Шәһри Казан

Гөлнара Габидуллина: «Кибетләр буйлап кыйммәтле, затлы кием эзләп йөргәнче, мин көндезге ашка тәмле мантыйлар пешереп куям»

Популяр җырчы Гөлнара Габидуллина турында мин һич кыенсынмый «тыйнак җырчы» дип әйтер идем.

Иҗаты тукталып тормаса да, һәрдаим концертларда чыгыш ясап, әледән-әле хәйрия чараларында катнашып торса да, соңгы берничә елда аның үз сольнигын тәкъдим иткәне юк иде. Бер залга бары тик аны гына яраткан үз тамашачысын җыйганы юк иде. 3 октябрьдә, ниһаять, Гөлнара яраткан тамашачысы алдында бик матур концерт программасы белән имтихан тотачак.

– Концертымны бик зур тырышлык куеп әзерләдек. Дулкынлануым да, борчылуым да, шатлануым да – барысы да бар, – диде ул, очрашып аралашкач. – Әлеге концертны мин үзенә күрә бер йомгак ясау, иҗатымны туплау буларак ясыйсым килде. Берничә ел инде сольный концертымны тамашачыга тәкъдим иткәнем юк иде. Аңа кадәр дүрт ел иҗат кичәләрен генә ясап килдем. Шуңа күрә дә монысы аеруча дулкынландыргыч булыр төсле. Концерт тере тавышка булачак. Тамашачылар, эстрада җырлары белән бергә, халкыбызның үлемсез җәүһәрләрен дә ишетәчәкләр. Шулай ук иҗатташ дусларым – Татарстанның халык артистлары Зөфәр Хәйретдинов һәм ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, «Балачак шәһәре» ансамбле дә чыгыш ясаячак. Тамашаны исә Фәнил Вакказов алып барачак. Шунысы кызык, концерт көнен 3 октябрьдә дип билгеләгәндә, әлеге датага игътибар да итмәгән икән. Бу көн безнең никах көнебез икәнлеген бераздан гына искә төшердем.

– Гөлнара, тормышта синең уты-ялкыны бергә. Ә иҗатта мин сине тыйнак артист дип әйтер идем.
– Әйе шул, концертыбызга әзерләнгәндә, бу темага Фәнил белән дә сөйләшкәнебез булды. Аның: «Кеше тормышта ничек, сәхнәдә дә шулай булырга тиеш», – дип әйтәсе килә. Ләкин әгәр мин сәхнәгә ничек бар – шулай чыксам, халык кабул итмәс иде дип уйлыйм. Чөнки тормышта мин башкача уйлыйм, башкача яшим, башка музыка тыңлыйм. Мәсәлән, Лободаны, «Фабрика» төркемен яратам. Әмма яратсам да, сәхнәгә аларча чыга алмыйм. Ә җырлаган җыр белән тышкы кыяфәт, образ бер-берсенә бәйле булырга тиеш дип саныйм. Безнең халыкның менталитеты башка. Алар мине аңламас иде.

– Гөлнара, гафу ит, авырткан җиреңә кагылам. Энең Айдар белән фаҗига килеп чыккан иде. Хәзер аның хәле ничек?
– 1999 елда гаиләбездә зур фаҗига булды шул. Милиция мәктәбен тәмамлаган энемә 19 яшендә танышы пистолеттан атты. Башына пуля эләгеп, ул параличланды һәм ишетми башлады. 19 ел урын өстендә ятучы энемне әти-әнием тәрбияли. Ул вакытларда бик авыр булды. Минем дә иҗат эшем кайный башлаган иде. ИлСаф белән бергә гастрольләргә йөри башлаган идем. Ике арада йөрергә, шактый мәшәкатьләрне хәл итәргә туры килде. Әле дә авылга гел кайтып, ярдәм итеп торабыз.

Реклама

– Гөлнара, ирең аңламаса, аның тарафтан ярдәм итү булмаса, эшли дә, күңел тынычлыгы белән иҗат та итә алмас идең.
– Дөрес. Без аның белән 2004 елда таныштык. Ул вакытта мин «Йолдызлар фабрикасы»нда катнашкан идем. Эстрада җырчылары аның өчен чыннан да күктәге йолдызлар кебек ерак иде. Беренче тапкыр Хәния апа Фәрхиләрне, Илнар Сәйфиевләрне якыннан күрү бик гаҗәп тоелды иремә. Дөресен генә әйткәндә, бу концертны да оештырырга Тәүфыйк «котыртты» мине. «Быел ясамасаң, киләсе елга йөреп тә торма», – диде. Җырлар яздырыр, клиплар төшерер өчен күпме акча чыккач, никадәрле эш эшләнгәч, ярты юлда тукталасы да килми. Аннан соң, ә нигә әле үз тавышым белән җырлар өчен бар мөмкинлекләрем булганда, җырламаска әле? Кызганыч, тавыш белән генә дә булмый. Иң авыры – тамашачыны яраттыру, аны җәлеп итү. Шушы концертыма 300ләп кеше кассадан барып билет алды. Кемдер филармониягә кадәр барып билет та алмый. Андыйларга үзем дә тәкъдим иттем. Дөрес, мин бер җиргә реклама да бирмәдем. Аннан соң, хатын-кыз җырчыга иҗат тормышында кайнау болай да бик авыр. Баш миенең бер яртысы сәхнә турында уйласа, икенчесе гаиләсен һәм баласын кайгырта бит. Тиздән беренче тапкыр тугыз көнгә Оренбургка китәсем бар. Менә хәзердән үк, нишләрмен икән, дип борчылам инде. Ирем өчен түгел. Аллага шөкер, ул барысын да аңлый. Әминәне карый алырмы икән дигән уй тынгылык бирми.

– Кызың Әминә дә җырларга ярата бит. Аны да үзең белән концертларга алып йөрисең шикелле.
– Әминә җырларга бик ярата, ләкин мин кызымның җырчы булуын, аңа мондый тормыш теләмим. Үзенә шул турыда әйтәм дә, ул: «Әни, ярар, көндез мин – стоматолог, ә кич белән Көнчыгыш биюләрен биермен», – ди. Биергә дә, җырларга да ярата. Беләсеңме нәрсәдән кереп китте ул аңа? Җырлаган өчен апалар төрле тәмнүшкәләр, акча бирәләр бит. Шуңа күрә ул да акчаның нәрсә икәнен аңлый һәм шуны өмет итә башлады. Ләкин мин аңа: «Кызым, әгәр алдан акча, бүләк йөри икән, ул инде иҗат түгел», – дим.

– Тормышыңда авырлыклар булганда, гаиләңә ышыкланасың, димәк, Гөлнара?
– Гаиләмә, әлбәттә. Бөтен зарларымны Тәүфыйкка кайтып сөйлим. Сөйләмәсәм дә, күз карашымнан, үз-үземне тотышымнан ук аңлый ул аны.

– Гөлнара, мин сине бик булдыклы, кунакчыл хуҗабикә дип беләм. Аш-су бүлмәсендә кайнашырга чыннан да яратасыңмы?
– Зөһрә, әгәр мөмкинлегем булса, өйдә хуҗабикә булып кына утырып, кунаклар гына сыйлап, аларга төрле ят тәмнүшкәләр пешереп авыз иттерер идем. Кешене көйләүдән, аларның тәмле ризыкны мактый-мактый ашауларыннан ләззәт алам. Иремнең дә пешергән ризыгымны мактый-мактый ашавын яратам. Чөнки без иҗат кешеләре һәрвакыт игътибар сорыйбыз, хисчәнбез. Безне гөлгә су сипкән кебек үстерергә кирәк. Хәтта концертлар, гастрольләр вакытында да ир-ат җырчылар турында: «Моның тамагы тук микән? Ашады микән?» – дип уйлыйм. Югыйсә, кеше ирен кайгырту нәрсәгә инде миңа? (Рәхәтләнеп көлешәбез. – Авт.) Үз тырышлыгыбыз белән төзегән йортыбызда болай да эшнең бетәсе юк бит инде аның. Мин тормышта да гади бит. Минем өчен кием-салымның да затлы, кыйммәтле кибетләрдән алынган булуы мөһим түгел. Әгәр ул миңа ошый, уңайлы икән, Вьетнам базарыннан да сатып алып кия алам. Моннан кыенсынмыйм да. Эре сәүдә үзәкләрендәге кибетләрдән киенә дә, сайлана да белмим. Скидкалар карап йөрергә вакытым да юк. Ә бәлки, минем өчен башка кыйммәтләр мөһимрәктер... Кибетләр буйлап кыйммәтле, затлы кием эзләп йөргәнче, мин өемне ялт итеп җыештырып, кичке яки көндезге ашка тәмле мантыйлар пешереп куям. Минем өчен өйдәге тәртип, уңайлылык, андагы атмосфера кадерлерәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 октябрь 2018 - 23:08
    Без имени
    Молодец!!!!