу үтенә белергә тиеш дип әйтә иде. Әгәр гафу үтенә белми икән, ул балаларда тәкәбберлек тәрбияли. Әгәр дә үзебезнең хаталарны төзәтә беләбез, таныйбыз икән, балаларны да хата танырга, гафу үтенә белергә өйрәтәбез. Эштә зур кешеләр дә хата ясый, балалар хата ясаудан курыкмаска тиеш. Укучыларның үз фикерләре булырга тиеш.

– Балаларны бер-берсен аңларга ярдәм иткән “Мәрхәмәтлелек” дәресләре турында сөйләгез әле

– “Мәрхәмәтлелек” дәресләрен сыйныф дәресләреннән тыш өстәмә дәресләр булып бара. Анда мәрхәмәтлелек, дөреслек, хакыйкать, бер-береңә ярдәм итү, кешеләрдә уңай сыйфатларны тәрбияләү турында хикәятләр укыйбыз. Фикерләшәбез. Алар үзләре бәхәсләшәләр дә. Әнә шулай түгәрәккә утырып сөйләшәбез. Балалар шулай ачыла һәм уйнарга өйрәнә.

– Бу дәресләр аерым методикага нигезләнгәнме? Әллә үзегез уйлап чыгарганнары да бармы?

– Гуманлы педагогика нигезләрен Шалва Александровичтан өйрәндем. Ул махсус хаталануга нигезләнгән алымнарны да үз эченә ала ул. Мәсәлән, тактага хаталы язасың да, алар синең хатаны төзәтәләр. Үзләрен хөрмәт итә башлыйлар. Сыйныфта дәрәҗәләре дә артып китә.

Психологка укыгач та, сыйныфтагы кайбер проблемалы яклар ачыклана төшә. Аерылган гаиләләрдә бик күп проблемалар башлана. Әти-әниләр шуны белсә, аерылмаслар да иде. Билгеле, төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Мин бер кешене дә гаепләмим. Тик балалар шул өйдәге проблемаларны мәктәпкә алып килә, сыйныфта гауга башлана. Балаларга игътибар җитми.

– Тәрбия дәресләре дәрестән тыш та өйгә дә ияреп кайтамы?

– Әти-әниләр ватсапка да язалар. Мөмкинлегем була икән, мин шунда ук җавап бирәм. Минем сыйныфтагы һәр бала – ата-ананың йөрәгеннән өзелеп төшкән җимеше. Шул балаларны үземнең балалар кебек кабул итәм. Үз балаларыма ничек, сыйныфтагыларга да шулай карыйм. Укытучыны хөрмәт иткән укучы да тырыша.

– Балалар белән булган катлаулы хәлләрне ничегрәк чишәсез?

– Укытучыга тормыш тәҗрибәсе дә булыша. Җәмгыять белеме, тарих буенча да белемнәрем зур. Казанда экскурсияләр буенча да эшли алам. Психолог, нейропсихологияне мәктәптә укытыр өчен кабат укыдым. Һәр елны кайда да булса укыйм, белемемне арттырам.

Балалар бит алар начар түгел. Проблема гаиләдә генә. Гаиләдә проблема юк икән, әти-әнисе талашмый икән, баланы ярата, аңа вакыт бүлеп бирә икән, бала белән шөгыльләнә, бала кайда да булса, йөри икән – аның сыйныфта проблемасы булмый. Баланың халәтен аңлап, әти-әниләр белән сөйләшергә өйрәнер өчен мин психологка укырга бардым.

– Ата-ананың да балага вакыты аз кала...

– Һәм бу бик зур проблема. Кайбер ата-ана балалар белән бөтенләй сөйләшми. Әңгәмә кормый. Балалар кеше белән сөйләшә-аралаша белмиләр. Чөнки әти-әниләре белән аралашканнары юк. Мин 15-20 елдан җәмгыятьтә социопатлар булыр дип куркам. Социопатия – кешеләрнең куркуы ул, җәмгыятьтә куркуы, кешеләр белән аралаша белмәү. Бары тик телефонда аралашу беләләр. Кешеләр белән әңгәмә кору бөтен балада да юк. Без менә махсус дәресләребездә аралашырга өйрәнәбез.

– Проблемалы балалар була. Алар белән ничек эшлисез? Мөнәсәбәтләрне ничек җайга саласыз?

– Шундый кагыйдә бар: балаларны бөтен сыйныф алдында мактарга кирәк. Әгәр дә тәнкыйтьлисең икән, бергә-бер калып сөйләшү дөрес. Аңлатасың. Минем сыйныфта да булды андый балалар. Ул балалар мәрхәмәтлелек дәресләренә калмыйлар иде. Икенчедән, гаилә. Алмагачтан алма ерак тәгәрми. Әгәр өйдә ата-ана ялганлый икән, бала ялганлый инде. Ата-ана кеше турында начар әйтә икән, бала да кеше турында начар сөйли торган була. Шуңа күрә, бөтен әйбер гаиләдән килә. Әгәр дә гаиләдә: “Бөтен чараларны кулланып, максатка ирешеп була”, – дигән фикер алга сөрелә, кеше мәнфәгатьләрен онытып, үзләре турында гына уйлыйлар икән – бала эгоист булып үсә. Укытучыга нинди бурычлар куеламы? Без шушы балалар белән дә мәрхәмәтле булырга тиешбез. Әгәр дә әти-әни конфликтка керә икән, без ата-анага аңлатырга тиешбез. Мәктәп – минем территория, мин анда хуҗа. Әгәр дә мәктәптә баланы кыерсыта башлыйлар икән, болай калдырырга ярамый. Кыерсыткан һәм кыерсытылган баланың да әти-әнисен чакырып сөйләшергә кирәк. Моны яхшы итеп җәнҗалсыз чишәргә, аңлатырга кирәк.

– Бөтен нәрсә, гаиләдән килә дип әйттегез, тел мәсьәләсен гаиләдә генә чишеп буламы?

– Гаиләдән 80 проценты килә. Калганы – мәктәптә. Чөнки гаиләдә бер дә сөйләшмиләр икән, телне өйрәтү бик авыр. Икенче яктан караганда балалар инглиз телен яхшы өйрәнә бит. Өйдә инглизчә беркем дә сөйләшми. Мәсәлән, улым укыган лицейда инглиз теле көн дә укытыла. Әгәр дә татар теле көн дә укытыла икән, ул бала саф татар телендә сөйләшә белергә тиеш.

– Шәхси мәктәп белән дәүләт мәктәбе аерыламы?

– Аерыла. Тик укытучылар шул ук. Хезмәт юлымны шәхси мәктәптә башладым. Шулай ук дәүләт мәктәбендә дә укытам. Ничек йөрәгемне бүлеп бирәм икән, шулай ук йөрәгемне бирәм. Миңа кемнең күпме акча эшләве кызык түгел, чөнки мин беренче чиратта балалар белән эшлим. Һәр пәнҗешәмбе әти-әниләрне чакырып, алар үзләренең һөнәрләре турында сөйлиләр. Балалар кызыксыналар, үзләренең дә кем булырга теләгәннәрен сөйлиләр.

– Һөнәр дигәннән, балалар нинди һөнәр сайлыйлар?

– Табиб, укытучы (сыйныфта барыбер 1-2 укытучы була). Күбесе бизнесмен булырга хыяллана. Биткоиннар белән эш итәргә телиләр. Җиңел акча керә бит. Сатып аласың да, ул үсә. Аннан соң, кунакханәм була, мәктәпләрем була, дип уйлыйлар. Айтишник һөнәре дә популяр. Алар – күпчелек. Инженер, юрист бар. Аннан күбесе хезмәт хакын хәйриячелеккә тотарга, мәчет һәм мәктәпләр салырга хыяллана.

– Психологик ярдәм сорап килүчеләр күп. Нинди борчу белән киләләр?

– Сыйныфта берәр баланы кыерсытырга мөмкиннәр. Кайчак аларның әти-әниләре белән проблемалар була. Аннан ары үсмер чак кризисы да була. Мәсәлән, 6-7, 12-15 яшьлек балаларны күбрәк китерәләр. Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр начарланган балалар да бар. Балада мин беркемгә дә кирәкмим дигән депрессия башлана.

– Балалар аерыламы? Хәзер нинди балалар килә?

– Кайбер укытучылар, балалар элек мондый түгел иде, диләр. Балалар, миңа калса, шул ук. Бала бала булып кала. Бары тик гаиләләр генә төрле.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading