16+

“Балан бөртегенә сыйган ачы язмыш”

Кемдер гомер буе язып та, укучы ул әдипнең бер әсәрен дә истә калдырмаска мөмкин. Киресенчә, бер шигыре дә аңа танылу китерә ала.

“Балан бөртегенә сыйган ачы язмыш”

Кемдер гомер буе язып та, укучы ул әдипнең бер әсәрен дә истә калдырмаска мөмкин. Киресенчә, бер шигыре дә аңа танылу китерә ала.

Үзенең шигърияте, проза әсәрләре белән күңелләргә үтеп кергән шагыйрә ─ Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Халисә Мөдәррисова ул яктан бик бәхетле.
 Без аның белән очрашып, кайбер иҗат мизгелләрен күздән кичердек.

 ─ Халисә ханым, “Балан” дигән шигырегез озак еллар популярлыгын җуймый. Шактый еллар җыр буларак яңгырап та халык мәхәббәтен яулады. Шундый күңелдән китми торган шигырь язарга нәрсә этәрде сезне?
─ Бу дөньяга Ходай безне хатын-кыз итеп яраткан. Шуңа күрә хатын-кыз буларак фикер йөртергә тиешбез. Кыз балалар тормышта әниләрен күреп үсә, аларның сыйфатларын ала, ә малайлар күбрәк әтиләре янында була. Минем күңелемдә электән нәни, нәнәй (әби) образлары аша күңелемә оеткы салынгандыр инде. Ләкин аның кайчан шигырь, җыр булып туачагын беркем дә алдан әйтә алмый. “Балан” шигыре студент елларында кинәт кенә язылды. Бервакыт күрше кызлары мине үз бүлмәләренә Яңа ел каршыларга чакырды. Бүлмә түрендә матур итеп чыршы бизәлгән. Аңа катыргы уенчыклар, кар бөртекләре, Кыш бабай эленгән. Шулар арасында, чыршы өстендәрәк кибә башлаган балан тәлгәше күреп алдым. Кыш уртасында кинәт яз, җәй һәм көз тавышы килгән кебек булды. Балан уенчык, та, муенса да түгел. Ул ─ табигать җимеше. Әйтерсең, табигать нәрсәдер әйтергә тели шикелле.
Баланнар өзәләр бит, җепләргә тезәләр бит... Шушы бер образ күңелне ярып үтте.
Кипкән балан эченә яшерелгән хатын-кыз язмышы. Күңелдә кинәт балан бөртегенә сыйган әнинең ачы язмышы пәйда булды. Безнең барыбызның күз алдыннан иң элек әниләр язмышы үтә. Кыз кешегә күп авырлыклар кичергән Әнисенең образы урта яшьләрендә ачыла. Әнә шулар этәрде “Балан” шигырен язарга. Хатын-кызлар шул балан образында үзләрен күрде. Аннары ул шигырь җыр булып таралды.
Башта композиторы билгесез иде. Танылган җырчы Фәнүнә Сираҗетдинова Пермьгә баргач, аның композиторы ─ Сәүбән Чуганаев икәнен белеп кайтты. (Татарстанда ул җырны Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Хәния Фәрхи башкарганын беләм).

─ Язмыш хакында сүз башлагач, үзегезнең үткәннәрне дә искә алсагыз иде.
─ Минем балачагым Башкортстанның Иглин районы Үктәй авылында үтте. Әтиебез миңа дүрт яшь чагында бездән аерылып киткән. Башка хатын белән гаилә корган. Бер авылда яшәсәк тә, ул энем белән безне якын күрмәде. Әни күрше авылга, дүрт бала белән ялгыз калган иргә кияүгә чыкты. Энекәш тә әни янына китеп барды. Мин нәнәй белән картатай янында калдым. Үги әтинең вафатыннан соң, әни җиде бала тәрбияләде.

─ Шигърияткә ничек тартылдыгыз? Үзегезгә иҗат мәйданына чыгарга фатиха биргән кеше кем булды?
─ Кечкенәдән радиодан яңгыраган шигырьләрне мөккибән китеп тыңлый идем. 6нчы сыйныфта укыганда язган шигыремне “Пионер” газетасына җибәрдем. Редакциядән килгән җавап хатында: “Шигыреңне әлегә бастырып булмый, әмма өмет бар”, ─ диелгән иде. Аннары Байгелде авылы урта мәктәбендә укыганда, аның директоры әдәбият-сәнгатьне ярата торган кеше булды. Ул Уфадан Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек танылган шагыйрьләрне һәм җырчыларны чакырып, төрле кичәләр үткәрә иде. Әнә шуларны күреп-белү шигырь язарга канатландырды. Аннары Башкорт дәүләт университетында укыганда, Татарстаннан Зөлфәт, Мөдәррис Әгъламов, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим кебек шагыйрьләр белән аралаша башладык. Хәсән Туфан белән очрашып, аның фатихасын алдым. Диплом эшем ─ аның иҗатындагы фәлсәфи лирикага багышланган иде. Соңыннан үзенең китабына: “Халисә, сеңлем! Шагыйрь агайларыңның, абыйларыңның сиңа баглаган ышаныч-өметләрен аклавыңа тирән ышану һәм теләкләр белән Хәсән абыең”, ─ дип язып бирде.

─ Сез бит әле шигырьләр белән чикләнмичә, проза әсәрләренә дә күчкәнсез. Бер повестегыз буенча куелган “Бәхет хакы” дигән спектакль шактый еллар М. Гафури исемендәге театр сәхнәсеннән төшми.
─ Яшь чакта күбәләк җилпенүе дә, яңгыр тамчысының уч төбенә төшүе дә шигырь язарга этәрә. Олыгая барганда яшьлек хисләре үз “ярларын” тутыра. Шуңа күрә проза яза башлыйсың. Мин “Бәйге хакы” дигән повесть язган идем. Шуны театрның режиссеры Айрат Абушахманов укыган да, мине эзләп авылга килгән. Ул шуны драма әсәре итеп кабат язуымны үтенде. Сәнгать кешесенең рухи фаҗигасе турында ул. Тырыша торгач, без аны башкарып чыктык. Әйбәт режиссер булса, әйбәт спектакль туа. Аңа композитор Мөдәррис Газетдинов белән ун җыр яздык. Халкыбызның яраткан артисты Фидан Гафаров аны: “Бу әсәр минем язмышыма тәңгәл килгән”, - диде. Язганда мин аның тормышындагы фаҗигаларын бөтенләй белми идем. Спектакль 2013 елдан бирле 190 мәртәбә уйналды. Бу ─ уртак хезмәт җимеше булды.

─ Сез укытучы, мәктәп директоры, Нуриман район Советы башкарма комитеты секретаре, аннары район мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгәнсез. Бер үк вакытта ничек иҗат белән дә шөгыльләнә алдыгыз?
─ Күңел нәрсә тели, шуны эшлисең бит. Шигырь теләсә кайсы вакытта туа. Эшләгәндә дә, йөргәндә дә. Иҗат итә алу Ходай Тәгалә кулында. Иҗатка гаиләдә ир кеше аяк чалмаска тиеш.

─ Сезгә шигырь язарга заказ биргәннәре бармы?
─ Юк, андый очракта үземне читлеккә бикләнгәндәй хис итәм. Язарга кул бармый.

─ Очрашуларда укучыларыгыз ниләр белән кызыксына?
─ Яшьләр күбрәк мәхәббәт турында сөйләшергә ярата. Иҗатыма кагылышлы сораулар бирәләр. Казандагы укучыларым белән очрашуны аеруча көтеп алам.
Күренекле шагыйрә, язучы Халисә Мөдәррисова белән очрашу 17 нче ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Казан Милли китапханәсендә узачак.

Люция Хәбибуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading