16+

Чын сексуальлек кайда яшерелгән?

Сексуальлек һәр гүзәл затка да хас. Әмма берәүләрдә ул кайдадыр бик тирәндә яшерелгән, икенчеләрнең исә хатын-кыз энергиясе ташкын булып агыла.

Чын сексуальлек кайда яшерелгән?

Сексуальлек һәр гүзәл затка да хас. Әмма берәүләрдә ул кайдадыр бик тирәндә яшерелгән, икенчеләрнең исә хатын-кыз энергиясе ташкын булып агыла.

Сексуальлек дигәндә, сүз һич кенә дә кызыл иннек һәм ачык изүле кыска күлмәк турында бармый. Ул гүзәл затның күз карашында, елмаында, һәр хәрәкәтендә чагылыш таба. Психолог-сексолог Эльвира Гатауллина хатын-кызларны үз-үзен яратырга өйрәтә, гаиләдәге интим мөнәсәбәтләр белән бәйле проблемаларны хәл итәргә булыша.

- Эльвира, өлкән буын беренче чиратта башкаларны кайгыртырга, ә үзең турында иң соңыннан гына уйларга кирәк дип тәрбияләнгән. Бу ни өчен дөрес түгел?
- Үз-үзеңне ярату  ул – тормыштан ләззәт алу. Әгәр дә мин үземне беренче урынга куям икән, димәк, мин үземә рәхәттә яшәргә рөхсәт итәм. Димәк, мин үзем теләгән кешеләр белән генә аралашам, яраткан эштә эшлим, үз сәләтләремне ачарга омтылам, яраткан кешем белән яшим. Үзеңне башкалар хисабына корбан итәсең икән, тормыштан ләззәт алу турында нинди сүз булсын?

- Гасырлар буе үзен башкалар хисабына корбан итәргә күнеккәннәрнең фикерләвен үзгәртү кыендыр?
- Әйе, гасырлар буе җыелган “ярамый”ларны җиңү җиңел түгел. Бу инде канга сеңгән. Әмма бүгенге яшьләр бу теманы өйрәнергә һәм үзеңне ярату оят дигән фикерне җиңәргә омтыла. Бу бик акрын бара, әмма үзгәрешләр инде бар. Миңа мөрәҗәгать иткән кешеләргә шуны аңлатырга тырышам: үзен яраткан кеше генә яратуын башкаларга бирә ала. Самолетта очканда да “Башта масканы үзегез киегез, аннары балаларга киертегез”, диләр. Тормышта да шундый принцип гамәлдә: башта син үзеңне яратырга өйрәнәсең, аннары ул яратуны башкаларга бүләк итә алачаксың. Дефицитта булган кеше әйләнә-тирәдәгеләрне дә уңай хисләр белән тулыландыра алмый. 

- Игътибарны кеше үзенә юнәлтсен өчен нәрсә кирәк соң?
- Үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртү бик кыю карар. Кешедә бу фикер башта җитлегергә тиеш. Кеше башта тормышында нәрсәдер тиешенчә түгел икәнен аңлый башлый һәм шуннан соң гына үзен сайлау юлына баса. Үлчәүнең бер ягында – компромислар, башкаларга ярау, кем нәрсә уйлаячак дигән фикерләр, икенче ягында – үзеңнең бәхетең. Һәр кеше бу мәсьәләне үзе хәл итә.

- Үз-үземне яратам, дип, кайберәүләр башкаларның хис-тойгыларын бөтенләй исәпкә алмый башлый. Үзеңне яратуның эгоистлыкка әверелү чиге кайда?
- Чын мәхәббәт ул – эгоизм була алмый. Күңеле ярату белән тулы кешенең, бу хисләре белән бүлешәсе килә.  Әгәр дә кеше башкалардан алырга гына омтыла икән, үз-үзен ярату битлеге артында ялгызлык, курку, үзенә ышаныч булмау, тормыштан канәгатьсезлек ята. Кеше башына таҗ кия дә, эгоизм артында үзенең көчсезлеген яшерә. Чын-чынлап үзен яраткан кешенең күзләре балкый, аның янына башкалар да тартыла.

- Секс һәм сексуальлек – болар икесе дә бер үк төшенчәме?
- Сексуальлек ул – бик киң төшенчә. Секс сексуальлекнең 1 процентын гына тәшкил итә. Сексуальлек белән без туабыз, ул бездәге энергетика, ул һәр кешенең уникальлеге. Минем йөрешем, сөйләшү рәвешем, йөздәге мимика, ничек ашавым һәм башкалар – сексуальлекнең чагылышы. Күп кеше уйлаганча, сүз һич кенә дә кыска итәк, кызыл иннек, ачык декольте турында бармый. Бу инде башка – сексапильлек дигән төшенчәгә күбрәк туры килә. Монысы кешенең дөньяга үз-үзен тәкъдим итү рәвеше. Бу шул ук битлек. Ә сексуальлек исә, һәр кешенең эчендә, аны тартып алып булмый. Әмма аны үстерергә мөмкин.

- Һәр кеше сексуаль булып туа дидегез. Нигә соң берәүләрдә ул ярылып ята, икенчеләрдә бу бөтенләй юк кебек?
- Монысы да безнең җәмгыятьтә булган калыплашкан фикерләрдән килә. Сексуальлекне күрсәтергә ярамый дип тәрбияләндек. Шуңа күрә кайберәүләр үзендә булган хатын-кыз энергиясен яшерергә тырыша. Секс турында сөйләшү дә бит кабул ителмәгән. Сексолог дигән сүзне ишеткәч тә күпләр кызарына, бүртенә, аңын гына җуймый инде менә. Кешеләр стоматологтан курыккан кебек, сексологка килүдән дә курка.

- Шул ук вакытта кайберәүләрдә, киресенчә, сексуальлек азгынлыкка әверелә кебек. Сексуаль булырга омтылып, азгынлыкка ничек кереп китмәскә?
- Азгынлык ул – үз-үзеңне теләсә кемгә тарату. Бу шулай ук үз-үзеңне яратмаудан килеп чыга. Алда әйтеп кителгән сексапильлек төшенчәсе азгынлыкка бик якын тора. Үз-үзен түбән бәяләүдән хатын-кыз үз энергиясен бөтен кешегә таратырга керешә. Ул моннан ләззәт ала кебек, әмма бу физик яктан гына ләззәтләнү, күңел исә ярлылана, газап кичерә.

- Социаль челтәрләрдә ярым шәрә килеш фотоларын тезү – ул азгынлыкмы, әллә сексуальлек чагылышымы?
- Төрлечә булырга мөмкин. Бу үз-үзеңгә ышанмау да, үз-үзеңне ярату чагылышы да булып тора ала. Үз тәнеңне күрсәткәндә, аны матур итеп, сәнгать әсәре кебек күрсәтергә мөмкин. Үзенчәлегеңне чагылдырып, билгеле бер тыйнаклык саклап, серлелек кертеп буй-сыныңны күрсәтүдә үз тәнеңне ярату чагылыш таба. Бу “тәмле” сурәтләрне һич кенә дә азгынлык дип атап булмый. Ә кайчак барысы да күз каршына “Мә, карагыз!” дип чыгарып салына. Эчке һәм тышкы дисгармония сизелә. Менә монысы инде бер дә матур түгел. Бу очракта, киресенчә, үз-үзеңне яратмау чагылыш таба.

- Сексолог буларак, сез нинди проблемаларны хәл итәргә булышасыз?
- Мин үземне психолог-сексолог буларак тәкъдим итәм. Чөнки бөтен сексология психология фундаментында төзелгән. Шуңа күрә мин клиентларымны интим темага ипләп кенә юнәлтәм. Кешеләр күпчелектә бу хакта сөйләшергә ояла, белгеч сак кына эш иткәндә, кеше ачыла. Сексолог психосексуаль тайпылышлар проблемасын хәл итәргә омтыла. Мөнәсәбәтләрнең суынуы, ир һәм хытынның бер-берсенә тартылуы югалу, хатын-кызның оргазм кичермәве, ир-атның эрекциясе югалуы – болар күбесе психосоматика белән бәйле. Шул ук үз-үзеңне яратмау, үз-үзеңне бәяләмәү еш кына интим мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Боларның барысының нигезенә төшенеп, хәл итәргә тырышабыз.

Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading