16+

Данил Гыйниятов: «Яратуны телдән әйтмим, җанда йөртәм»

Данил ГЫЙНИЯТОВ – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган кеше. («Хәбәрләр» тапшыруы дигәндә, иманым камил, күпләр өчен иң элгәре күз алдына Данил Гыйниятов килеп басадыр.) Тыйнак, зыялы, киң эрудицияле, үз-үзен экранда гына түгел, тормышта да матур тота белүче шәхес. Аларның гаиләсенә карап кына да кешенең тормыш кыйммәтләрен, дөньяга карашын чамалап була. Бер сүз белән – кара да үрнәк ал Гыйниятовлардан.

Данил Гыйниятов: «Яратуны телдән әйтмим, җанда йөртәм»

Данил ГЫЙНИЯТОВ – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган кеше. («Хәбәрләр» тапшыруы дигәндә, иманым камил, күпләр өчен иң элгәре күз алдына Данил Гыйниятов килеп басадыр.) Тыйнак, зыялы, киң эрудицияле, үз-үзен экранда гына түгел, тормышта да матур тота белүче шәхес. Аларның гаиләсенә карап кына да кешенең тормыш кыйммәтләрен, дөньяга карашын чамалап була. Бер сүз белән – кара да үрнәк ал Гыйниятовлардан.

«Спортчы буласы идем»

– Бала чактан ук журналист булырга хыяллана идем дә димәгез – барыбер ышанмыйм...
– Юууук! Нинди журналист ди – кем булырга теләгәнемне мин мәктәп тәмамлауга түгел, югары белем турындагы диплом алгач та белми идем әле (рәхәтләнеп көлешәбез). Мәктәпне тәмамлагач, Арча көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлау белән, Казан педагогика институтының спорт факультетына киттем. Имтиханнар июнь башында ук, ә мин кулны тарттырган идем, эластик бинт белән уң кул уралган... Граната ыргытканда шул кул бөтенесен дә хәл итте дә куйды – керер өчен бер балл җитмәде. Армиягә җыена башлаганда, әти «Татарстан яшьләре» газетасыннан яңа ачылган факультет – татар һәм көнчыгыш телләре факультеты турында игъланны китереп тоттырды. Сәпиткә утырып, тагын чыгып киттем. Йөрим шул универститет тирәсендә анысын укып, монысын белешеп... Каршыга Арча көллиятендә бергә укыган Айрат Даутов («Айфара» төркеменең беренче солисты) килеп чыкты. Әйдә татфакка, ди. Мин документларны да үз кулым белән тутырмадым: мин әйтеп торам, Айрат тутыра... Иншаны «бишле»гә яздым да татфак студенты булып куйдым.

Укуым әйбәт иде. Югары стипендия алып укыдым: гадәти стипендия 35 тәңкә булса, миңа 70не түлиләр. Көллият белеме университетта җырлап укырга да ярдәм иткәндер, күп нәрсәне анда кабатлап кына утырдым шикелле. Әмма Мөхәммәт абый Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Тәлгат Галиуллин кебек шәхесләребез дәресләрен калдыру юк иде инде! Ә кайберләрен калдыру безнең иҗтимагый актив тормыш белән бәйле булды. «Сердәш» дигән ансамбль оештырып концертлар куя башлау, бераздан гастрольләргә чыгып китүләр, мең кешелек УНИКС залында иң беренче концерт куючылар исемен күтәрү... Җәйләрен Себер якларына кадәр чыгып китә торган идек. Хәтта берара тулай торак белән университет арасында таксида гына да йөри башладык.

– Баю җитте? (Көлешәбез.)
– Ие, тормыш көтәрлек акча эшли идек без. Кызыклы, мәгънәле тормыш белән яшәгәнбез, Аллага шөкер. Студент елларында Сабан туйлары оештыру гына ни тора. Үзебез оештырабыз, үзебез бүләкләрен әзерлибез, Данил авылдан гастроль акчасына сатып алып килгән сарык куя... Берсендә, хәтерлим, люлькалы матай булмады – гади матайга атландырып алып килдек сарыкны. Иптәш егет – рульдә, уртада – сарык, артта аны кочаклап, Данил. Эссе көн, Арчадан килә-килә безнең генә түгел, теге сарыкның да хәле китте, мескенемнең, эшләрен дә бара-бара эшли (минем чалбар күрмәде түгел күрде), аннан әлсери да башлады. Урман эченә алып барып җиткергәндә, мин инде аны үлә дигән идем – аягында басып тора алмаслык хәлгә җиткән. Шуннан бәйләп куйдык бит инде моны агачка, ә теге сарык күрмәгән шәһәр кызлары, үти-пути килеп, моңа чирәм ашаткан. Берзаман карасак – сарык юк. Хәл кергән җүнсезгә, бавын өзеп, урманга качкан. Аны урман бетереп эзләүләр! Ярый таптык инде...

– Монда кайда татар теле факультеты да, кайдан килеп чыккан журналистика ул, Данил абый?
– Журналистика уйлаган-ниятләгән нәрсә түгел иде. Укуны тәмамлауга, минем Мәдәният министрлыгының фольклор бүлегендә эшләп йөргән вакыт, гастрольләрем тезелеп торган чакта Наил абый Касыймов, безгә эшкә килмисеңме соң, дип чакырып китергән иде. Ул вакытта аны студент тормышының дәвамы гына итеп кабул иттем. Барганда баргалап, калганда калгалап дигәндәй... Башта иҗтимагый-сәяси бүлеккә килеп, Илфат Фәйзрахманов кул астында эшли башладым. Аннан иртәнге «Чулпан»да эшләдем, аннан хәбәрләрдә. Үзем гастрольләр белән тормыш көтәм. Шунда миңа әйттеләр дә инде, янәсе, син энем, йә монысын, йә тегесен сайла инде – йә син хәбәрләрнең йөзе буласың, йә юлыңа ак җәймә. Шунда журналистиканы сайладым да.

 

«20 тиен урлаганга – пластмас кылыч»

– Без гаиләдә биш малай үстек, шуларның дүртесе – педагогика буенча укыган егетләр. Әтиебез Шамил үзе дә – Арча көллиятен тәмамлаган кеше, гомере буе мәктәптә химия-биология укытты. Хәзер инде төрлебез төрле тармакта эшләсә дә, олы энекәшем Раил, аннан соңгы килгән Дамир, төпчегебез Нәзирдә дә бар ул оеткы. Надир энекәш кенә авыл хуҗалыгына төбәп барды.

– Биш малай?! Сөбханалла! Әниегезнең батырлыгы-уңганлыгына һәйкәл куярга була икән.
– Әйедер анысы. Ашату-эчертү, чиста-пөхтә йөртү барыбер әни җилкәсенә күбрәк төшә бит. Әни – Фазилә, гомер буе Авыл советында секретарь булып эшләде – иртән китә, кич кайта иде. Әмма өйдә һәрвакыт тәртип, җылы мохит булды.

– Һәм матчага кыстырылган талчыбык та торгандыр, дип гөманлыйм... Яисә сез берегездән-берегез тәртипле егетләр идегезме?
– Алай әти-әнинең йөзенә кызыллык китергәнне хәтерләмим үзе. Эш белән үстек. Мәктәпкә дип бирелгән комбайнда да берара әти белән эшләп алдым әле. Ә болай авыл баласына эшнең агы-карасы юк, гаилә зур, мәшәкате дә җитәрлек иде. Талчыбык та матчада үз урынында торды.

– Бер дә сыртка төшмәдемени?
– Талчыбык – юк. Ә берьюлы без уйнап йөргән пластмас кылыч белән әти иманны укытты. Аралашып йөргән егетләр нәрсәгәдер акча җыештылар да, мин дә шкафта яткан янчыктан 20 тиенне урлап, алып чыгып бирдем. Менә шул бер пачка вафли тиярлек акчаның юклыгын белгәч, әти кирәкне биргән иде!..

– Сез иң олы бала буларак, бөтен эшнең башында торучы, башкаларга юл күрсәтүче дә булгансыздыр.
– Әйе, әти дә бер генә әйтте миңа: «Син нинди буласың, энекәшләрең шундый булачак», – дип. Ул энекәшләргә үрнәк күрсәтү генә түгел, турыдан-туры үстерүдә дә катнаштым инде. Иң төпчегеме, әллә аннан алда туган Надир булды микән – үлеш елак иде. Әниләр эшкә киткәндә калдырып китәләр бит инде миңа. Бөтен дөньяны колакка бастырырдай булып акыра бу. Биек, зур тәгәрмәчле, пружиналы коляскага салып и тибрәтәм, и тибрәтәм моны... Шуның кадәр тырышып, дөңгердәтеп тибрәткәнмен, күрәсең – берзаман утын пүләне төсле коляскадан чыгып очып, идәнгә килеп төшмәсенме бу... Юк-юк, имгәнмәде дә! Елавыннан гына туктады...

 

«Укып бетермәгән китабым»

– Бөтен курыкканым, авылдагы беренче мәхәббәтне әйтергә генә онытмыйк, дип утырам, Данил абый...
– Булмады бит ул! Мәктәп мәхәббәте – күз белән күзләп йөргәне булды, әмма мин аны мәктәп кичәләрендә биюгә чакырырга да кыенсына идем. Ә авылда мәктәптә укыганда безгә клубка чыгарга рөхсәт юк иде! Нинди мәхәббәт ди – мәхәббәт уку гына булды...

– Моның әҗере теге 25 кызга биш малай туры килә торган татфак көллияте-университет булгандыр алайса?
– Әйе. Авылда укыганда, без 27 кешелек сыйныфта 20-21 малай идек. Көллият-университетта, киресенчә, 20 кызга күзгә кырып салырлык биш-алты егет калдык. Анда гашыйк булулар башланды инде, әйе. Әмма әллә нинди гашыйк булып, үлә-бетә йөрүләр түгел инде ул – йә театрга барып кайтасың шунда, йә дискотекага барып киләсең дигәндәй...

– Һәм бу шул рәвешле дәвам да итәр иде...
– III курста мин акыллы мәхәббәтемне – Гөлназны очраттым. Бер күрүдә үк гашыйк булып, хыялланып йөрү дә булмады ул – күрдем, ошаттым, аралаша башладык. Мин аны Яңа елны каршыларга чакырдым, аннан акрынлап хисләр ныгыды.

– Нәрсәсе белән яраттырды Гөлназ апа – матурлыгы беләнме, акылы-фигылеме, аңлый белүчәнлеге беләнме?
– Аңлый белүе беләндер. Ул без күрешеп-очрашып йөри башлаганнан бүгенге көнгәчә – мине аңлап, саклап баручы фәрештә төсле. Нәрсәсе белән яраттыруын да әйтә алмыйм – әйтеп булмый аны. Мин бит әле белеп бетермәдем. Ул – укып бетереп булмаслык китап төсле, һаман укыйм әле...

– Бергә яши башлаган еллар – авырлыклары да күп булгандыр, романтикасы да җитәрлек?..
– Мин, укуны тәмамлауга, армиягә алынырга тиеш идем. Тулай торактан тулай торакка күчеп йөри торгач, мине ул вакытта военкомат онытты булып чыкты. Хәрби билетны алырга баргач, нинди һөнәрләрең бар, дигән сорауга: «Баянда уйный беләм», – дип җаваплаган идем – хәрби билетыма «хәрби оркестр музыканты» дип язып, кайтарып җибәргәннәр иде. Бу вакытта без инде Гөлназ белән өйләнешкән – тулай торакның сигезенче катында бер бүлмәдә торабыз. Гаиләбезгә биш ел дигәндә, Айзат улыбыз туды. Аннан, өч бүлмәле фатирлы булгач, бездән дә бәхетлерәк тагын берәр кеше булдымы икән ул? Айзаттан соң биш ел узуга, Аяз улыбыз туды, дөнья тагын да түгәрәкләнде. Аннан Арчага кайтып йөрерлек машинабыз барлыкка килде... Әмма, беләсеңме, яшьлек, тулай торак белән бәйле бер нәрсәбез һаман өебез түрендә безнең – кушкач, аллы-гөлле утлары кабына торган музыкаль үзәк. Гөлназ: «Авылга кайтарып куйыйк инде моны», – дип карады үзе! Ул – яшьлек истәлеге. Аны алып кайткач, тулай торак бүлмәсенең ишеге төбенә куеп, бөтен көченә ачып, күршеләр белән музыка тыңлаган үзәк бит ул. Кичәге үзебез.

 

«Һәрнәрсәдә чама хисе кирәк»

– Гаиләгез белән сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз, сокланып туймаслык.
– Анысы да Гөлназ эше. Менә мин күбрәк барыбер үзем тотып эшләүчән кеше, Гөлназда исә оештыру сәләте көчле. Студент вакыттан башлап тәмәке тарттым – 39 яшемдә ташладым. Гөлназның үгетләүләре бушка китмәде. Кабат спортка тартылдым. Йөгерү, йөзү, чаңгыда, велосипедта йөрү белән шөгыльләнәм, ярышларында катнашып, җиңүче исеменә лаек булам. Әлбәттә, яшь барган саен, чама хисе кирәк, фанатларча гел спортка гына кереп китү дөрес түгел. Шуңа Гөлназ белән алтын урталыкны югалтмаска тырышабыз. Минем нәрсә киюем, ашау рационымның дөрес һәм файдалы булуы да – аннан. Ничек яратмыйсың ди шул хатынны? Өч егетен тәмле ашатып (ә Гөлназның бәлешенә җиткән бәлеш беркемдә юк ул!), эчке дә, тышкы яктан да саулыгын-хөрлеген кайгыртып яшәүче хатын-кыз ул. Әйе, күпләр, эштә дә, өйдә дә бергә – туймыйсызмы, диләр дә... Без аңа өйрәнгән ич инде! Нинди тую ди? Гөлназсыз мин үземне бер-ике көн дә күз алдыма китерә алмыйм...

– Гаилә тормышында сынып-сыналып алган чорыгыз булдымы?
– Булды. Аннан да, Аллага шөкер, Гөлназның акыллы була белүе белән матур гына чыктык. Сыналдык, әмма ул безне ныгытты гына.

– Димәк, бүген «Яратам» кебек матур сүзләр Гыйниятовлар гаиләсендә иң түрдә?
– Гөлназ бик тәмле телле ул, менә мин... Мин ул сүзне телдән әйтә алмыйм. Назлы сүз әйтмисең, ресторанга да дәшмисең, дигән тәнкыйть ишеткәннән соң төзәлеп алам үзе (көлә). Ә болай... Мин тормышны яратам. Әллә нинди купшылык кирәкми – гади булсын, тәмле булсын. Фатирым бар, җитә. Бәлки киләчәктә йорт тергезермен. Машинам бар – йөреп тора, мине канәгатьләндерерлек. Улларым ялт иткән: Айзат югары уку йортында укый, үзе балаларга инглиз телен укыта, Аязыбыз төрек-татар лицеенда яхшы гына укып йөри, Аллага шөкер, дим. Гөлназым янда – бәхетем дә шул, мәхәббәтем дә... Яратудан туйганым юк. Телдән әйтмим мин аны, җанда йөртәм!..
 

Гөлнара Җәлилова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул чаклы акыллы кешелэр икэнсез гаилэгезгэ бэхет а счастье любит тишину

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тапшыруларыгызны бик яратып карыйм, (Ком сэгате), бер генэ кимчелегегез бар, зинhар очен, баргачЫННАН, кайткачЫННАН (мисал очен) дип сойлэмэгез эле, колакны ерта, безнен Актанышта баргач, кайткач дип сойлэшэлэр

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кузлэр тимэсен???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхэтлэнеп колеп укыдым бик ошады энгэмэгез.

          Мөһим

          loading